Шәһри Казан

Тагын Германия турында

Соңгы арада гел Германия турында язам. Ул темага башкача язмам дигән идем дә, тагын бер язмалык материал килеп чыкты. Күрәсең, әлеге илдән алган тәэсирләр үзәккә үк үтеп кергәннәрдер. Бу бер дә начарга түгел үзе. Һәр илнең үзенчәлекле яклары, кануннары, читтән килүчеләргә сәер булып тоелырга мөмкин булган гадәтләре бар. Германиядә үзем...

Хастаханәдә ничек?
Казан хастаханәсендә дәваланганда, кан тамырына система тыгып куйгач, «Тамып беткәч, үзегез тартып алырсыз», - дип эшлекле кыяфәт китереп, чыгып китүче, чәй эчүеннән бүлдерсәң, кычкыручы-сүгенүче шәфкать туташы бар иде. Аңа табибка зарланулар да бернинди файда китермәде. Германия хастаханәләрендә андый мөнәсәбәт булса, хезмәткәр бик тиз эш урыныннан оча. Ә система кую, авыртуны басучы блокада кебек уколларны ясау кебек эшләрне Германиядә табиб һөнәре алган затлар гына башкарырга хокуклы һәм бурычлы. Шәфкать туташлары моны эшли алмый.
Безнең хастаханәләрдә эшләүче шәфкать туташларының резин перчаткаларын укол кадар яисә яраны чистарту алдыннан алмаштырганын күргәнегез бармы? Германиядә авыруның тәненә кагылуга бәйле һәр процедура алдыннан шәфкать туташларының иске перчаткаларын чүп чиләгенә тотып атып, яңаларын киюләрен күргәч шаккаттым. Перчаткалар гына түгел, пинцет, кайчы кебек нәрсәләр дә бер тапкыр файдаланганнан соң, шундук махсус чиләккә очалар. Идән юучылар да һәр бүлмәне яңа чүпрәк белән юа, сораган саен урын җиреңне алыштырып бирә.
Хастаханәдә авырулар янына аякка бахиллар, өстеңә халат киеп керү дигән нәрсә юк. Авырулар янына килүчеләрне реанимация бүлекләренә дә бер каршылыксыз кертәләр. Һәр бүлмә ишеге янында стенага дезинфекцияләүче эремә тутырылган кулъюгыч шешәләр беркетелгән. Урамнан керүче кулларын шунда чайкый.
Хастаханәдә ашату ресторандагы кебек, атна саен яңа менюдан үзең теләгән ашамлыкларны сайлыйсың. Һәр бүлектә капкалап алу урыннары бар. Анда чәй яисә кофе ясап эчәргә, суыткычтан сок, шешәле су, йогурт кебек нәрсәләрне алырга була һәм бу тулаем бушлай.
Немец ирләре һәм хатын-кызлары хастаханәдәге бер гомуми саунага йөриләр иде. Саунага шәрә килеш кенә керергә рөхсәт ителә, эчке киемнән яисә сөлге ябынып керү анда гигиенасызлык булып санала. Немецлар моның бернинди оят ягын да күрмиләр, аларның кайберләре су коенганнан соң, бассейн янында ук кием алмаштырудан да читенсенеп-нитеп тормыйлар.
Юл һәм транспорт
Германиядә машиналарга сигнализация, кышын шиплы резина кую тыела.
Германия юлларында юл патруле хезмәткәрләре торуын бик сирәк күрерсең. Немецлар юл кагыйдәләрен артык бозмый да. Казахстаннан күчеп килеп шунда яшәүче бер хатын, ун ел эчендә полициянең мине бер тапкыр гына туктатканы булды, дип сөйләгән иде.
Бензоколонкаларда кеше бездәгечә башта түләп, аннары гына бензинны агызмый, киресенчә, башта кирәк кадәр бензинны агызып ала, аннары гына кассага барып акчасын түли.
Немецлар өчен велосипед автомобиль кебек үк транспорт чарасы. Аларның күбесе шәһәр эчендә велосипедта хәрәкәт итәләр. Алар өчен махсус юллар, юл билгеләре булдырылган. Велосипедта бер шәһәрдән икенчесенә дә рәхәтләнеп барып җитеп була.
Кибетләр һәм бәяләр
Германиядә азык-төлек, кием-салым кибетләре кичке сигезгә кадәр генә эшли, ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә алар ял итә.
Европа илләрендә, шул исәптән Германиядә дә яшәү бик кыйбат дигән фикер яши. Күп кием-салым, азык-төлек, көнкүреш техникасы кибетләрендәге бәяләр бер дә тешләрлек түгел, байтак нәрсәләр бездәгегә караганда да арзанрак тора әле. Безнең бәяләр белән чагыштырганда, кыйбатлы әйберләр дә бар, әлбәттә. Мисал өчен, бензинның бер литрының бәясе безнең акчага күчергәндә йөз сум чамасы. Әмма илдәге хезмәт хакларыннан чыгып фикер йөртсәң, бу бер дә үләрлек санга охшамаган. Тотрыклы хезмәт урынына ия немец гражданины үз хезмәт хакына рәхәт, иркен гомер кичерә, мисалга, массаж ясаучы булып эшләүче хатын уртача хезмәт хакына шактый лаеклы яшәп була - фатир һәм машина сатып алу, балаларга яхшы тәрбия һәм белем бирү, ел саен ял итәргә йөрү мөмкин, дип сөйләде.
Германиядә кулланучыларның хокуклары белән исәпләшү бик гадел. Сатып алынган әйбернең сыйфаты начар яисә төзексез урыннары булган очракта гына түгел, кулланучыга товар ошамаса да, ул аны кире кайтарырга хокуклы. Кибет исә бер каршылыксыз аны кабул итә яки алыштырып бирә.
Мәктәпләр
Германиядә мәктәп балаларының җәйге каникуллары кыскарак, алар июнь аенда укыйлар, аның каравы ел дәверендә безнең мәктәп балаларына караганда озаграк ял итәләр, чөнки аларның кышкы каникуллары озынрак, өстәвенә башка төрле бәйрәмнәре дә җитәрлек. Немец мәктәбендә уку программасы, тәртибе дә нык үзгә, балалар өлгерешләренә бәйле төрле белем дәрәҗәсе бирүче мәктәпләрдә укыйлар. Шулай ук белем өчен бәя бирү системасы да капма-каршы. Германиядә «бер»леләр, «ике»леләр яхшы, ә «дүрт»ле белән «биш»леләр начар билгеләр булып санала.
Кешегә мөнәсәбәт
8 июнь, ягъни Россиядә социаль хезмәткәрләр көнендә, РФнең Премьер-министры Дмитрий Медведев «Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы эшчесе» дип аталучы Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен котлау һәм бүләкләү өчен җыйган иде. «Сезнең хезмәт җиңелләрдән түгел. Сез күп кешеләргә сәламәтлекләрен, кайчагында гомерләрен дә саклап калырга ярдәм итәсез», - дип сөйләде премьер чыгышында. Әлеге тантананы телевизордан күргәч, узган ел Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән судлашып йөргәннәрем искә төште. Ул чакта хәтта судья да министрлык вәкиленә: «Социаль яклау дип аталгач, сез инвалидлар белән судлашырга түгел, аларга ярдәм итәргә тиешсездер инде», - дип шелтәләгән иде.
Германиядә исә бу хезмәт бик югары дәрәҗәдә. Ул Европа буенча иң нәтиҗәлесе булып санала. Германиядә ишеткәннәремә караганда, социаль хезмәткәр көн саен диярлек үзенең кул астындагы ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең йортларына йөри, кирәк чакта кибеттән әйберләр алып керә, ашарына пешерә, өен җыештыра. Аерым очракларда, күрәсең, инвалидның хәтере начар булса яки ул үз-үзен бөтенләй тәэмин итә алмаса, социаль хезмәткәр вакыты җиткән саен аңа килеп, тиешле даруларын да эчертеп китәргә тиеш икән. Кызык: Германиянең социаль яклау министрлыгының берәр тапкыр булса да инвалид белән судлашу очрагы бармы икән? Минемчә, бу хәл ул илдә башка сыймаслык нәрсә булып кабул ителер иде.
Германиядә эшсезлек буенча пособие күләме кешенең эшләгән чактагы хезмәт хакының якынча 60 тан алып 85 процентына кадәр тәшкил итә. Бу ел ярым тирәсе түләнә, эшсез кеше шул вакыт узганнан соң да эш таба алмаса, ай саен 350-400 евро (сумнарга күчергәндә якынча 14-16 мең) алып бара. Чагыштыру өчен Россиядә 2012 ел өчен шундый ук пландагы пособие күләме 850 сумнан алып 4900 сумга кадәр.
Бездә мөртәтләр булып саналучы бомжлар да Германиядә дәүләтнең ныклы таянычына һәм ярдәменә ия. Илнең гражданины булган очракта, бушлай медицина иминияте, яшәү урыны һәм туклану, кием-салымга бүленеп бирелүче чаралар белән тәэмин ителешкә хокуклы. Әмма үз туксаны туксан булган, фатирда яшәгәнгә караганда, чүплекләрне өстенрәк күрүче сәер затлар Германиядә дә шактый. Андыйлар көн саен үзләренең теркәлү бүлекләрендә 10 евро (якынча 400 сум) күләмендә акча алып бара ала. Бу кеше медицина тикшеренүе узу, юыну, киемен алыштыру шарты белән эшләнә. Үзләре теләк белдергән бомжларны эшкә урнаштыру да башкарыла.
Ышанмассыз: Германиянең кайбер җирләрендә хөкүмәт йорт хайваны тотучыларга да күпмедер дәрәҗәдә акча бүлеп биреп бара.
Немец халкы турында
Немецлар «немец» дигән сүзне аңламыйлар, чөнки аларның телендә ул бөтенләй башкача әйтелә.
Россия ялкаулар иле дигән фикер яши. Имеш, бездә бәйрәмнәр бик күп һәм без ял итәргә бик тә яратабыз. Германиядә дә ниндидер истәлекле даталарга бәйле бәйрәмнәр бик күп.
Руслар иң күп эчүче милләт дигән ышану бар. Немецлар да бер дә кимен куймый. Анда милли исерткеч эчемлек кенә башка. Немецларның яше дә, карты да сыраны су урынына эчә.
Германиянең җыелма футбол командасы дөнья күләмендә иң көчлеләрнең берсе булып санала. Немецлар үз командалары өчен үлеп җан ата. Минем хастаханәдә ятуым нәкъ тә футбол буенча Европа чемпионаты вакытына туры килде. Германиянең җыелма командасы уйнаган көннәрне урамда да, хастаханәдә дә, кибетләрдә дә сүз бары тик футбол турында гына иде. Андый көннәрне немецлар футбол командаларының формасын кия, йөзләрен байрак төсләренә буйый, машиналарын команда логотиплары белән бизи һ.б. Чемпионат башлангач, хастаханә каршына зур экран элеп куйдылар. Германия уйнаган саен, ул төштәге урамнар ябыла, юлга эскәмияләр тезеп куела, шәһәр халкы, яше-өлкәне, хәтта таякка таянган әбиләр-бабайлар да шунда җан атарга җыела иде.
Гомумән алганда, немецлар барысы да бик тәртипле, итагатьле, мөлаем, гел ярдәмгә килергә әзер, тәрбияле кешеләр дигән тәэсир калды.
Язам, язам, язып бетерә алмыйм, әле бер хәл, әле икенчесе искә төшеп тора. Ул илдән алган тойгылар шулчаклы күп һәм тәэсирле, аларны кәгазь битенә генә сыйдырып бетерә торган да түгел. Кыскасы, Германия - уңай тәэсирләр генә калдыра торган ил.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: