16+

Спорт ярышлары, концертлар, командировкалар... - барысына да чикләүләр кертелде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, коронавирс таралуга каршы көрәш буенча республика штабы тарафыннан 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертү турында карар формалаштырылды.

Спорт ярышлары, концертлар, командировкалар... - барысына да чикләүләр кертелде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, коронавирс таралуга каршы көрәш буенча республика штабы тарафыннан 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертү турында карар формалаштырылды.

Ул күпсанлы кешеләр катнашында чаралар уздырганда кайбер чикләүләрне үз эченә ала: 

1. Халыкара спорт чаралары уңайлырак санитар-эпидемиологик вәзгыятькә кадәр күчерелә; 
2. Спорт матчлары (даими уеннар) тамашачылар катнашыннан башка гына үткәреләчәк;
3. Мәдәни чаралар соңрак вакытка күчерелде. Планлаштырылган гастроль концертлары оештыручылар кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык таләпләрне төгәл үтәгән һәм шәхсән тамашачыларның сәламәтлеге өчен тулы җаваплылык тоткан очракта гына мөмкин. 

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең барлык чит ил командировкаларын туктатып тору турында карар кабул ителде. Шундый ук тәкъдимнамә республика предприятиеләре җитәкчеләренә, барлык эш бирүчеләргә җиткерелде. Командировкага киткән очракларда, кайту белән хезмәткәрнең 14 көнгә карантинга керүе күздә тотыла. Моңа мисал, Германиядән эш командировкасыннан кайткан һәм хәзер өй карантинында булган Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков. 

"Республиканың барлык халкын чит илләргә чыгудан тыелырга чакырабыз. Аеруча ата-аналарның игътибарын җәлеп итәбез. Мәктәпләрдә башланачак язгы каникуллар вакытында, балаларның сәламәтлеге хакына, чит илләргә чыгудан баш тартырга киңәш итәбез".

Коронавирус очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан һәркемгә  Роспотребнадзор хезмәткәрләренә кайда һәм кайсы көннәрдә булуын, шулай ук үз контактлары турында мәгълүматны хәбәр итү мөһим. Моның өчен республикада тәүлек буе кайнар линия булдырылды: 7(843) 296-02-24. Ә авыру симптомнары барлыкка килгән очракта (температура, күкрәк тирәсендә һәм баш авыртулары) консультация алу өчен мәҗбүри тәртиптә табибка мөрәҗәгать итәргә. 

Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтәсе килә: көн дәвамында даими рәвештә кулларны юарга, көн саен душ кабул итәргә, эштә бүлмәләрне җилләтергә, эш урыннарын су белән юып җыештырырга, кеше күп булган урыннарда һәм транспортта битлек кулланырга.

ФОТО: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading