16+

Татарстан туристлары Мисыр урынына Төркиягә оча

Мисырдан 1330 татарстанлы исән-имин кайтып җитте. Тагын 2 меңнән артык кешенең кайтасы бар.

Татарстан туристлары Мисыр урынына Төркиягә оча

Мисырдан 1330 татарстанлы исән-имин кайтып җитте. Тагын 2 меңнән артык кешенең кайтасы бар.

Узган атнаның шимбәсендә телевизордан Россия Президентының, «А321» самолеты һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыкланганга кадәр, Мисырга авиаочышларны туктатырга кушуын ишетүгә үк, иптәш кызым Гүзәлгә шалтыраттым. 7 ноябрьдән 8енә каршы төндә ул Мисырга очарга тиеш иде. Юлламаны да кая барыйм икән дип бик озак уйланганнан соң гына - җомга көнне генә алган иде югыйсә.

- Иртәгә диңгезгә очам дип хыялланып утырганда гына хәбәрләрдән Мисырга очуны туктатуларын ишеттем. Шунда ук туристлык агентлыгына шалтыраттым. Әлегә берни билгеле түгел, диделәр. Икенче көнне Төркиягә барырга тәкъдим иттеләр. Мин Мисырны җылы диңгезе булганга сайлаган идем, Төркиядә салкынча бит дип, анда барудан баш тарттым. Иптәш кызым белән бергә алган идек юлламаны, башка илләргә барырга тәкъдим иттеләр, әмма бераз соңрак вакытка. Дустымның исә ул вакытка ялы бетә. Акчаны кайтару турында дүшәмбе генә билгеле булачак, - дип сөйләде ул миңа.

Дүшәмбе көнне аларга акчаны йөз процент кире кайтарып булмаячагын әйттеләр. Алай да судка мөрәҗәгать итәргә була икән. Гүзәлнең иптәш кызы шулай эшләргә булган. Дустым исә, ялымны суд юлында йөреп әрәм итәсем килми, көтеп алган ялым дип, ничарадан бичара Төркиягә барырга ризалашкан. Әмма бер килешү нигезендә алынган юллама булгач, аларга җавапны шунда ук бирмәгәннәр. Рөхсәт булуга хәбәр итәрбез, дигәннәр.

- Туристлык агентлыгында безнең кебекләр күп. Минем янымда гына да өч пар Төркиягә барырга булды, - ди ул.
«Корэл-трэвэл» туристлык агентлыгында да безгә клиентларның әлеге ситуациягә тыныч, аңлап карауларын әйттеләр.

- Туристларның күбесе Төркиягә барырга ризалашты, - диде безгә менеджер Светлана.

7-20 ноябрь көннәрендә Татарстанда Мисырдан 22 рейс көтәләр. Мисырдан 1330 Татарстан кешесе исән-имин кайтып җитте инде. Тагын 2 меңнән артык кешенең кайтасы бар.

Мисырга рейслар туктатылганнан соң, кулланучылар хокукын яклау максатыннан, туристлык хезмәтеннән файдаланучылар өчен 8(843) 2219016 телефоны буенча «кайнар линия» ачылды.

Электрон хатларны Татарстанда кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенә - 16.rospotrebnadzor.ru/virtual/feedback адресына юллый ала. Гражданнарны Казан шәһәренең Большая Красная урамы, 30 нчы йортында да кабул итәләр.

Сүз уңаеннан, Россия туроператорлары 2016 елның мартына кадәр Мисырга 140 меңгә якын тур саткан. Ростуризм мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Мисырда 80 мең турист ял итә.

Бу хәлләр Шарм-әл-Шәйхтан Санкт-Петербургка очучы самодет һаләкәткә юлыккач башланды. Соңгы хәбәрләргә караганда, Мисыр белгечләре А321 самолеты бортында бомба шартлаган дигән версиягә таяна. Ләкин алар моның ихтималлыгын 100 процент ышаныч белән әйтми. Моңа кадәр катастрофаны тикшерү буенча махсус комиссия җитәкчесе Айман-әл-Мөкәддим белгечләрнең төгәл сәбәпләрне ачыкламаганлыгын белдергән иде.

- «Кара тартма»лардагы тавышны анализлау авиаһәлакәт сәбәбенең бомба булуын раслый. Без исә 90 процентка моның шулай булуына инанабыз, - дип белдергән комиссиядәге Мисыр белгечләрен тәкъдим итүче вәкил.

Ләкин шул ук вакытта ул ни өчен бу версиягә 100 процент ышанып әйтмәүне аңлатудан баш тарткан.

***

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичекмәстән Мисырга очышларны туктату һәм анда ял итүче татарстанлыларны кайтару белән бәйле вазгыятьне көйләү буенча төбәк штабы формалаштырды. Штаб җитәкчесе итеп вице-премьер Васил Шәйхразиев билгеләнде. Штаб «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында тәүлек дәвамында эшләячәк.

Штаб булдырылган көнне үк җыелган матбугат конференциясендә Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко туристлар, яллары бетү белән, курорт шәһәреннән бер тоткарлыксыз кайта алсын өчен барысы да эшләнелә, дип аңлатты.

- Туристлар республикага юлламаларында билгеләнгән вакытта кайта алачак. Ял итүчеләрне Мисырдан барып алган самолетлар берничә сәгатьтән янә шунда, ләкин инде буш китәчәк, - диде ул. Татарстанлылар өйләренә үз багажларыннан башка кайтачак - аны махсус борт Мәскәүгә алып кайта, аннан төбәкләргә таратачалар. Бу багажларны җентекләп тикшерү өчен эшләнелә.
Мисырда ял итәргә китеп өлгерүчеләрне кире кайту мәсьәләсе борчыса, берничә ай элек юллама алучыларның акчалары «яна». Бу очракта турагентлар Мисырга дип юллама алганнарга Төркиягә барырга тәкъдим итә. Шулай ук Казаннан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән кышкы курортларга очу мөмкинлеге бар. Туроператорлардан бары «Натали-тур» компаниясе генә Мисырга алынган билетлар өчен акчаларны кире кайтару вариантын эзләвен хәбәр итте. Калганнары Ростуризм карарын көтә.


Фото: ichef.bbci.co.uk

















Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading