16+

Старт – Сабадан: авылларда чаңгы юлы төште

Быел кыш көттереп килде. Чаңгычылар кар көтеп интекте. Әнә Сабада узачак ярышка 700ләп чаңгычы көткән булсалар, шөгыльләнүләр тоткарланганлыктан, үзен ярышка әзер дип танучылар 400ләп кенә булыр кебек.

Старт – Сабадан: авылларда чаңгы юлы төште

Быел кыш көттереп килде. Чаңгычылар кар көтеп интекте. Әнә Сабада узачак ярышка 700ләп чаңгычы көткән булсалар, шөгыльләнүләр тоткарланганлыктан, үзен ярышка әзер дип танучылар 400ләп кенә булыр кебек.

Бу – яңа сезонда «Тимерман» сериясенә кертелгән ярышларның әле беренчесе булачак.

Саба – Казан – Бөгелмә

«Сабада ярышлар уза торган трасса спортчылардан шактый көч таләп итә, ә чаңгы юлы тамашачылар хозурланырлык урында урнашкан. Матурлыкны килеп күрегез», – дип Байлар Сабасына кунакка чакырды «Тимерман» спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров. Үзен хуҗаларча тотуы гаҗәп түгел: Сабада ошбу ярышлар инде өченче ел рәттән нәкъ менә әлеге серия канаты астында уза.

Шулай итеп, республиканың иң көчле чаңгычылары 18 гыйнварда Саба районына Төнге ярышларга җыелачак. Дөрес, балалар өчен ярышлар кичкә үк калмый – 2-9 яшьлек балаларны караңгы төшкәнче стартка бастырырга җыеналар. Алар 300 метр арага узыша. Ә инде 5 һәм 15 чакрым арага узышта җиңүчеләрне кичке сәгать 6дан соң гына белеп булачак.  

«Тимерман» сериясенең өченче сезонына старт бирә торган ярыш булачак ул. Быел алар Татарстан буенча 22 ярыш оештырырга җыена. Күпчелекне йөгерешләр тәшкил итә – 8 старт. Чаңгы ярышлары исә дүртәү булачак. Сабадан соң эстафетаны февраль башында башкаладагы ярышлар – «Казан чаңгы юлы» кабул итеп алачак. Аннан март башында Яшел Үзән һәм бераз соңрак Бөгелмәдә Чаңгы марафонын тамаша кылачакбыз.

– Һәвәскәрләр арасында массакүләм спортын үстерү өчен һәр ярышта түләүсез дистанцияләр дә каралган, – ди Вадим Янгиров. – Без аларны социаль стартлар дип атыйбыз. Сабага килүчеләрне 2 чакрым арада сынаячакбыз. Бу – ерак арага узыша алмаучылар өчен үз көчләрен күрсәтергә дә менә дигән мөмкинлек.

Игътибар арта

«Тимерман» сериясенә кергән стартлардан тыш Татарстан шәһәр һәм районнарында чаңгы ярышлары даими оештырылып тора. Аларны уздырырга җирле хакимият тә, Спорт министрлыгы һәм Чаңгы узышлары федерациясе дә теләктәшлек күрсәтә. Шунсыз ярамый да: Татарстанда бүген 26 мең 492 кеше чаңгы спорты белән шөгыльләнә. «Популярлык ягыннан чаңгы спорты хоккей, футбол һәм волейболдан гына калыша», – дигән иде бер чыгышында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. Әле аларга төгәл саны булмаган һәвәскәрләрне дә кушсаңмы?! Димәк, шартлар тудырылырга тиеш.
Шартлар димәктән,  журналистлар белән очрашып елга йомгак ясаган чакта, Татарстан спорт министры Владимир Леонов 2020 елга республикада 6 модульле чаңгы базасы төзеләчәк дип ышандырды. Димәк, аларның саны инде Татарстанда 40тан артып китәчәк. База белән бергә шактый гына чаңгы комплектлары, трасса ясау өчен кар машинасы да бирелүен һәм бу төзелеш эшләренең республика  программасы ярдәмендә башкарылуын исәпкә алсаң, чаңгычыларның сөенече артачак кына.

Һәвәскәрлекнең ахыр чиктә профессиональ спортка да булышуын онытмыйк. Россия җыелмасына узган сезонда Татарстаннан 14 чаңгычы кергән булса, яңасында аларның саны 10га артты. Яшел Үзәндә туып-үскән Андрей Ларьков әнә – «Тур де Ски» – Дөнья кубогы кысаларында Халыкара чаңгы ярыш нәтиҗәләре буенча, 13нче булды. Чаңгы спортыннан ерак булмаганнар яхшы аңлар, бу – бик шәп күрсәткеч!

Зәйдә – беренче тапкыр

Ә ул арада Татарстанда беренче тапкыр чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы ярышлары узды. Россиянең 36 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Бөекбританиядән чаңгычыларын да берләштергән 250дән артык спортчыны Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй» спорт әзерлек үзәге каршы алды.
8-12 гыйнварда узган ярышларда Татарстан данын 40тан артык чаңгычы тәкъдим итте һәм 5 (1-2-2) медаль яулады. Аерым уңышларга килгәндә, Алия Иксанова 10 чакрым арага шәхси узышта – алтын, шул ук ераклыкта персьютта көмеш медаль яулады. Аннан тыш Артём Николаев – көмеш, Эльмира Гаянова белән Андрей Феллер бронза медаль яулады.

Россия кубогы ярышларының Зәйдә узган өченче этабында уңышлы чыгышы Татарстан җыелма командасына вакытыннан алда гомуми нәтиҗәдә дә җиңү бүләк итте. Бу – Татарстан чаңгычыларының өченче мәртәбә Кубоклы булуы. Әлегә икенче-өченче урынга урнашкан Коми һәм Удмуртия командалары, февраль азагында Архангельск өлкәсендә узачак финал этабында күпме генә тырышса да, гомуми беренчелектә Татарстан спортчыларын куып тота алмаячак.

...Елны ничек башласаң, шулай уздырырсың, дип әйтергә яратабыз. «Ел башында шулай бик яхшы старт алгач, бөтен спорт елын да шул ук дәрәҗәдә уздырырбыз дип өметләнәм», – дип белдергән  спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та Татарстан командасын котларга килгән җирендә. Хәер, безнең чаңгычылар башка максат куймый да бугай инде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading