16+

Сине бар да «яратачак», алтын медаль алмасаң

Җилдән җитез унбиш яшьлек кыз бала катлаулы элементлар ясап, боз өстенә бизәкләр төшереп, миллионлаган спорт сөючене шатландырып чыгыш ясаганда тыныч күңел белән карап утырып буламыни ул! Бу бит беренче, күптән көтелгән алтын, аяк чалучылар корган киртәләрне ватып-җимереп  күпләрнең авызын томалар өчен җавап!

Җилдән җитез унбиш яшьлек кыз бала катлаулы элементлар ясап, боз өстенә бизәкләр төшереп, миллионлаган спорт сөючене шатландырып чыгыш ясаганда тыныч күңел белән карап утырып буламыни ул! Бу бит беренче, күптән көтелгән алтын, аяк чалучылар корган киртәләрне ватып-җимереп  күпләрнең авызын томалар өчен җавап!

Бөтен дөнья Алинә Заһитованың чыгышын тын да алмыйча күзәтеп, фигуралы шуу буенча бу яшьтә Олимпия чемпионы булган АКШ спортчысы Тара Липински уңышын кабатлаячак дип көтте. Ниһаять, ул алтын бездә, дөньяның барлык аек акыллы җанатарларына кушылып, Россия дә шатланырга тиеш кебек! Алтын булу бик яхшы, әмма аны башка кеше алырга тиеш булган икән. Йә, Хода, үз спортчысының уңышына сөенмәгән тагын берәр илне күрсәтеп бирегез әле зинһар... 
Ярышлар алдан язылган сценарий буенча һәм без теләгәнчә генә барса, “Кызыл машина” атлетлары күптән бөтенесен “өзеп” кайтырга тиеш иде. Сүз уңаеннан, Россия җыелма командасын “Кызыл машина” белән чагыштырып ялгыштык бугай без, ул күптән инде СССР белән бергә ватылып, таралып бетте. Ул чорда Олимпия уеннарында катнашу хокукына ия булу өчен көрәшкән Германия хоккейчылары бүген финалда чак кына борынга чиртмәде. Шайтан башка, җен башка, элеккеге заман түгел шул – ул чакта алтыннарны кырып-себереп алып кайткан булсак, хәзер бер-ике алтын алганга да сабый бала төсле куанабыз. Шул ук вакытта “тиешле” кешегә эләкмәгәнгә үпкәлибез дә икән әле. Аз булгангадыр инде, тагын нинди сәбәп булсын. 

Бу өлкәдәге “мэтр”лардан аермалы буларак, без күралмаган Көнбатыш Алинәгә югары бәя биреп, аның уңышына шатлануларын ачыктан-ачык әйтеп биргән. Алда телгә алынган Олимпия чемпионы, америкалы Тара Липински Заһитова турында: “Өлкәннәр дәрәҗәсендә беренче сезон гына чыгыш ясый, әмма бу эшне ун еллык тәҗрибәсе бар кебек башкара. Үзенең алдына беркем дә, беркайчан да барып җитә алмаган максатлар куя, шуларга ирешә һәм моны дөньяда берәү дә булдыра алмаганча тизрәк һәм яхшырак эшли. Аның чыгышы башыннан ахырына хәтле искиткеч иде,” дип белдергән телеэфирда. Ә безнекеләр бу вакытта “эх, Медведева алырга тиеш иде бит бу алтынны”, дип утырды. “Заһитова быелгы сезода күп нәрсәгә өйрәнде, шул исәптән Медведевадан. Шул ук вакытта бөтен авырлык Женя җилкәсенә төште. Сәламәтләнеп сафка басарга кирәк иде, ә бу вакытта синнән артта булучы алга баруын дәвам итә. Берәү табибларга йөри, икенчесе күтәрелә бара. Медведева моны бик яхшы аңлады, ул бит акыллы. Ә Алинә – бомбага тиң, кыска программада ул Женяны сикерүләре белән узып китте”, дигән Татьяна Тарасова. Алексей Ягудин, алар икесе дә алтынга лаек, әмма әүвәл Медведева алса әйбәт булыр иде, Алинә яшьрәк бит әле, дигән булган. Олимпия уеннарында билгеле бер яшькә җиткәч кенә алтын бирелергә тиеш дигән кагыйдә турында бер дә ишеткән юк. Илья Авербух та үзенең биш тиенен кыстырган иде, бары тик Евгений Плющенко гына Алинә өчен ихластан шатлануын белдереп, инстаграммына язып куйды. Ягудин белән ике арада озак еллар барган көрәшнең бөтен тәмен татыганга гына түгел, чын профессионал булгангадыр, күрәсең. Ә башкаларның тел төбен болай аңларга була – сине бар да “яратачак”, алтын медаль алмасаң. 


Социаль челтәрләргә килсәк, анда кереп нервыларыңны бетермәвең күпкә хәерлерәктер. “Ни өчен соң Россияне яратмыйлар?” дип баш ватасы да юк, без үзебезне-үзебез дә ярата белмибез икән. Кайберәүләр, башка әйтер сүзләре булмаганга, Медведева чыгышыннан соң йомшак уенчыклар бозга күбрәк ташланды, дип үзен юатырга маташса, икенчеләре хөкемдарларны гаепләргә алынды. Ә хөкемдарлар урындыгына бит шуның хәтле “юләр” һәм бу өлкәдә бернәрсә дә “белми” торган адәмнәрне утыртып куйганнар, каян белсен инде алар кемгә күпме бәя бирәсен! Ярышлар Актаныш, йә булмаса Ижау бозында бармый, колхоз председателе әмере белән китереп утыртмаганнар ул хөкемдарларны. “Евровидение”да җырчы Алсу икенче урынны алып та күпләрнең тынычлыгын бозган иде. Аңа хәтле Алла Пугачева белән Филипп Киркоров беренче унлыкка да керә алмаганда, яшь кенә татар кызы Алсу икенче урынны алып кайсын әле! Ул чакта да хөкемдарлар “сатылган” булган икән. Европа буйлап берәве йөргән ди, акча өләшеп.

Болар нәрсә турында сөйли? Җәмгыятьнең исән булмавы турында хәбәр бирә түгелме? Илен, исемен алмаштырып, Россия өчен чыгыш ясаган һәм алтын медальләр яулаган кореялы Виктор Ан өчен без шат, ә шунда туып-үсеп, Олимпия уеннары тарихында шундый дәрәҗәгә ирешүче ике яшь спортчының берсе булган Алинәдән алтын медальне күпсенәбез. Әллә кайдан читтән килсә килсен, әмма үзебезнеке генә булмасын. Кызларыбызның чибәр булуы тынгылык бирмиме, әллә башка нәрсәме? Бәлки татарлык сәбәпчедер? Татардан башка Россия тарихын ничек күзалдына китереп була ул? Сине “яратсыннар” өчен гел икенче рольдә булу кирәкме? Тарихның бик төбенә төшмичә (анда әле Юрий Гагариннан соң космоска очарга тиеш булган Марс Рәфыйков, Кантария белән Егоровка хәтле рейхстаг башына менеп Кызыл байрак куючы Гази Заһитовлар бар), спортны гына алыйк.

Спортчылар шулхәтле ырым-хорафатларга ышанучан халык, СССР чорында футболчылар арасында шундый язылмаган кагыйдә булган – һәрбер командада бер генә булса да татар булырга тиеш. Исемнәре күпләргә билгеле булган Вәгыйзь Һидиятуллин, Ринат Дасаевларның уеннарына сокланган буын яши әле бүген. Ни гаҗәп, ул чакта футбол буенча җыелма команда да уңышларга ирешә иде! Спортның башка төрләрен дә барласак, исемлек шактый озын килеп чыгачак. Телисеңме, теләмисеңме, татарлардан башка гына булмый икән бит, ярамый да. Моның  беркатлы сүзләр булмавын Алинә кебекләр исбатлап та тора, шөкер. Кешенең тән төсенә, милли чыгышына карап бүлгәләү Олимпия принципларына каршы килә. Допинг җәнҗалыннан арынып бетә алмаган бер чорда кирәкмәгән җирдә үз башыңа мәшәкать эзләп утыр инде. Ә социаль челтәрләрдә үзен спорт өлкәсендә “белгеч” дип санап утыручыларның бөтен бәхете дә юк сүз сөйләү икән, аларның  бик бәхетле булуын телик.

 

Язмага реакция белдерегез

18

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу статьяны русчага тэржемэ итеп жибэрегез, аларда укысын, алар бит татарча анламый, !!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      урыслар артта калган?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Чын доресен язгансыз, рэхмэт!!! Безне Бер нэрсэ дэ белми дип утырмасыннар!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Азагы хәерле булсын

          • аватар Без имени

            0

            0

            Дааа, бар хәлләр!!!

            Мөһим

            loading