16+

Су баса: йортыңны иминиятләштер, документларың белән даруларыңны әзерлә

Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин: "Революциягә кадәр язгы ташкыннар вакытында су Болак тирәсендәге йортларның икенче катына кадәр күтәрелә торган булган",-дип, шәһәр хуҗалыгы җитәкчеләрен һәм казанлыларны язгы су басулар чорына җитди әзерлек күрергә чакырды.

Су баса: йортыңны иминиятләштер, документларың белән даруларыңны әзерлә

Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин: "Революциягә кадәр язгы ташкыннар вакытында су Болак тирәсендәге йортларның икенче катына кадәр күтәрелә торган булган",-дип, шәһәр хуҗалыгы җитәкчеләрен һәм казанлыларны язгы су басулар чорына җитди әзерлек күрергә чакырды.

Идел, Казансу ярларында төзелгән гидротехник корылмалар бүген андый ук зур табигый бәла-казаларга ирек куймый. Ләкин, һава җылынып, кар дәррәү эри башласа, Казанда 1223 кеше яшәүче 386 шәхси йортны су басуы ихтимал.

- Февраль аенда явым-төшем узган елның шул чорындагыдан 30-50 процентка күбрәк булды. Казанда кар катламы уртача 37, ә туң тирәнлеге уртача 57 сантиметр. Тагын март аенда да кар мулдан яуса һәм көннәр кинәт җылыта башласа, су басу куркынычы бар,-дип кисәтте шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов.
Казан бистәләрендә туң тирәнлеге: Царицинода-62, Салмачыда-91, Дәрвишләр бистзсендә-82, Коры Елгада-81, Тынычлыкта-62 һәм Юдинода 80-89 сантиметр.

Идел һәм Казансу елгаларында су биеклегенең хәвефле чиге - Балтыйк үлчәү системасы буенча 54 метр. Мул су чорында Казан тирәсендә уртача су биеклеге Иделдә - 53 метр 34 сантиметр, ә Казансуда 53 метр 20 сантиметр тәшкил итә. Иделдә су 1979 һәм 1991елларда 54 метрдан да биегерәк күтәрелеп, су басулар булган.

Казанда 58 күпер исәпләнә. Фердинант Тимурханов әйткәнчә, бистәләрдәге 25 күпер елга өслегеннән уртача бер метр биеклектә генә урнашканлыктан, су астында калырга мөмкин. Киндери, Әке, Яңа Сосновка, Константиновка бистәләрендә газүткәргеч торбалар елгалар аша бик түбәннән узган, шунлыктан су ташкыннарының газүткәргечләрне өзеп-җимереп ташлавы ихтимал. Чебокса бистәсендәге буа-күл плотинасы ышанычлы түгел. Яңа Сосновка бистәсендә Шоссейная урамында Киндери елгасы аша салынган күпер авария хәлендә. Казанның Галиев белән Новаторлар урамнары арасындагы ерганак утыз ел дәвамында ишелеп, һаман саен киңәя бара.

- Бу ерганак унбиш торак йортка һәм социаль корылмага куркыныч тудыра башлады. Галиев урамында 8нче йорттан 16нчы йортка кадәрге арага кичекмәстән кар-яңгыр сулары агу өчен канализация төзү зарур,-дип хәбәр итте Фердинант Тимурханов.

Башкалада яңгыр-кар сулары агу өчен канализация челтәре җитәрлек кадәр түгел. Хәзер гамәлдәге 12 километр яңгыр-кар сулары канализациясен, 17 километр су торбаларын, 4432 коены һәм 3610 челтәр-капкачны боздан, чүпләрдән чистарту эшләре башкарыла.

Казанда су басу куркынычы янаучы урыннар Авиатөзелеш районында: Малая Заречная урамындагы күпер тирәсендәге йортлар;

Киров районында: Объединенная, Низовая, Осипенко, Пилот урамнарындагы йортлар. Игумново бистәсендәге Проезжая, Восточная, Яңа Бистә, Лагерь урамнарындагы йортлар.

Ягодная слобода микрорайонындагы Герцен, Кольцов, Полевая, Повстанческая, 1нче Вольная, 2нче Вольная, Тургенев, Батыршин, Аркылы Базар, Дренажная урамнарындагы йортлар.

Адмиралтия бистәсендәге Широкая урамындагы 16нчы йорт. Урман аръягы бистәсендәге Хибин урамындагы 58нче һәм Урман аръягы урамындагы 82а белән 82б йортлар.

Идел буе урамындагы 110нчы, 112нче, 117нче, 119нчы, 121нче, 123нче, 125нче, 127нче, шулай ук Объединенная урамындагы 33нче, 35нче, 37нче йортлар.

Красная Горка бистәсендәге Гипс урамындагы 1нче, 3нче һәм Водников урамындагы 11нче йортлар.

Калинин бистәсендәге Яңа Аракчино урамындагы 9/2нче, Светлая урамындагы 2нче һәм 4нче йортлар.

Идел буе районында: Салмачы бистәсендәге Кояшлы урамындагы 29б һәм Отрадная урамындагы 5нче йортлар.

Совет районында: Самосыр бистәсендәге Тынычлык урамындагы торак йортлар.
- Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүче кешеләр үзләренең милкен һәм корылмаларын иминиятләштерсеннәр иде. Шәхси милеккә һәм зыян күргән шәхси корылмаларга компенсация түләүләрен фәкать иминият компанияләре генә башкара,-дип искәртте Фердинант Тимурханов.

Кагыйдәләр:

Су баса башласа, газ, электрны, суүткәргечләрне өзеп куй, мичтәге утны сүндер. Эвакуация юлын якыннарыңа алдан ук әйтеп куй;

Резин көймә, баскыч әзерлектә торсын;

Баздан яки өй астыннан ризык запасларын чыгар. Кыйммәтле милекне һәм ашамлыкларны бер метр биеклеккә асып куй яки чормага күтәр;

Йорт терлекләрен, җиһазларны имин урынга күчер;

Документларны, кыйммәтле кәгазьләрне, даруларны су үтмәслек итеп полиэтилен пакетларга төреп, сумкага тутырып куй. Ашыгыч эвакуация очрагында үзең белән документларыңны,

азык-төлек, консервалар, батареялары булган фонарь ал;

Су басу куркынычы янаса, күршеләр белән тәүлек буе дежурлык оештырыгыз, су баса башлау турында кичекмәстән хәбәр салыгыз.


Социаль челтәрләрдә "Вконтакте" һәм "Facedook" та "Казанский спасатель" битләре булдырылды. Кешеләргә оператив хәбәрләр әлеге чыганаклар аша да җиткереләчәк.


Ашыгыч ярдәм телефоннары:

"Открытая Казань" тәүлек буе эшләүче бердәм диспетчерлык хезмәте 236-41-23, кәрәзле телефоннан 112.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading