16+

Сыйфатны сакламасаң, ышанычны югалтасың

Казанда 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында, быел башкаладагы 74 урам юлы төзекләндереләчәк.

Сыйфатны сакламасаң, ышанычны югалтасың

Казанда 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында, быел башкаладагы 74 урам юлы төзекләндереләчәк.

Төп игътибар Казанның Зур боҗра юлын үзгәртеп төзеп бетерүгә юнәлдерелгән. Ул 27 километрга якын араны тәшкил итә. Быел төзекләндерү планына кертелгән урамнар юлларының гомуми озынлыгы 123 километр. Казанның Зур боҗра юлы салынып беткәч, тизйөрешле магистраль сафка басачак. Быел Мамадыш трактына һәм Подлужная урамына реконструкция эшләре тәмамланачак. Копылов һәм ТЭЦ урамнарын үзгәртеп төзү эшләре дәвам итә. Башкаладагы 20 урам юлы капиталь төзекләндереләчәк. Исемлеккә Тукай - Б.Шахиди (Татарстан урамыннан Сәетгалиев урамына кадәр), Ферма шоссесы, Даурия, Пушкин, Һ.Такташ, Бутлеров, Декабристлар, Мәскәү, Себер тракты, Оренбург тракты, Университет һәм башка урамнар кертелгән.
С.Хәким урамында ике урында юл төзелеше ахырына җиткереләчәк. Сул як Болак, Уң як Болак, Чернышевский, Эсперанто, Татарстан, Н.Ершов, Павлюхин һәм Горький урамнары, гомумән, Универсиада спорт корылмалары тирәләрендәге барлык урамнар юллары яңартылачак.
54 урам юлының (гомуми озынлыгы 70 километр) өске катламы алмаштырыла. Казан мэрының беренче урынбасары Иршат Минкин белән шәһәрнең капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов кичә башкалада үткәрелүче юл төзү эшләрен карап чыктылар.
- Эшләрнең сыйфаты катгый күзәтчелектә тотыла. Яңа юллар төзегәндә 50 сантиметр ком, 30-40 сантиметр вак таш һәм шуннан соң гына асфальт катламы түшәлә. Известьлы таш юллар өчен кулланылмый, Уралдан гранит вак таш кайтартыла. Иң өскә вак ташлы - үзле массалы (ЩМА-10) асфальт-бетон түшәлә. Бу юлларның чыдамлылыгын арттырачак, - диде Иршат Минкин.
Казанда ЩМА-10 төрендәге асфальтны 6 завод җитештерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading