16+

Тагын бер сәгатькә артка

26 октябрьдән иртән бер сәгатькә күбрәк йоклау мөмкинлеге туачак. Быелның беренче июлендә Дәүләт Думасы өченче укылышта сәгать телләрен күчерү турында карар кабул итте. 2011 елда исә шул ук Дәүләт Думасы карары белән сәгать телләрен күчерүне туктатып, тулысынча җәйге вакытка күчкән идек. Соңгы тапкыр сәгать телләре 2011 елның 27 мартында күчерелде....

Тагын бер сәгатькә артка

26 октябрьдән иртән бер сәгатькә күбрәк йоклау мөмкинлеге туачак. Быелның беренче июлендә Дәүләт Думасы өченче укылышта сәгать телләрен күчерү турында карар кабул итте. 2011 елда исә шул ук Дәүләт Думасы карары белән сәгать телләрен күчерүне туктатып, тулысынча җәйге вакытка күчкән идек. Соңгы тапкыр сәгать телләре 2011 елның 27 мартында күчерелде....

Сәгать телләрен күчерүне өлкән яшьтәгеләр һәм балалар авыр кабул итәчәк, диләр медицина белгечләре. Күбесенең хроник авырулары үзен сиздерәчәк, кан басымы уйнаячак, хәтта сәламәт кешегә дә моңа бер атна алдан әзерләнергә кирәк, ди алар.

- Иң беренче чиратта бу психикага бәрә, - диде Республика медицина профилактика үзәге белгече Роза Алимова. - Кеше бик тиз кызып китүчәнгә әйләнә, хәтта агрессия барлыкка килергә мөмкин, йокысызлыктан интегә. Бу биологик ритм бозылганнан килеп чыга. Мондый хәл булмасын өчен, организмны бер атна алдан әзерли башларга - иртәрәк ятарга, дөрес тукланырга, күбрәк саф һавада йөрергә кирәк. Алдан хәстәренә керешмәүчеләрнең организмы исә яңа режимга бер атна дәвамында ияләнеп бетәчәк, сәламәтлеге начар булганнарга менә авыргарак туры киләчәк, андыйларның организмы ай дәвамында гына үз рәтенә киләчәк, ди белгечләр.

Сәгать режимы кешеләргә генә түгел, техникага да кагыла. Завод һәм предприятиеләр сәгать телләрен төгәл көннең төгәл сәгатендә, ягъни төнге 12дә күчерергә тиеш була. Сәгать телләре күчкәч, аларга күпфункцияле учет приборларын да, ягъни ике зоналы (көндезге һәм төнге) электр энергиясе счетчикларын яңадан программалаштырырга туры киләчәк. Ә менә шәһәр халкы өчен электр счетчикларын яңадан программалаштыру мәҗбүри түгел, ди Татэнергосбыт белгечләре.

- Электр энергиясеннән кулланучылар һәм физик затлар өчен бу рекомендация буларак кына тәкъдим ителә. Алар счетчикларын яңа режимга күчерә дә, ничек бар, шул килеш тә калдыра ала - үзләре ихтыярында, - ди Татэнергосбыт идарәсенең электр куллану режимын контрольдә тоту секторы җитәкчесе Игорь Кульков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading