16+

Штрафны ташлама белән түли башладык

2016 елның җиткәнен машина йөртүчеләр аеруча зарыгып көткәндер. 1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 50 процент ташлама каралган, әмма барысы өчен дә түгел.

Штрафны ташлама белән түли башладык

2016 елның җиткәнен машина йөртүчеләр аеруча зарыгып көткәндер. 1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 50 процент ташлама каралган, әмма барысы өчен дә түгел.

Ташламага ия булу өчен, төп шарт - штрафны 20 көн эчендә түләү. Исәп квитанцияне кулга алган көннән түгел, кагыйдә теркәлгән көннән башлана. «Бәхет хаты» килеп җиткәнче, туйлар узып, туннар тузарга да мөмкин. Шуңа да штрафларны интернеттан карап барыгыз. Әйтик, сезгә 500 сум штраф салынды, ди. Интернетта ул 20 көн эчендә 500 сум дип түгел, 250 сум дип күрсәтеләчәк, ә 21 нче көнне, түләнмәгән очракта, кабат 500гә әйләнә.

Әлеге системаның башка төрле нечкәлекләре дә бар. Алар турында «ШК»га Татарстан буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге җитәкчесе урынбасары Хәйдәр Җиһаншин сөйләде.

- Штраф өчен түләүне кабул итә торган банк дәүләт һәм муниципаль түләүләр системасына тоташкан булырга тиеш. Штрафны түләгәндә квитанциядәге уникаль идентификацион номерны (УИН) дөрес күрсәтергә кирәк. Дөрес күрсәтмәсәгез, штраф gibdd.ru, gibdd.tatarstan.ru сайтларында түләнмәгән булып кала.

Кайбер банклар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр системасына тоташмаган. Әйтик, анда барып штрафны түлисез, квитанцияне кулга аласыз, акча дәүләт счетына күчә, ләкин барлык мәгълүмат базаларында ул түләнмәгән булып күрсәтелә. Инспектор, машина йөртүчене туктаткач, штрафның түләнмәгәнен күрә. Бу очракта йөртүче квитанцияне үзе белән йөртергә тиеш була. Шулай эшләнелсә, инспектор шоферны җибәрә. Әмма квитанция­гә карап, инспектор штрафның түләнелгәнен базага кертә алмый, шуңа да машина йөртүчегә аны һәрвакыт үзе белән йөртергә туры киләчәк. Исегезгә төшерәм, штрафны вакытында түләмәгән өчен 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яки штрафны икеләтә күләмдә түләү каралган.

Шулай итеп, банкка кергәч, беренче эш итеп аның дәүләт һәм муниципаль түләүләр системасы белән элемтә булдыруын сорашырга кирәк. Ә иң әйбәте - gibdd.tatarstan.ru сайты аша түләргә, анда шәхси кабинет та булдырырга мөмкин. ­Комиссия алынса да, акчаның тиешле урынга барып җитүенә тулысынча ышана аласың, - дип аңлатты Хәйдәр Җиһаншин.

Нинди кагыйдә бозуларга ташлама каралмаган?

- алкоголь, наркотик матдәләр белән бәйле булган барлык кагыйдә бозулар;

- медицина тикшерүе узудан баш тартканда;

- тизлекне 40 км/сәгатькә икенче һәм аннан да күбрәк тапкыр арттырганда;

- светофорның кызыл утына икенче һәм аннан да күбрәк тапкыр чыкканда;

- каршы як полосага чыкканда;

- тиешенчә теркәлмәгән машина белән икенче һәм аннан да күбрәк тапкыр идарә иткәндә;

- юл һәлакәтенә эләгеп, кеше сәламәтлегенә зыян салынганда.


Фото: myslo.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading