16+

Татарстан Россиянең иң «бәхетле» төбәкләре унлыгына кергән

07 августа 2017, 10:11
1307
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстан Россиянең иң «бәхетле» төбәкләре унлыгына кергән

Татарстан соцмедианың "бәхет" контекстында Россия шәһәрләре арасында алтынчы урынны яулаган. Июль нәтиҗәләре буенча рейтинта лидерлыкны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Кырым саклап калган.

"Медиалогия" компаниесе төзегән рейтингта "бәхет" контекстында аерым бер төбәкне атау проценты каралган. Барлыгы соцмедианың 1 миллион хәбәренә анализ ясалган. Дүртенче урында - Удмуртия, биштә - Приморье. Новосибирск һәм Свердловск өлкәләре җиденче һәм сигезенче баскычта. Тугызынчы һәм унынчы урынга Краснодар крае белән Мәскәү өлкәсе урнашкан, дип яза Татар-информ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading