16+

Шашлык пешерергә ярамый

Бүген һава температурасы 32 градуска кадәр җитәчәк, дип вәгъдә итә синоптиклар. Республикада явым-төшемсез, эссе көн булачак.

Шашлык пешерергә ярамый

Бүген һава температурасы 32 градуска кадәр җитәчәк, дип вәгъдә итә синоптиклар. Республикада явым-төшемсез, эссе көн булачак.

Бигрәк тә республиканың Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш районнарында кызу булыр дип фаразлана. Эссе көннәр урнашу белән урманнарда янгын чыгу куркынычы да арта. Июнь аенда хакимлек иткән челлә вакытында янгын чыгу куркынычы булган төбәкләр исемлегенә Идел буе федераль округының җиде төбәге арасына Татарстан да кергән иде. Ул чакта урманнарда учак ягулар катгый тыела дип халыкны штраф белән кисәттеләр. Чөнки янгынның сәбәбе күп очракта кеше факторына бәйле бит.

Июльдә еш яуган яңгырлар янгын чыгу куркынычын бераз киметсә дә, хәзер янәдән коры көннәр урнашкач, бу проблема кабат калкып чыкты. Дөрес, хәзергә кадәр шөкер, Татарстан урманнарында бер генә янгын очрагы да теркәлмәгән. Яфраклы урманнарда әлегә дым саклану сәбәпле хәл алай ук куркыныч булмаса да, ылыслы урманнарда коры. Шуңа да республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре ут белән сак булырга өнди. Урманда учак ягу, шашлык пешерү катгый тыела. Мондый хокук бозу очраклары өчен зур күләмдә штрафлар каралган. Әгәр дә урманда янгын очракларына тап булсагыз, 8-800-100-94-00 телефон номеры аша хәбәр итәргә мөмкин.

Фото: www.sq.com.ua

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading