16+

Сәлимә, Ханнар кире кайта

Казанда туучылар саны арта.

Сәлимә, Ханнар кире кайта

Казанда туучылар саны арта.

Соңгы ярты елда Казанда 11 мең 522 бала туган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 5,6 процентка күбрәк дигән сүз. Соңгы 6-7 елда малайлар күбрәк туган булса да, быел дөньяга беренче аваз салган балаларның күпчелеге - кызлар икән. Казан шәһәре ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова хәбәр итүенчә, былтыр Казанда абсолют демографик рекорд куелган: ел дәвамында барлыгы 22 мең 949 сабый туган. Бу, үз чиратында, соңгы тапкыр 1987 елда куелган рекорд күрсәткеченнән 22 процентка артык. Шунысы да мөһим: Татарстанда яңа туган балаларның 42 проценты - Казанга туры килә. Казан бала туу буенча республикада гына түгел, Идел буе федераль округындагы Уфа, Самара, Түбән Новгород кебек миллионлы халкы булган шәһәрләр арасында да - беренче.

Татарстан Республикасы башкаласында туучылар саны инде алтынчы ел рәттән үлүчеләр саныннан өстенлектә. Гомер озынлыгына килгәндә, ир-атларда ул уртача 65 яшь, хатын-кызларда 75 яшькә тигез.

- Казан гаиләләрендә икенче, өченче бала табулары да сөенечле күренеш. Моннан 7-8 ел элек кенә икенче, аннан да күбрәк балалы гаиләләр саны 38-39 процент булса, хәзерге вакытта бу сан 48 процент тәшкил итә, - ди Гүзәл Габбасова.

Башкала хакимиятенең гаилә кыйммәтләрен, гаилә институтын ныгытуга юнәлтелгән сәясәте нәтиҗәсендә, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, быел аерылышучылар саны 12,3 процентка кимегән. Әлеге күрсәткеч буенча да Казан миллионлы халкы булган калалар арасында лидерлыкта икән.

Сүз уңаеннан, Татарстанда яңа туган сабыйларга күбрәк элеккеге, онытылып барган исемнәрне кабат куша башлаганнар. Быел мәсәлән, татарлар арасында иң популяр исемнәр: Кәрим, Әмир, Әминә, Ясминә, Сәмирә. Шулай ук сирәк очрый торган көнчыгыш иленнән кергән исемнәрне дә кушучылар бар. Әйтик, Казанда Сәлимә, Хәлиҗә, Омар, Хан, Габдул-Рәхим исемле балалар да бар.

Фото: smartnews.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading