16+

Социаль учреждениеләргә җылылык килә башлады

Җылыту чоры рәсми рәвештә әле игълан ителмәсә дә, Казанда социаль өлкәгә караган 102 учреждениегә инде җылылык җибәрелде.

Социаль учреждениеләргә җылылык килә башлады

Җылыту чоры рәсми рәвештә әле игълан ителмәсә дә, Казанда социаль өлкәгә караган 102 учреждениегә инде җылылык җибәрелде.

Кичә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә әйтелгәнчә, башкалада торак фондның 99 проценты җылыту чорына әзер. Йортларга җылылык тоташтыру, нормативлар буенча, һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан түбән торганда башлана. «Кышкы чорга әзерлек яхшы булганлыктан, норматив температура режимын көтмәскә карар иттек. Беренче чиратта социаль учреждениеләргә - мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм хастаханәләргә җылылык җибәрдек», - диде мэр Илсур Метшин.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин мәгълүмат биргәнчә, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары карамагындагы 112 йортның документлары кышкы җылыту чорына әзерләнә. «Казан җылылык челтәре компаниясе» Көньяк-сәнәгать зонасындагы җылылык челтәрләрендә үзгәртеп төзү эшләрен бу атнада тәмамларга ниятли. Әлегә анда 44 йорт, 2 мәктәп, 3 балалар бакчасы һәм 1 хастаханә җылы судан мәхрүм.
Илсур Метшин йортларга җылылык җибәрү эшләрен катгый күзәтчелектә тотарга кушты. «Беркем дә өлкәннәр һәм балалар сәламәтлеге хисабына экономия ясамасын. Октябрь шәһәрчегендәге капиталь ремонтка һәм Соловецк юнгалары урамындагы 7 нче йортта яшәүчеләрнең мәсьәләсен чишүгә дә ныклы игътибар бирергә кирәк», - дип ассызыклады мэр. Соловецк юнгалары урамындагы 7 нче йортны төзегән оешма җылылык һәм су үткәргеч челтәрләренә тоташу документларын тапшырмаган. Канализация челтәре мәсьәләсендә дә сораулар калган. Мэр Илсур Метшин күрсәтмәсе нигезендә, йортка быел җылылык вакытлы схема тәртибендә биреп торылачак, ә киләсе язда җылылык челтәренә кабаттан тоташтыру үткәреләчәк. Россия Оборона министрлыгыннан муниципаль карамакка күчкән Октябрь шәһәрчегендәге 12 йортның 8енә Татарстан Хөкүмәте биргән акча хисабына капиталь ремонт башланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading