16+

«Шәһри Казан» – янә җиңүче!

«Шәһри Казан» – янә җиңүче!

"Шәһри Казан" газетасы юл төзүчеләр һөнәренең дәрәҗәсен арттыру максатында «Татавтодор» җәмгыяте белән "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы уздырган республика бәйгесендә "Татар телендә басыла торган басмада иң яхшы язмалар циклы" номинациясендә җиңүче булды!

Әлеге бәйге быел беренче тапкыр уздырылды. Әмма дәвамлы булыр дип ышаныйк, чөнки оештыручылар әйткәнчә, юл төзүчеләр һөнәренең абруен күтәрү, бу эшкә яшьләрне җәлеп итү мөһим.

- Автомобильсез тормышны күз алдына да китереп булмый. Ә машиналар юлдан йөри. Шуңа да юл төзелеше темасы һәрчак актуаль. Әлеге һөнәрнең уңай якларын күрсәтү аңа яшьләрне җәлеп итәргә дә мөмкинлек бирәчәк, - диде "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Илдус Фәсхетдинов.

Бәйгедә хезмәттәшләребез - Кукмара районының "Хезмәт даны" газетасы редакциясе гран-прига лаек дип табылды. Илдус Фәсхетдинов исә бәйгегә килгән эшләрнең актуаль, заманча һәм идеяле булуын әйтеп узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading