16+

Табигатьнең иң матур вакыты

Владивостоктан Мәскәүгә кадәр - җир тетрәүләр, Оклахомада һәм Тула өлкәсендә - өермә, Европаны исә май ахырында кар басты: Франция, Бельгия, Италиядә 125 ел эчендә мондый хәл беренче тапкыр. Һава торышы ниләр генә кыланмый соңгы вакытта. Хәтта Казанда да узган атнада, көчле булмаса да, җир тетрәү күренеше күзәтелде. Хәзер исә республикада...

Табигатьнең иң матур, иң ямьле вакыты бит: сирень, шомырт, алмагач, чия агачлары шау чәчәктә! Табигать кочагыннан аерыласы да килми: ул кошлар сайравы, ул чәчәкләрнең бөтен җиргә таралган хуш исе, күзләрне һәм җаннарны ял иттерә торган яшеллек дисеңме... Ниһаять, көтеп алынган җәй җитте! Бүген дә синоптиклар көндез 28-30 градус җылылык вәгъдә итә. Урыны белән яшенле яңгырлар да яугаларга мөмкин. Иртәгә дә безне җәйге һава торышы көтә: 29 май төнендә дә җылы - 13-18 градус, яшенле яңгыр яву ихтималы бар. Көндез янә кыздыра: +26,+31 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading