16+

Тагын бер ел артта калды...

Ел азагында без гадәттә узып бара торган елга нәтиҗәләр ясыйбыз. Шөкер, бу ел шатлыклы-сөенечле вакыйгаларга бай булды. Кызганычка, алар белән бергә көенечлеләре дә булмый калмый шул. Республикабызда ел дәвамында булып узган төп вакыйгаларны исегезгә төшереп үтәбез.

Тагын бер ел артта калды...

Ел азагында без гадәттә узып бара торган елга нәтиҗәләр ясыйбыз. Шөкер, бу ел шатлыклы-сөенечле вакыйгаларга бай булды. Кызганычка, алар белән бергә көенечлеләре дә булмый калмый шул. Республикабызда ел дәвамында булып узган төп вакыйгаларны исегезгә төшереп үтәбез.

1 марттан «Полиция турында»гы закон гамәлгә керде.фото: gooddays.ru
Казан үзәгендәге «Лепрекон» төнге клубында янгын чыгу аркасында дүрт кеше вафат булды.
2011 елның мартында сәгать укларын соңгы тапкыр күчердек. Россия кышкы вакытка башка күчмәячәк.
Казанда 1 марттан балалар бакчасына электрон чират хезмәте эшли башлады.
10 июльдә Идел елгасында туристларны ял сәфәреннән алып кайта торган «Булгария» теплоходы су төбенә китте. Фаҗигадә барлыгы 122 кеше һәлак булды. фото: izvestia.ru
23 августта Кытай Россиягә тантаналы рәвештә Универсиада флагын тапшырды.
1 июльдән хезмәткә яраксызлык кәгазенең яңа формасы гамәлгә керде.
Быел Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 198 торак йорт сафка бастырылган.
Сентябрь аенда 2012 елдан башлап авыл җирендә эшләүче яшь табибларга, ярдәм буларак, 1 миллион сум акча түләү турында карар кабул ителде.
4 декабрьдә Дәүләт Думасына сайлаулар узды.
26 декабрьдән башлап Татарстанда күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирелә башлады.
Узып бара торган елда ике уникаль операция эшләнде: беренче тапкыр бавыр һәм йөрәк күчереп утыртылды.
Быел «Бәләкәч» программасы ярдәмендә 23 бакча сафка басты.
Милләтебезнең күренекле шәхесләре: танылган язучы Рафаэль Мостафин, ТРның халык артисты Усман Әлмиев, ТРның халык артисты Роза Хәбибрахманова, Татарстанның атказанган артисты Фәһим Ситдыйков, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкина, галимә-профессор Флера Сафиуллина һәм халык шагыйре Фәнис Яруллин вафат булды.
***
2011 ел татарстанлыларга мәдәният өлкәсендә дә кызыклы, онытылмас вакыйгаларны күп бүләк итте. Әлбәттә, безгә аларның һәрберсе дә мөһим. Әмма араларында аерым тукталып әйтерлекләре дә бар:
26 мартта Татарстан Мәдәният министрлыгына яңа җитәкче Айрат Сибагатуллин билгеләнде.
Британиянең атаклы рок-музыканты Стинг Татарстан башкаласында концерт бирде.
Казанда «Кабан күле хәзинәләре» фильмы төшерелә башлады.
Башкалада ачык һавада «Казан көзе» дигән I халыкара опера фестивале узды.
***
Казан - Россиянең спорт башкаласы. Шуңа да спорттагы җиңүләр һәм мөһим вакыйгалар арасыннан иң-иңнәрен аерып алу читенрәк. Тик шулай да аларның кайберләре:
Казан 2015 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукына ия булды.
27 июньдә Казанның «Ак Барс» хоккей командасының элеккеге баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Россиянең хоккей буенча җыелма командасы баш тренеры итеп билгеләнде.фото: white-bars.org
Июль уртасында без «Формула-1» катерларда узышу дөнья чемпионаты этабын кабул иттек.
***
2011 елда республика дини вакыйгаларга да бай булды. Аларның кайберләрен хәтта ислам дөньясы өчен тарихи вакыйга дип тә әйтеп булыр иде.
Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый үз теләге белән отставкага китте. Аның урынына мөфти итеп Илдус Фәйз сайланды.
Төзекләндерүдән соң «Апанай» мәчете кабат ишекләрен ачты.
Казанга дөньядагы иң зур басма Коръән китабы кайтарылды һәм «Кол Шәриф» мәчетенә урнаштырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading