“Яшь бизнес-ледига ярдәмче кирәк. Барысына да үзем өйрәтәм” – мондый белдерүләр игътибарсыз калмый.
Эшнең бөтен серләренә яшь хатын-кыз үзе дә өйрәткәч, шәхси ярдәмчесе итеп алырга да тәкъдим иткәч, кулыңдагы майлы кабартманы ашап та тормыйча чабарсың. Бүгенге заманда, Казан кебек гөрләп торган шәһәрдә, әллә ниткән эшләрдә дә рәтле хезмәт хакы булмаганда... Ә биредә шактый зур сумма вәгъдә итәләр әнә, кабартмадан бушаган кул бармакларын берничә тапкыр бөкләп санап чыгарга була. Әле бит бу минималь дигән, күңеленә хуш килеп, үзе өйрәткәнчә эшләп тә китсәң - дөнья кендегенә ябышмасаң да, аның тирәсендәге радиусың кечерәеп, әйләнчек сарык кебек әйләнеп йөриячәксең.
- Әйе, тыңлыйм сезне... – телефоннан бик мөлаем тавыш җавап бирде. Мин күреп белгән бизнес-ледиларның күбесе калынрак тавышлы, ә бу челтерәп аккан чишмәне хәтерләтә. Ничә яшьтә булуымны да ачыклагач, “Бик яхшы, ир-атның акылы утырган, тәҗрибәле, тормышны күргән чоры” дигән җавап ишетелде. Белем, элек эшләнгән эш урыннары, гаилә хәле, начар гадәтләрнең булу-булмавын сорашканда “Искиткеч”, “Бик яхшы” кебегрәк җаваплар гына ишетелеп торды телефоннан. Үземнең адреска берьюлы шундый яхшы сүзләр генә яугач, нишләп күптән бу бизнес-леди белән кулга-кул тотышып эшләмим икән дигән уй да йөгереп узды. Минем кебек кешене эзли бит бу, йөрим әллә кайларда адашып.
Бизнес-үзәктә үземә кирәкле бүлмәне эзләп таптым. Хәзер танышу, эшләү тәртибе, бармакларны әллә ничә тапкыр бөкләп санарлык хезмәт хакы турында сөйләшү булачак. Бизнес бит ул, шырдый-бырдый гына нәрсә түгел! Үтеп барышлый гына диварда эленеп торган көзгегә күз салып алдым - авыз тирәсендә май сыланып калган булмасын тагын, леди янына керәм бит! “Нәрсә ялаган идең?” дип сораса, туңмайда кыздырган кабартманы күрмәгән кешегә аның нәрсә икәнен аңлатып бетерә алмам, ахры.
Бүлмә дигәнем шактый зур зал булып чыкты: рәт-рәт булып өстәлләр тезелгән, һәркайсы артында кара-каршы утырып гәпләшәләр, кайберәүләре төркемнәре белән өстәлне сырып алган, ниндидер буклетлар, кәгазьләр тотканнар, анкеталар тутыралар бугай. Миңа кирәкле кешене сорагач, аның соңрак киләчәген, хәзер башка кеше белән сөйләшеп буласын әйтеп, бер өстәл янына ымладылар. Бусы икенче бизнес-леди булып чыкты (бизнесы нидән гыйбарәттер, әмма өстәлнең теге ягындагы ледилык әллә ни мактанырлык түгел, моның белән кабартма турында сөйләшсәң дә буладыр әле, ашаганга ошаган).
Телефоннан сөйләшкән диалог тагын бер кат кабатлангач, “Сез кайчан эшкә керешеп китә аласыз, элеккегесеннән гариза язып килгәнсездер инде?” дип сорый бу миннән. “Юк әле, язмадым,” дим. Шуннан соң бөтенебез дәррәү кубып, икенче залга кереп киттек. Кая барабыз, нәрсә эшлибез, эшнең асылы нинди – бу хакта барысын да лекциядә аңлатачаклар икән. Унҗиде кеше идек бугай. Укытучы дигәнебез дә керде. “Шерлок Холмс”ның яңартылган версиясендәге актерга охшаган бу кеше үзе турында кыскача гына сөйләп китте. Бу бизнес шулхәтле җиңел һәм тиз арада күп кенә табыш китерә ала икән: әлеге “Шерлок”ны фирма директоры урынбасарлыгыннан китеп, башка шәһәрдән күчеп килергә мәҗбүр иткән һәм ул санаулы вакыт эчендә карьера ясап өлгергән. “Элек мин тәэминатчы идем, хәзер үз бизнесым, сезне дә шуның серләренә төшендерәчәкмен” ди бу. Кулына накладнойларын тотып, тегеннән-моннан нәрсәдер юнәтеп йөргән тәэминатчы лекциясен тыңлап утырган юк иде әле, насыйп булды менә, колагыңның ишетәселәре булгач. “Форд” машиналарын белмәгән кеше юк, ә менә аның хуҗасы Генри Форд кем булган? Ул автоконструктор түгел, бары тик бизнесмен гына, үз бизнесын булдырып, башкаларны эшләтеп, миллиардер булган кеше”, - дип сөйләп китте элеккеге тәэминатчы. Бик ерактан башлады бу, горизонтта әле Форд образы гына пәйда булды.
Картлык көнеңдә долларга күмелеп...
Фордның биографиясеннән соң лектор тактага акбур белән сызып, бизнесның схемасын аңлатырга тотынды. “Сезгә бу эшкә керешеп китү өчен бернинди взнослар түләргә кирәкми, безнең компания ябык бизнес алып бармый, халыкка экологик чиста һәм сыйфатлы продукция сата. Бу товарлар кибетләрдә юк, аларның бәясе бездә бик арзан. Мәсәлән, теш пастасы, кер порошогы, шифалы су һәм башка кирәкле товарлар җыентыгы – нибары 14800 сум тора”, дип, безне товарлар белән таныштыру башланды. Бизнес-леди белән култыклашып теш пастасы сатып йөргән юк иде әле. Институтта Гаусс теоремалары, Бор постулатларын өйрәнгәндә, ул белемнәр кер юу порошогын сатканда бик кирәгер дип башка кереп тә чыкмаган иде. Ә тәэминатчы сөйли, безгә бизнес серләрен “чәйнәп каптыра”: “Сезгә әлеге җыелманы фирма бүләк итә, аларны кыйммәтле бәядән сатып була. Йә башка кешеләрне бу бизнеска чакырып, керемнәрегезне арттыра аласыз. Чөнки сез алып килгән һәрбер кеше өчен 3700 сум үзегезнең исәпкә күчә барачак, ягъни, теге сумманың бер өлеше кире кайтачак. Аңарчы, сез 14800 мең сумны биредә калдырып торырга тиеш”. Бусы - гарантия, яки үзеңнең беркатлы тиле икәнеңне исбатлау өчен кирәк икән. “Бу адәм пирамида төзи дип уйлыйсыздыр, ләкин сез товар алып китәсез, сата алмаган очракта үзегез рәхәтләнеп файдаланасыз, экологик чиста продукт бер елга җитәчәк”. Теш пасталарының тюбиклары зур ди, култык астына кыстырып сытып чыгарышлы. Юыну бүлмәсендә бер әрдәнә теш пастасын күз алдына китердем. Килгән-киткән кешегә биреп җибәрәсең, күчтәнәчкә алып барасың, барып чыкмаган бизнесыңны уйлап теге шифалы суны күтәреп эчәсең, йөрәккә шифа булыр дип өметләнеп.
Син алып килгән кешеләр саны әлеге сумманы кире кайтарырлык булгач, икенче баскычка күтәреләсең. Шуннан соң, телисең икән – тагын кешеләрне бу бизнеска чакыр, аларга - экологик чиста продуктлар, сиңа 3700 сум, ә ул кеше астында эшләүчеләрнең һәркайсыннан синең исәпкә 900 сум тамып барачак. Шул рәвешле, һәрбер яңа кеше синең статусны күтәрә бара һәм билгеле бер баскычка менеп җиткәч, сиңа машина бирәләр. Тагын да өскәрәк китсәң – чит илгә барып, үзең кебек зур тюбиклы теш пастасын сатучылар конференциясендә катнашасың (бушлай, әлбәттә). Аннан соң яхтага ия буласың, иң соңгы баскычта гомер ахырына тикле пенсия билгеләнә һәм гомер юкка узмаганына шатланып, пенсия реформасының сиңа берничек тә зыян салмасын белеп, долларда гына ай саен пенсия алып торасың. Кайсы илдә яшәвең мөһим түгел, пенсия барыбер киләчәк. Теге тәэминатчы шулай диде, ә үзе әле машинага хәтле барып җитмәгән, ләкин күп тә калмаган. Алдамыйдыр инде.
Токмачлар колактан шуышкач
Әлеге тәэминатчының бу бизнеска килүенең сәбәбе – командировкаларда еш йөреп, теләсә кайда ашап, ашказаны авыртудан интеккән икән. Ә мондагы шифалы су аны терелткән, ул хәтта беренче партиясен сатмыйча, үзе үк эчеп тә бетергән. Икенче лектор да шундыйрак булып чыкты: ачлы-туклы яшәп, ашказанын бозып бетерә язган, элеккеге эштә хезмәт хакы да аз булган икән, ярый әле бу белдерүне күреп алган. Фантазияләре бик бай түгел. Бер теш пастасы бәясеннән мин боларның текстын матуррак, мавыктыргычрак, кешене кызыктырырлык итеп язып бирер идем, ышандырырлык булсын өчен. Калганнар да кыбырсый башлады, токмачлар колакларыннан шуып төшә башлады бугай. Артта утыручы бер хатын әйтеп куйды:
- Дүрт кешене табарсың да, ә алар кайдан табып бетерер икән? Гел шул танышлар арасыннан эзлисең бит инде, безнең кебек “лох”лар (беркатлы, мошенник корбаны) күпме калды икән әле?
- Сез нәрсә, без бит бер команда, бер-беребезгә булышабыз, менә минем хәзер җиде кеше, тагын берне тапсам – берсен сезгә яздырам. Кеше табуның ысуллары күп, белдерүләрне дөрес, кызыктырырлык итеп язарга кирәк. Мәсәлән: “Яшь бизнес-ледига ярдәмче кирәк. Барысына да үзем өйрәтәм” дип язып була, тикшерелгән, бик отышлы ысул, - дип сөйли хатын-кыз лектор. Мин моны күптән аңлаган идем инде, тикшереп торасы да юк.
Экранда матур фотолар алмашынып, хисле музыка уйнап торганда, болар бөтенесе бик матур кебек күренә, гипноз кебек тәэсир итә, фотодагы машина-яхталарга утырып йөргән кебек буласың. Ә елтырлы кара күлмәген киеп, су сөлеге төсле елкылдап, әлеге бизнесны биредә башлап җибәрүче, машинага ия булган, чит илгә конференциягә барып кайткан Инесса ханым үзе дә килеп чыккач, бу бөтенләй гүзәл тамашага әйләнеп куя язып калды. Инесса кул астында эшләүчеләр бихисап һәм ул аларның бер өлешен малаена күчергән. Малае әле студент кына, ә укып бетергәндә аңа инде пенсия килеп торачак. Күп кешенең юыну бүлмәләренә әрдәнә-әрдәнә теш пасталарын өйдергән бу Инесса.
Икенче көнгә дә килергә дигәннәр иде, дүрт-биш кеше җыелышып, әллә бер җыелманы алып карыйкмы соң диючеләр дә булды. МММ, “Хопер”, “Властелина” пирамидалары беркем өчен дә сабак булмаган күрәсең, халыкны алдыйлар, чөнки аның алданасы килә. Чишмә чыңы төсле матур тавыш, елкылдап торган матур буй-сын белән. Авыз кырыеңдагы туңмайны сөртеп бардың ни дә, сөртмәдең ни, синең пирамида эргәсенә сузылып ятуың гына кирәк.
“Сез киләсезме, уйладыгызмы?” дип соңыннан да берничә кат шалтыраттылар. Кайтканда ук уйлый-уйлый кайттым, Инесса яхтасының җилкәннәрен җилгә каршы куеп киерешим дип биш ел буе физматта формулалар өйрәнеп, чәчәк атып утырдым шул. “Шәһри Казан”ны ташлап китәләр димени, дурак, Инессаның елтырлы кара күлмәгенә алданып?!
Комментарийлар