16+

Социаль ипотека буенча 32 йорт салынган

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның муниципаль районнар белән видеоконференциясе барышында торак мәсьәләсе хакында да әйтелде.

Социаль ипотека буенча 32 йорт салынган

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның муниципаль районнар белән видеоконференциясе барышында торак мәсьәләсе хакында да әйтелде.

Быел социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 19,1 мең кв. метр булган 32 йорт сафка кертелгән. Бу 348 яңа фатир дигән сүз. Күпләрне кызыксындырган, арендалы торакка килгәндә, 2015 елда гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метрлы 21 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Бүгенгә бары ике йорт кына төзелеп беткән.

Ятим балалар һәм ата-ана карамагыннан мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру программасы да эшләп килә. Ул программа кысаларында, 2015 елда 331 ятим баланы фатир белән тәэмин итү планлаштырыла. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 331 ятим балага исәпләнгән реестрны раслаган һәм аны махсус торак фондын формалаштыру өчен Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына юллаган.

Киңәшмәдә хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәмәүгә дә кисәтү ясалды. Татарстан Дәүләт торак инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, Республикада 2015 ел башыннан 18 бәхетсезлек очрагы булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading