16+

«Син уйлыйсың уңайга, кереп китә дугайга» яки быелгы урып-җыюның үзенчәлекләре

Министр әйтүенчә, урып-җыю эшләренә аграрийлар быел кинәт һәм бик тиз төште. Моның сәбәбен ул дым җитмәү, соңгы көннәрнең эссе торуы дип аңлатты.

«Син уйлыйсың уңайга, кереп китә дугайга» яки быелгы урып-җыюның үзенчәлекләре

Министр әйтүенчә, урып-җыю эшләренә аграрийлар быел кинәт һәм бик тиз төште. Моның сәбәбен ул дым җитмәү, соңгы көннәрнең эссе торуы дип аңлатты.

Татарстанның 30га якын районы урып-җыю эшләренә төшкән көннәрдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов Зәй районының Сәвәләй авылында урнашкан "Зәй шикәре" агрофирмасы" сорт сынау участогында булып кайтты. Семинарда Зәй, Сарман, Азнакай, Минзәлә, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Ютазы районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары, механизация буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, агрономнар, "Россельхозцентр", "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе вәкилләре катнашты. Алар әлеге зонага туры килердәй авыл хуҗалыгы культуралары белән танышты.

- Бу чын тәҗрибә мәйданы. Биредә сортлар да, җир эшкәртү технологиясе - барысы да исәпкә алынган. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә монда килеп өйрәнер өчен бик күп күргәзмә материал бар. Зәйлеләр соңгы елларда бик матур тормыш мәктәбе үтеп киләләр. Биредә без елдан-ел камиллекнең югарырак дәрәҗәсен күрәбез. Зәйдә өч ай эчендә нибары 76 мм явым-төшем үтте. Шуңа да карамастан алар гектарыннан 40 центнердан артык икмәк суктырып алалар. Бу биредә игенчелеккә ни дәрәҗәдә яхшы мөнәсәбәт булуын һәм яңалыкка омтылуларын күрсәтүче дәлил. Киләчәктә дә мин, “Агросила” белән берлектә, үзләренең финанс мөмкинлекләрен дә эшкә җигеп, зәйлеләр иң зур икмәк һәм иң югары игенчелек культурасы белән куандырып яшәрләр дип өметләнәм, - диде Марат Әхмәтов сынау учостыгын карап чыкканнан соң.
Министр әйтүенчә, урып-җыю эшләренә аграрийлар быел кинәт һәм бик тиз төште. Моның сәбәбен ул дым җитмәү, соңгы көннәрнең эссе торуы дип аңлатты. Туфрак чынлап та суга тилмерә. Җирдә кул сыешы кадәрле ерымнар хасил булган. Аларга карагач, кызганып куйдым хәтта.   
     
Чәчү эшләренә соңрак керешү сәбәпле, уракка, киресенчә, соңрак чыгарга тиеш идек, ләкин вегетация бара торган өч айны алсак (май-июль), башка еллардагы уртача күрсәткечләргә караганда 170-180 мм явым-төшем яварга тиеш иде. Ә быел республика буенча уртача күрсәткеч 100 мм га да тулмады. 45-55 мм белән генә калган районнар да бар. Димәк, еллык күрсәткеч өч тапкырга кимрәк булган районнар бар дигән сүз. Дым факторы, соңгы атналардагы эсселек игеннәр өлгерүне бик нык тизләтте. Ул турыдан-туры уңышка да йогынты ясый. Әгәр иген соңрак өлгерә торган булса, бөртекнең уңышы һәм тулылыгы башкачарак булыр иде, -  дип үзенең борчылуын да белдерде министр.

Хәзер инде булганны югалтмыйча, вакытында җыеп аласы бар. Марат Әхмәтов әйтүенчә, республикабыз кырларында аның үз ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә торган һәм күпмедер күләмдә читкә сатарга да мөмкинлек бирә торган ашлык балансы бар.
Узган ел урып-җыюга нәтиҗә ясаган вакытта министр комбайннарның җитәрлек күләмдә булмавыннан зарланган иде. “ШК” хәбәрчесенең соравына биргән җавабыннан аңлашылганча, бу мәсьәлә быел да четерекле булып кала бирә.   


   
- Кызганыч, урып-җыю техникасын зур күләмдә яңарта алмадык. Республика зур. Аннан соң алган техника искерә дә тора бит инде ул. Шуңа күрә ниндидер зур дәрәҗәдә коралланыш үткәрә алдык дип санамыйм. Аның өстенә техник коралланышка дип планлаштырган акчаны сөткә җибәрергә туры килде, чөнки сөт бәяләре бик каты төште. Әйтергә оят, бүген шәхси хуҗалыклардан сөтне 10-11 сумга җыялар. Ә авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөтләрен 15-16 сумга тапшыра. Ярты еллыкта без сөттән генә акча керемен 2 млрд 600 млн сумга югалттык. Продукция сатканнан ул акча да кергән булса, аның өстенә коралланышка караган 2 млрд ны да файдалансак, ул безгә урып-җыю комбайннарын һәм башка агрегатларны яңартыр өчен хәйран гына мөмкинлек биргән булыр иде. Быел бу җәйне тыйнаграк яшәргә туры килде. Аның өстенә ашлык бәясе дә “ташка үлчәрлек” кенә булды. Аның бик күп өлешен үзкыйммәте бәясенә сатарга туры килде. Әле менә соңгы вакытта гына ашлыкка берникадәр сорау да, бәя дә артты. Быелгы уңышка лаеклырак бәяләр булмасмы икән дип өметләнәм, - диде Марат Әхмәтов.
Ә менә сөт мәсьәләсендә борчу дәвам итүен әйтте.  

- Син уйлыйсың уңайга, кереп китә Дубайга, дип әйтәләр бит әле. Илгә күпләп пальма мае, коры сөт керү дәвам итә. Ни өчендер аңа чикләр куелмады. Безнең көчтән генә килә торган әйбер түгел. Шуңа күрә көзгә кадәр берникадәр уңайлану булмас микән, бәлки, дәүләт эшлеклерәк чара күрер дип өметләнеп яшибез, - диде.  

Алдынгылар арасында бәйге игълан ителде

Күчмә семинар вакытында авыл хуҗалыгы министры иң күп ашлык җыеп алучы комбайнчылар арасында бәйге башлануы турында да игълан итте. Исегезгә төшерәбез, ул узган ел да булган иде. Әмма быел аның шартлары һәм таләпләре берникадәр үзгәрә.
- Быел комбайнчылар арасындагы конкурс икенче төрлерәк булачак.  Урынбасарым Николай Титов беренче эш макетын күрсәтте. Конкурсның фондын быел да 20 млн сум дип калдырдык. Дөрес, әле аны безнең Президент белән килештерәсе бар. Әмма мин аның ризалык бирүенә өметләнәм. Чөнки узган ел әлеге бәйгенең тәэсир көче зур булды, - диде министр.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, быел конкурс җиңүчеләре район һәм республика рейтингында бәяләнәчәк.

- Быел районнар буенча, 4-5 механизаторга, күрсәткечләре белән республика дәрәҗәсенә чыга алмаса да, бүләкләү каралган, чөнки республика буенча 100 мең сумнан 200 премия бирелсә дә, бер генә премия эләкмәгән районнар да булды”, - диде Марат Әхмәтов.
Министр сүзләренчә, быел премия белән республика рейтингына чыккан 290 игенче һәм район тәкъдим иткән 200 механизатор бүләкләнеләчәк. Димәк, барлыгы 490 кеше акчалата премиягә өмет итә ала. Әмма аларның суммасы узган елгыдан кимрәк булачак.  
- Республика рейтингына чыккан игенчеләргә 50 мең сумлык премия биреләчәк. Дөрес, кемдер үпкәләп калырга да мөмкин, былтыр аның суммасы 100 мең иде бит. Әмма мин Президенттан 20 млн сумнан да күбрәк акча сорый алмыйм. Район рейтингында җиңүче 30 мең сум премиягә өметләнә ала. Бер генә район да премиясез калмаячак. Бу урып-җыю эшләрен сыйфатлы итәргә һәм кыска вакытлы срокта башкарып чыгарга зуррак стимул бирәчәк, - диде Марат Әхмәтов.

Зәй, Сәвәләй

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading