16+

Социаль ипотека буенча быел 2016 фатир тапшырылачак

Башкалада узган ел күпфатирлы 89 яңа йорт сафка бастырылган иде.

Социаль ипотека буенча быел 2016 фатир тапшырылачак

Башкалада узган ел күпфатирлы 89 яңа йорт сафка бастырылган иде.

– Казан тарихында тәүге мәртәбә елына, гомум исәптә, 1 миллион квадрат метрдан артык мәйданда торак файдалануга тапшырып, рекордлы күрсәткечкә ирешелде, – диде мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.

795,8 мең квадрат метр торак мәйданын күпфатирлы 89 йорт тәшкил итә. Социаль ипотека алымында 29 йорт төзелде, шулардан 4189 фатир бирелде. Шәхси торак төзелешендә дә активлык күзәтелә. Узган ел тапшырылган 204,2 квадрат метр торак мәйданы – гражданнарның тырышлыгы нәтиҗәсе. Шәхси торак төзелешенә, дип алынган җир кишәрлегендә күпфатирлы йорт төзү рөхсәт ителми. Коммерция алымындагы торак төзелешендә катнашыр яки шәхси участоктагы күпкатлы йорттан фатир сатып алыр алдыннан шәһәр башкарма комитетының торак сәясәте идарәсеннән белешү мәслихәт.

Азат Нигъмәтҗанов әйткәнчә, Татарстан башкарма комитетында торак файдалануга тапшыру, 2005 ел белән чагыштырганда, 58 процентка арткан. Казан сафка бастырылган торак мәйданнары буенча, миллионлы шәһәрләр арасында, 3 ел рәттән беренче өчлеккә керә, ә Идел буе федераль округында – лаеклы әйдаман.

Казанда быел 720-770 мең квадрат метр мәйданда торак төзеп тапшыру ниятләнелә. Социаль ипотека алымында быелга расланылган планда башкалада 2016 фатир тапшыру каралган. Социаль ипотека йортлары Подаметьевская, Һади Такташ, Горсоветская урамнарында, Оренбург трактында һәм Юдино бистәсендә төзелә. Болардан тыш, коммерция алымында 614 мең квадрат метр торак төзеп файдалануга бирү максат итеп куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading