16+

Татарстан китаплары кайнар пәрәмәчләр сыман тарала!

Бер гасыр! Күпме бу, азмы? Милләт өчен әллә ни күп түгел, сыман. Кеше гомере белән чагыштырсак, әлбәттә, күп. Ә китап гомере белән чагыштырып караганда? Гомумән, китапның гомерен нәрсә белән үлчәп була соң?

Татарстан китаплары кайнар пәрәмәчләр сыман тарала!

Бер гасыр! Күпме бу, азмы? Милләт өчен әллә ни күп түгел, сыман. Кеше гомере белән чагыштырсак, әлбәттә, күп. Ә китап гомере белән чагыштырып караганда? Гомумән, китапның гомерен нәрсә белән үлчәп була соң?

Әгәр дә басманы халык укый, белә, кулдан-кулга йөртә икән, димәк, ул мәңгелек диярлек. Ә киштәдә тузан җыю өчен генә алып куелган басма туганчы ук “үлемгә” дучар ителә.

14 ноябрьдә Татарстан китапчылары өчен зур бәйрәм булды. Нәкъ шул көнне республиканың китап нәшриятенә нигез салынуга 100 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Шул уңайдан, “Ногай” кунакханә комплексында “Китап бастыру тарихы һәм китап базарының замана тенденцияләре” темасына фәнни-гамәли конференция дә уздырылды.
Тантанада катнашкан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, заманалар үзгәрә.

- Йөз ел бик аз вакыт түгел. Безнең заманда интернет юк иде, “вай-фай”лар эзләп йөрмәдек. Әти-әниләрдән юрган астына качып, яраткан китапларыбызны укый идек. Интернет белән чагыштыру дөрес тә түгелдер. Чөнки укучы үзе теләгән китапны тиз арада алып укыйсы килә. Әмма без укучылар аудиториясен югалтмадык, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, хәзер үз тарихыңны белү өчен генә түгел, ә белем өчен дә көрәш бара. Шулай ук хәзерге заманда аналитик әсәрләргә зур урын бирелә.
“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәгәев конференциягә җыелучыларны нәшриятнең уңышлары белән таныштырып узды.

- Йөз ел эчендә Татарстан китап нәшрияте 20 меңнән артык исемдә 240 миллион данә тираж белән китаплар бастырып чыгарган. Татарстан Россиядә иң күп китап укучы төбәкләр исемлегенә керүе белән горурланабыз. Республикада барлыгы 129 оешма нәшерлек эше белән шөгыльләнә. Алар җитештергән продукциянең гомуми күләме 960 миллион данәгә җиткән, - диде Айдар Сәлимгәгәев.
Татар телендә бастырылган китапларның саллы өлешен Татарстан китап нәшрияте чыгаруын, аның Россиядә иң эре милли нәшриятләр рәтендә булуын да билгеләп узды ул. Сүз уңаеннан, нәшрият елына 200ләп исемдә китап чыгара. Аларның гомуми тиражы 500 меңнән артык.

Китап нәшрияте замана белән бергә атлый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 162 аудио китап яздырылган.
Нәшрият соңгы ун елда гына да 8 халыкара күргәзмәдә үз продукциясен тәкъдим иткән. Ел саен татар китапларын Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм башка шәһәрләрдә уздырыла торган күргәзмәләрдә күрергә мөмкин. Нәшритяне юбилее белән котларга килгән хезмәттәшләре дә шуны билгеләп узды.
- Кызыл мәйданда уздырыла торган китап ярминкәсендә Татарстан китапларын кайнар пәрәмәчләрне алып бетергән кебек, шунда ук алып бетерәләр. Алар күргәзмәсе янында һәрчак күп кеше була, - диде Якутиядән килгән С.А.Новгородов исемендәге “Бичик” милли нәшрият компаниясе директоры Август Егоров.

Россия Китап берлеге һәм Президиумы әгъзасы, "Папирус-Столица" сәүдә йорты оештыручысы Ильяз Мөслимов фикеренчә, хәзерге заманда гаджетлар барлыкка килү проблема түгел. Укуның модада булмавы, яшьләрнең китап укымавы проблема булып тора. Шуңа да ул яшьләрне укуга тартырга өндәде.

“Рипол классик” компанияләр төркеме генераль директоры Сергей Макаренков татар китабы тарихы 1000 елдан артык булуын һәм урта гасырларда ул белем чыганагы саналганын билгеләп узды.

Россия Китап нәшер итүчеләр ассоциациясе президенты Константин Чеченев исә Россиядә йөз еллыгын билгеләп уза торган бу беренче китап нәшрияте икәнен ассызыклады.
Әлеге вакыйгага Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Чувашия, Чечня, Саха республикаларыннан, Төмән, Свердловск өлкәләреннән кунаклар чакырылган иде.
Бәйрәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында концерт белән тәмамланды.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading