Шәһри Казан

Тарифлар җәйсез үзгәрми

«Быел торак-коммуналь хезмәтен күрсәтү бәяләре бары июль аенда гына артачак. Түләүләрдә үзгәрешләр булырга мөмкин, тик ул тарифлар графасына кагылмый. Мәсәлән, декабрь ае ноябрь белән чагыштырганда суыграк булды, димәк, кайдадыр батареялар катырак җылыткан», - дип сүз башлады ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр...

Реклама

«Быел торак-коммуналь хезмәтен күрсәтү бәяләре бары июль аенда гына артачак. Түләүләрдә үзгәрешләр булырга мөмкин, тик ул тарифлар графасына кагылмый. Мәсәлән, декабрь ае ноябрь белән чагыштырганда суыграк булды, димәк, кайдадыр батареялар катырак җылыткан», - дип сүз башлады ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Шулай да татарстанлыларның күбесе үзләрен алдыйлар дип исәпли, тарифлар үскән дип белдерә. Бу уңайдан ТРның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Раузил Хаҗиев фактура кәгазенә язылган сумманы ачыклык кертмәгән көе түләмәскә киңәш итә. «Идарәче компанияләр ни генә уйлап чыгармый. Бигрәк тә эрерәкләре белән эш авыр, алар беркайчан да торак фонды белән нәтиҗәле эшли алмаячак», - дип сөйләде ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: