Шәһри Казан

Шәхси тормышка тыкшынуның чиге бармы?

«Билет алганда 5 меңлек акча белән түлисез икән, сезне фотога төшерәчәкбез». Пермь автобусларында әнә шундый игъланнар пәйда булган.

Бу яңалыкны гамәлгә кертүчеләр: «Ялган 5 меңлекләр күбәеп китте, шуннан сакланабыз, зыянны үз кесәбездән түлисе килми», – дип аклана. Ни дисәң дә, ялган акча әйләнеше күләме елдан-ел арта бара. Узган ел Татарстанда да ялган акча үзләштерүнең 222 очрагы теркәлгән. Шуңа беренче карашка дөрес һәм мәҗбүри адым кебек.

Әмма хокук ягыннан ничек? Закон бозмаган, тәртипле шәхесне җәмәгать урынында уңайсыз хәлгә калдырып, аңа карата шик уятып, абруен төшерү булмыймы?
– Нинди закон бозмау, кеше хокукларын үтәү. Бөтен җирдә камера. Моннан тыш, һәркемнең кулында – видеога төшерү мөмкинлеге булган гаджет, автомобильләрдә – видеофиксаторлар. Теләмәгән җиреңнән ниндидер «кино герое» булып куярга мөмкинсең. Мин инде поликлиникаларга барырга, кибетләрдәге киеп карау бүлмәләренә керергә шүрлим, – дип пыр тузына бер танышым.

Хәбәр дә итми, рөхсәт тә сорамый

Танышымның шикләнүе дә урынсыз түгел. Хәзер социаль челтәрләрдә, аерым сайтларда хайп, карау­лар җыябыз дип, нинди генә ­видео урнаштыр­мыйлар. Әлбәттә инде, әлеге фильм режиссерлары төшерү процессы турында беркемгә хәбәр дә итми, рөхсәт тә сорамый.

Волгоград шәһәре кибетенең киеп карау бүлмәсенә кергән ханым стенадагы сәер объектка игьтибар итә. Ул, озак уйлап тормый, полиция хезмәткәрләрен ча­кырта. Әлеге җиһазның бертуктамый төшереп тора торган камера икәнлеге ачыклана. Камераларның кибет сакчылары компьютерларына тоташуы һәм анда 17 көнлек видеоматериал барлыгы билгеле була.

2015 елны күрше Башкортстанда зур гауга купты. Бер бала тудыру йортының бүлмәләрендә яшертен төшерә торган видеокамералар табылган иде. Әмма табиблар: «Әлеге видеокамералар бары тик укыту фильмнары төшергән вакытта гына кулланылды, гадәти көннәрне алар төшерми һәм беркая да тоташтырылмаган», – дип акландылар.

Республикабызда мондый әллә ни зур шаукым купмаса да – булгалый. Тукай районында 44 яшьлек мәктәп директорының кызлар бәдрәфенә видео­регистратор урнаштырып, туп­ланган мәгълүматны көн саен карап баруы ачыкланганы исегездәдер әле. Җитәкче кеше үзе әлеге адымын законсыз һәм азгынлык дип исәпләмәде. Хәер, хөкемдарлар – башка фикердә. Аны, шартлы рәвештә булса да, бер елга хөкем иттеләр.

Бу мәсьәләнең бер ягы. Әле бит безнең иминлекне, тынычлыкны сак­лауга юнәлдерелгән, җинаятьләрне булдырмау яисә ачыкларга ярдәм итү максатында куелган видеокамералар да бар. Хәтта бу хакта аерым программалар да кабул ителде. Бу юнәлештә эш ничек тора соң?

Реклама

Тәүлек буе күзәтү астында

Узган елның соңгы эш көнендә республикабызның Министрлар кабинеты «Имин шәһәр» башлангычлар комплексы концепциясен раслады. Карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Анда, «Имин шәһәр» проекты 2022 елга кадәр респуб­лика күләмендә гамәлдә булырга тиеш, диелгән. Бүгенге көндә әлеге программа буенча республикада 20 меңгә якын камера эшли. Гомумән алганда исә Татарстанда 60 мең камера тәүлек дәвамында тормышыбызны күзәтеп бара. Алар узган елны 2 мең җинаятьне ачык­ларга ярдәм иткән.

– Урамда урнаштырылган видеокамера ярдәмендә үземә кагылышлы бер җинаятьне ачыкладылар. Шәһәрнең тыныч кына бер урамында машинамны калдыр­дым да үз йомышларым белән киттем. Килсәм, машинаны яхшы гына ук сыдырып киткәннәр. Ниш­ләргә, кая барырга, машинама зыян китерүчене ничек табарга? Бәхетемә, әлеге урамда видеокамералар урнаштырылган булып чыкты. Видеокамера язмаларын карап, гаепле кешенең машинасының номерын ачык­ладык һәм хуҗасын таптык. Ул кеше, качкан өчен, тиешле җәзасын да алды әле, – дип сөйләгән иде Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Митрофанов.

Җәмәгать урыннарында гына түгел, трассаларда да камералар урнаш­тыру эше 2008 елдан ук алып барыла. «Бүгенге көндә республикада юл иминлеген сак астында тотучы бер меңнән артык автоматик комплекс бар», – дип аңлаттылар ЮХИДИнең матбугат үзәгендә. Боларга өстәмә итеп тагын 100 камера, автомат рәвештә, өч федераль трассаның мең чакрымын берөзлексез күзәтеп тора.

Шәхси тормышка тыкшынуның чиге кайда?

Күптән түгел Чистай шәһәренең бер популяр социаль төркемендә алимент түләмәүчеләрнең исемнәре һәм фотолары күренә башлады. Кемдер әлеге яңалыкны хуплап чыкса, каршы килүчеләр, «Кешенең ­шәхси тормышына тыкшынасыз», – диючеләр дә булгалады. Үзләрен әлеге исемлектә күрүчеләр әлеге төркемнең җитәкчеләренә суд белән дә янады. Шуннан соң әлеге гамәл юкка чыкты. Чыннан да, гаделлек эзләү, җинаятьне булдыр­мау, иминиятне саклау нияте белән хокук бозуның, кешенең шәхси тормышына тыкшынуның чиге кайда? Закон бу турыда ни сөйли? Әлеге сорауларны туплап, Казан шәһәрендә юридик контораны җитәкләүче Рөстәм Хасыйбуллинга юлладык.

– Кеше гаебен суд кына таный ала, моңарчы аны гаепләү яисә дәлилсез шик уяту – законсыз. Кеше рөхсәт бирмәгән икән, аны видеога яисә фотога төшерү шулай ук хокук нормаларын бозу. Әмма Россия Гражданнар кодексының 152нче маддәсе нигезендә, кеше акчага фотога төшкән очракта яисә фото-видео җәмәгать урыннарында ясалса, рөхсәт алу кирәкми. Шулай итеп, йорт тирәләрендә, җәмәгать урыннарында, юлларда, урамнарда урнаштырылган камералар шәхес хокукын боза дип исәпләнми.
Әмма бәдрәфләрдә, киенү-чишенү бүлмәләрендә, табиблар кабинетларында, кунакханә номерларында һ.б. шундый урыннарда рөхсәтсез төшерү катгый тыела. Моның өчен зур штраф каралган. Подъездларга яисә күп фатирлы йортларның парковкаларына камера урнаштырыр алдыннан, яшәүчеләр җыелышы үткәреп аларның ризалыгын алырга кирәк. Җыелыш үткәрелмәгән икән, камералар законсыз урнаштырылган булып санала. Метрода төшерү ярыймы? Ярый. Закон моны тыймый. Күптән түгел генә, стратегик объект дигән сылтау нигезендә, Казан метросында төшерү катгый тыелган иде. Әмма «Метроэлектротранс» оешмасы, законнарны өйрәнгәннән соң булса кирәк, әлеге тыюны юк итте.

Нинди җаваплылык каралган? Җинаять кодексының 137нче маддәсе нигезендә, шәхси тормышка тыкшыну, мәгълүмат туплау һәм әлеге кодексның 152.1нче маддәсе буенча, әлеге мәгълүматны рөхсәтсез тарату, публикацияләү өчен җавапка тарту каралган. Шуңа күрә үз хокукларыгызны белеп, камералардан курыкмыйча, елмаеп йөрсәгез генә инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: