Мәгълүм булганча, әлеге бәйрәм Россиядә 2007 елдан билгеләп үтелә. Аны революциягә кадәрге Георгий кавалерлары көнен яңадан торгызу дип тә кабул итәргә мөмкин. Шулай итеп, батырлык төшенчәсенең чын мәгънәсе юылып барган бүгенге чорда Россия геройларын тагын бер тапкыр барлау һәм данлау матур традициягә әйләнеп бара. Менә бүген дә Казан Ратушасында узган тантаналы чарада без алар белән кабат очраштык.
- Бу көнне без сугыш кырында ятып калганнарны да, үз арабызда яшүчеләрне дә искә алабыз. Алар илгә булган тугрылыкларын үзләренең батырлыклары белән раслады. Сез сугыш елларында да дошманга каршы көрәштегез, тыныч тормышта да зур батырлыклар эшләдегез. Һәрберегез дә ил өчен бик кадерле. Сезнең батырлык, тәвәкәллек башкаларга да үрнәк булып тора. Һәр батырлык артында әйтеп бетергесез зур тарих, язмыш ята, - дип сәламләде аларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.
Нәкъ егерме биш ел элек без, егерме биш Советлар Союзы герое фотога төшкән идек. Ватан алдындагы казанышларыбыз өчен безгә орден тапшырганнар иде. Бүген шушы 25 кешенең берсе - мин генә исән. Еллар уза, бүген инде Россия данын яклаучы башка геройлар барлыкка килде, - ди Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов.
Социалистик Хезмәт герое, "Татарстан геройлары" хәйрия оешмасы рәисе Илдус Мостюков сүзләренчә, өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар республика тормышында да актив катнаша, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
Чарада геройларның гаиләләре - бәгырьләрен Җир куенына салган Аналар һәм тол хатыннар да бар иде. Шулар арасында 3 июньдә генә Сүриядә батырларча һәлак булган Марат Әхмәтшинның әти-әнисе һәм хатыны Гүзәл дә булды.
Комментарийлар