16+

Столбищеда почта юк

Редакциябезгә газетабызны беренче көннән үк яздыра башлаган тугры укучыбыз Зәкәрия абый Шарыпов килеп керде. Борчыган мәсьәләсе бар икән, элегрәк «Шәһри Казан» газетасы ярдәм иткән булган аңа.

Столбищеда почта юк

Редакциябезгә газетабызны беренче көннән үк яздыра башлаган тугры укучыбыз Зәкәрия абый Шарыпов килеп керде. Борчыган мәсьәләсе бар икән, элегрәк «Шәһри Казан» газетасы ярдәм иткән булган аңа.

– 1990 елларда дингә мөнәсәбәт үзгәргәч, мөфти сайлаулары вакытында динне пычраткан сүзләр ишетелә башлады. Шул вакытта газета аша бар халыкка, динебезне саклыйк, юк-бар сүзләр сөйләп гайрәтне чигермик, дип мөрәҗәгать иттем. Шөкер, шуннан соң бәхәс тынды, – дип искә ала Зәкәрия абый.
Хәзер төп борчыган проблемасы – газета вакытында килми икән. Ул Лаеш районының Столбище авылында яши.

– Яңа елдан бирле әле ике генә саныгызны укый алдым, анысын да почтага үзебез барып алдык. Почтага барып кәефне генә бетереп кайтасың, йә югалталар газетаны, йә китермиләр, имеш, хат ташучылар юк. Абунәчеләр шулай кими бит инде ул. Ә «Шәһри Казан»нан аерыласым килми, – дип зарланды укучыбыз.
Бу проблема безгә яхшы таныш. Лаешта гына түгел, башка районнарда да газета вакытында килмәүдән зарланып мөрәҗәгать итүчеләр бар. Ни хикмәт, газетаны китермәсәләр, еш кына почтага түгел, редакциябезгә: «әллә бер саныгыз чыкмадымы?» – дип шалтыраталар.
Столбище буенча да мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Лаеш почта бүлегенә шалтыраттык.

– Столбищеда ел ярымнан артык почта эшләми. Язылмасыннар газетага, хат ташучы юк, – дип гаҗәпләндерде Лаеш почта бүлеге җитәкчесе Галина Кива.
Кызык килеп чыга, укучыларыбыз күбрәк булсын дип тырышабыз, яңалык эзлибез, файдалы, мәгълүматлы газета әзерләү өчен бар көчебезне куябыз, ә монда теләгән кеше дә шул газетаны өенә яздыра алмый, чөнки зур гына авылда почта эшләми. Югыйсә Столбище, районда Лаештан кала, зурлыгы буенча икенче зур авыл. Әнә шул зурлыгы, шәһәргә якын булуында да, ахры, бар хикмәт.

– Эшләргә кеше юк, кадрлар җитмәүдән бигрәк, почтада эшләргә теләмиләр. Столбище бик зур авыл, урамнары буталчык, күп урамнар ермаклар белән бүленгән. Хат ташучыга бик озак озын юл узарга туры килә. Ә хезмәт хакы бары 10 мең сум. Кечкенә авылларда бу акчага риза хезмәткәрләр бар анысы, тик менә Столбищеда берәүнең дә бу суммага тир түгәсе килми. Ялкаулыктан түгел, кеше шәһәргә китеп күбрәк акча эшли алганга, бу эш белән вакланмый, – ди почта җитәкчесе.

Элемтә бүлеге ябылу алдында калгач, баштарак Лаеш почта җитәкчесе үзе Столбищега барып хат ташучы булып йөргән, әмма бу һәрчак мөмкин түгел, җитәкченең үз эше дә җитәрлек. Халык соравы буенча, хәзер анда сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә пенсия, квитанцияләр тарату өчен махсус кеше билгеләнгән. Әмма ул кеше өйләргә барып хат өләшеп йөрми, кирәкле нәрсәне үзеңә почтага барып алырга кирәк.

Галина Кива: «Газетага язылучылар берән-сәрән генә калды. Бу зур проблема, монда кем гаепле икәнен дә әйтә алмыйм, хезмәт хакын арттыру миннән тормый, кадрларны җәлеп итү мөмкин түгел, Россия почтасының Самара, Мәскәүдәге бүлекләрендә дә бу хакта беләләр. Проблеманы чишү юлларын эзлиләр», – диде.
Бу мәсьәлә кайчан хәл ителер? Билгесез. Ә хәзергә газета-журнал укырга теләгән Столбище халкына бер генә юл кала: матбугатка язылырга һәм почта ачкан өч көндә газетаны үзеңә барып алырга. Газетабызның кайбер укучыларга шундый урау юллар аша, авырлык белән барып җитүе бик аяныч. Россия элемтә бүлеге бу мәсьәләне игътибарсыз калдырмас дип ышанабыз. 

фото - ria.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading