16+

Рөстәм Миңнеханов кырларны тикшерә

Республика районнарында язгы кыр эшләре гөрли.

Рөстәм Миңнеханов кырларны тикшерә

Республика районнарында язгы кыр эшләре гөрли.

Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән бергә Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа районнарында булып кайтты. Анда алар авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Эш сәфәре кысаларында Татарстан лидеры авыл халкын Бөек җиңү белән тәбрикләргә дә вакыт тапты. Әйтик, Кама Тамагы районының Каратал авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Гәрәевны бәйрәм белән котлап, бүләкләрен тапшырды. Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары обелискына чәчәкләр салды. Хәзерге вакытта Чүпрәледә 31 ветеран, 809 тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышында ирен югалткан тол яши. Кайберләре белән Рөстәм Миңнеханов обелиск янында фотосурәткә дә төште. Шулай ук Кама Тамагында Иске Казиле авылында 200 урынлы авыл мәдәният йорты төзелешен дә карады. Әлеге күп функцияле үзәктә авыл җирлеге башкарма комитеты, авыл китапханәсе, клуб урнашачак икән, объектны августта куллануга тапшыру каралган. Чүпрәледә исә Рөстәм Миңнеханов Иске Чүпрәле авылындагы Балалар иҗаты йорты бинасы төзелеше барышын да игътибардан читтә калдырмады.

Сәфәрнең төп темасы әлбәттә, язгы кыр эшләре барышын тикшерү. Район хуҗалыклары җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановка басулардагы хәл, уҗымнарның торышы турында сөйләде. Ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителеш турында кызыксынды республика башлыгы.

- Яхшы һава шартлары урнашты, һәм кырлар бөтен җирдә дә әзер. Хәзер актив төстә эшләргә кирәк. Кыска гына вакыт эчендә чәчү кампаниясен тәмамларбыз дип ышанам, - диде Рөстәм Миңнеханов, республикадагы язгы кыр эшләрен бәяләп.

Фото: Михаил Фролов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading