16+

«Татар кызы» исеменә Йолдыз Кадыйрова лаек булды

Йолдыз КАДЫЙРОВА «Татар кызы» бәйгесендә абсолют җиңүче дип табылды һәм «Татар кызы-2012» таҗына, мутон тунга һәм зәркән эшләнмәләренә ия булды. Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Татар кызы-2012» шәһәр конкурсының финал өлеше узды. Анда башкаланың татар телендә камил сөйләшә белгән, милли традицияләрдән, татар халкы тарихы һәм сәнгате мәсьәләләрендә хәбәрдар...

Йолдыз КАДЫЙРОВА «Татар кызы» бәйгесендә абсолют җиңүче дип табылды һәм «Татар кызы-2012» таҗына, мутон тунга һәм зәркән эшләнмәләренә ия булды.
Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Татар кызы-2012» шәһәр конкурсының финал өлеше узды. Анда башкаланың татар телендә камил сөйләшә белгән, милли традицияләрдән, татар халкы тарихы һәм сәнгате мәсьәләләрендә хәбәрдар булган, шушы ай дәвамында район туры сынауларында җиңеп чыккан кызлар - Лилия Җаббарова (Авиатөзелеш районы, 33 нче мәктәп), Илсөяр Хисмәтова (Вахитов районы, 27 нче гимназия), Йолдыз Кадыйрова (Киров районы, 15 нче гимназия), Алинә Хәйруллина (Мәскәү районы, Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназия), Гөлназ Солтангалиева (Яңа Савин районы, 13 нче гимназия), Ралинә Валитова (Идел буе районы, 129 нчы мәктәп), Алсу Нургалиева (Совет районы, 178 нче белем бирү үзәге) катнашты.
Елдагыча, конкурс җыр-биюгә бай иде. Алдагы елларда кызлар татарның милли аш-суларын әзерләү буенча осталыкларын күрсәтсә, быел исә Универсиада символикасы төшерелгән тортлар пешерү белән чикләнделәр.
Җыеп кына әйткәндә, быелгы конкурсның кайбер өлешләре бик тормышчан, алга таба кирәк булачак белем-күнекмәләрне күрсәтүдән гыйбарәт иде. ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллинның кызлар белән гаилә кыйммәтләре, бигрәк тә татар гаиләсенең үзенчәлекләре турындагы дискуссиясе аеруча кызыклы булды. Конкурс вакытында бу дискуссиядән күрсәтелгән өзекләрдә күренгәнчә, башкаланың татар кызлары гаиләнең ни икәнлеген чамалый, анда нинди традицияләр булырга тиешлеген белә, ир-хатын һәм ата-ана, балаларның бер дәүләт булып яшәргә тиешлеген ачык аңлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading