16+

Татарстан – Россиядә иң күп укучы төбәк (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Татарстанда 2017 елның беренче яртыеллыгында республика халкы 1 млн 320 мең данә газета-журналлар яздырып алыр дип фаразлана.

Татарстан – Россиядә иң күп укучы төбәк (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Татарстанда 2017 елның беренче яртыеллыгында республика халкы 1 млн 320 мең данә газета-журналлар яздырып алыр дип фаразлана.

Ил күләмендә Татарстан иң күп укучы төбәк санала. Республикада 1 мең кешегә якынча 340 данә вакытлы матбугат туры килсә, Россиядә исә 1 мең кешегә 129 данә басма туры килә. Татарстанлылар укый торган басмаларның 13 процентын «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә караган газета-журналлар тәшкил итә. Бу турыда «Татарстан Республикасында 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышы. Язылучылар өчен акцияләр һәм чаралар» темасына багышланган матбугат конференциясендә әйтелде.

Анда «Россия почтасы» федераль дәүләт оешмасының филиалы - «Татарстан почтасы» идарәсе директоры Регина Кузнецова һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин катнаштылар.
Узган елның күрсәткечләре белән чагыштырганда, төбәк басмаларына язылучылар хәзергә 123 процент, район басмалары буенча 105 процент тәшкил итә. Гомумән алганда, тиражлар буенча план 108 процентка үтәлгән.
- Узган елгы язылу кампаниясендә нәтиҗәләр 30-40 процентка түбән булачак дип фаразлаганнар иде. Кимү булды, ләкин бик аз. 2017 елда 2016 елгы нәтиҗәләрне югалтмаска тырышабыз. Газета- журналларны сату бераз артса да, һаман да әле безнең баш авыртуы булып кала бирә. Чит илләрдә зур сәүдә үзәкләренә үтеп керү өчен матбугат чаралары акча түләмиләр, бездә исә түләргә кирәк. Матбугат чаралары социаль товарлар исемлегенә кертелсә, ул шундый товар булып санала да, безгә газета укучыларыбызга барып җитү уңайлырак булыр иде. - диде Андрей Кузьмин.
- Татарстанда газета-журналлар алдыручылар кимеми, киресенчә, арта гына. Бу - почта хезмәткәрләре, нәшер итүчеләр, «Татмедиа» җитәкчелегенең уртак хезмәте, -диде Регина Кузнецова матбугат очрашуында.
Редакцияләрне укучы белән бәйләүче кешеләр, әлбәттә, почта хезмәткәрләре, хат ташучылар. Нәкъ менә шушыны күздә тотып, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте хат ташучылар арасында ел саен бәйгеләр үткәрә, ул быел да дәвам итәчәк. Газета-журналларга ярты еллыкка язылу нәтиҗәләре буенча, «Авылның иң яхшы хат ташучысы»н, «Шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы»н, «Журналлар буенча иң яхшы тираж»ны, «Кече шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы»н һәм «Иң яхшы почта бүлекчәсе»н билгеләячәкләр. Җиңүчеләргә 15-30 мең күләмендә акчалата бүләк каралган. Акция 2017 елның 20 мартына кадәр дәвам итәчәк.
Газета-журналларга язылу чорында абунәчеләр арасында да күп төрле бәйгеләр үткәреләчәк. Кайберләре белән таныштырып үтик.

«Языл һәм радиосәлам юлла» проекты

12 ноябрьдән алып 17 декабрьгә кадәр, һәр атнаның шимбәсендә «Казан» агропаркында сәгать 9.00 дән 12.00гә кадәр «Татар радиосы» эшләсә, «Кольцо» сәүдә үзәгендә сәгать 16.00 дән 19.00гә кадәр «Бим Радио» аша сәлам юлларга мөмкин булачак. Моның өчен «Татмедиа» басмаларына язылу кирәк.

«Язылу бүләк ит-2017» бәйгесе

Әлеге акцияне Андрей Кузьмин һәм журналистлар белән очрашуда катнашкан «Почта России» федераль дәүләт оешмасы филиалы саналган «Татарстан почтасы» идарәсе җитәкчесе Регина Кузнецова башлап җибәрде. «Татмедиа» җитәкчесе ятимнәр йортына матбугатка подписка бүләк итсә, Регина Кузнецова туганына яздырды.
- Без бирегә танылган шәхесләр, иҗат әһелләрен, депутатларны, битараф булмаган барлык кешеләрне чакырачакбыз. Бездә ятимнәр йортлары, мохтаҗ кешеләрнең барысының да исемлеге бар, - диде Андрей Кузьмин.
Әлеге чарада теләсә кем катнаша алуын да билгеләп үтте акционерлык оешмасы җитәкчесе.

«Язылучыга - телевизор» акциясе

«Татмедиа»га караган редакцияләр чыгара торган өч яки аннан да күбрәк басмаларга язылучылар катнаша. Бүләкләү тантанасы 2017 елның февраль аена билгеләнгән.
«Шәһри Казан» газетасыннан һәм «Болгар радиосы»ннан - Яңа ел бүләге.
Яңа ел алдыннан Казанга - «Болгар радиосы» белән «Шәһри Казан» редакциясенә кунакка чакырабыз. Экскурсиядән соң татар эстрадасы җырчысы белән төшке аш та көтә. Моның өчен 2017 елның беренче яртыеллыгына «Шәһри Казан» газетасына язылырга һәм 20 декабрьгә кадәр язылу квитанциясен shahri-kazan@tatmedia.com электрон почтасына яки 420066, Казан, Чистай урамы, 5 нче йорт, «Шәһри Казан» редакциясе адресына юллагыз. Шулай ук 8-917-851-69-62 номерына ватсап аша да җибәрергә мөмкин.
III урын - «Болгар радиосы»нда ярты ел дәвамында бер тапкыр бушлай котлау сертификаты.
II урын - Якын кешеңне «Шәһри Казан» газетасына яздыру сертификаты.
I урын - «Болгар радиосы» белән «Шәһри Казан» газетасы редакцияләренә кунакка килеп, татар эстрадасы җырчысы белән ресторанда төшке аш.









Газета-журналларга ярты еллыкка язылу нәтиҗәләре буенча, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте хат ташучылар арасында "Авылның иң яхшы хат ташучысы"н, "Шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы"н, "Журналлар буенча иң яхшы тираж"ны, "Кече шәһәрнең их яхшы хат ташучысы"н һәм "Иң яхшы почта бүлекчәсе"н билгелиячәк.



Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading