16+

Шикләнсәң, тикшертеп ал

Сыйфатлылыгы шик тудырган азык-төлекне казанлылар түләүсез экспертизага бирә алачаклар.

Шикләнсәң, тикшертеп ал

Сыйфатлылыгы шик тудырган азык-төлекне казанлылар түләүсез экспертизага бирә алачаклар.

ТР Кулланучылар берлеге Казанда әлеге акцияне Бөтенроссия сыйфат атнасы кысаларында 17 ноябрьгә чаклы уздыра. Казан халкы сыйфатлылыгы шик тудырган теләсә нинди азык-төлек һәм эчемлекләрне (шул исәптән алкоголь продукциясен дә) Татарстан Кулланучылар берлегенә китереп тикшертә ала. Нәтиҗә икенче көнне үк билгеле булачак. Дөрес, анысы товарның катлаулылыгына да бәйле. «Без товарның сыйфаты турында төгәл җавапны бирәчәкбез. Әмма кайвакыт, әлеге төр товарны җитештерүне туктату яки штрафлар турында нәтиҗә чыгарганчы, ныклы тикшеренүләр үткәрергә туры килә. Фальсификация факты расланса, экспертиза нәтиҗәләрен судка җибәрәчәкбез һәм контроль органнарына хәбәр итәчәкбез. Мондый экспертизалар түләүле, әмма без аны бушлай башкарачакбыз», - ди ТР Кулланучылар берлеге советы рәисе Марс Исмәгыйлев.
Азык-төлекне экспертизага Зәйни Солтан урамы, 17а йорт адресы буенча 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр китерергә була. Белешмәләр өчен телефон: 293-55-15.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading