16+

Ташламалы кредитлар туристлык, хезмәт күрсәтү, товар җитештерү юнәлешендә эшчәнлек алып баручыларга гына бирелә

Татарстан башкаласындагы 58 мең кече һәм урта предприятиедә 182 мең кеше хезмәт куя.Утыз меңгә якын кеше шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә.

Ташламалы кредитлар  туристлык, хезмәт күрсәтү, товар җитештерү юнәлешендә эшчәнлек алып баручыларга гына бирелә

Татарстан башкаласындагы 58 мең кече һәм урта предприятиедә 182 мең кеше хезмәт куя.Утыз меңгә якын кеше шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә.

- Казанның тулаем терриоториаль продуктының 37 процентын эшкуарлык өлкәле җитештерә. Кече һәм урта предприятиеләрдән узган ел шәһәр бюджетына 1777 миллион сум салым түләүләре керде, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Кече һәм урта предприятиеләр 2007 елдан бирле Казан шәһәр хакимиятенең ташламалы кредитлар программасыннан файдалана. Шушы вакыт эчендә Казанның 362 предприятиесе бер миллиард 20 миллион сум ташламалы кредит алган. Узган ел 181,9 миллион сумга 46 мөрәҗәгать каралган. Кредитның процент ставкасы шәһәр бюджетыннан түләнә. Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы программалар кысаларында шәһәрнең тагын 113 кече предприятиесе 194 миллион сум субсидия алган. Икътисади хәлләр авырлашу сәбәпле, узган ел кредитның процент ставкасына компенсация 5 тән 10 процентка күтәрелгән, кредит срогы 2 елдан 3 елга озынайтылган.

Үзенең фикерләрен мэр Илсур Метшин: "Кече предприятиеләрне яшь үсентеләр белән чагыштырырга була. Карасаң-хәстәрләсәң, үсенте ныгып үсеп китә, җимешләрен бирә. Яшь үсентеләр өшергә, тапталырга мөмкиннәр. Бүген табигатьтә генә түгел, икътисадта да "кыш" күзәтелә", - диде.

Ул кече һәм урта предприятиеләрдә күп кеше эшләвен, аларның тырышлыкларын телгә алып үтте. Сувенирлар җитештерү тармагын "сөрелмәгән кыр" дип бәяләп, шушы юнәлешне актив үзләштерергә чакырды.

- Шәһәр бюджеты катлаулы булса да, эшкуарлыкка ярдәм күрсәтеләчәк. Ташламалы кредитлар беренче чиратта туристлык, хезмәт күрсәтү, товар җитештерү юнәлешләрендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта предприятиеләргә биреләчәк, - диде Илсур Метшин, - моңа кадәр эшкуарларга иң зур кредит 5 миллион тәшкил иткән булса, бу сумма 10-15 миллион сумга җиткереләчәк. Кече һәм урта предприятиеләргә эшчәнлекләре өчен бина бирелгәндә, беренче ике елда аренда түләве алынмаячак, калган өч елда 50 процент ташламалар кулланылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading