16+

Татарстан туристларын мунча себеркесе әзерләргә һәм файдалы үләннәр җыярга өйрәтәчәкләр

2018 елда Татарстанда 3,4 млн турист булып киткән. Бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 9,6 процентка артыграк. Республикага иң күбе Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркиядән киләләр.

2018 елда Татарстанда 3,4 млн турист булып киткән. Бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 9,6 процентка артыграк. Республикага иң күбе Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркиядән киләләр.

Туризм өлкәсенә күрсәтелгән хезмәтләрнең дә саны артып, республикага әлеге өлкәдән 28,3 млрд сум табыш кергән. Монда да, 2017 ел белән чагыштырганда, күрсәткечләр шактый зур. Бу саннар Туризм буенча дәүләт комитеты коллегиясендә яңгырады.

Комитет рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, республикада, туристларны җәлеп итәр өчен, яңадан-яңа объектлар сафка бастырыла.

– Үткән елны Зөя утрау-шәһәрчегендә археологик агач музее, Тәтештә балык музее ачылды, Болгарда музей урамы барлыкка килде, «Кол Гали» кунакханәсе торгызылды, Кама Тамагы районында балыкчылар клубы һәм «Камский трофей» кунакханә комплексы төзелде. Якын киләчәктә Казанда Мәрьям ана иконасы соборы төзелеп бетеп, аны күрергә теләүче туристларның да саны артыр дип көтәбез, – диде ул.

2018 елда мәктәп балалары өчен «Бөек Идел юлы» маршруты ачылган. Аның кысаларында, илнең 22 төбәгеннән 1500 укучы Татарстан һәм Мари Эл белән танышкан. Казан белән Самара арасында шулай ук укучы балалар өчен «Белем вагоны» дигән яңа проект гамәлгә ашкан.
Туристлык программаларын да төрләндерергә тырышалар. Яңа экскурсия маршрутлары да ачыла. Татарстанның туризм үсеше үзәге җитәкчесе Дилбәр Садыйкова әйтүенчә, быел яшьләр туризмын булдыру өстендә дә эшлиләр. Ул үз эченә аквапаркка һәм барларга баруны алачак. Бу бигрәк тә туристлык сезоны булмаган вакыт өчен уйланыла. Казанга өч көнлек шундый тур 6 мең сумга якын булачак. Республиканың сәнәгать объектларын да эшкә җигәргә вакыт җитте. Әлеге уңайдан Чаллыда урнашкан производстволар белән таныштыру урынлы булачак.
Дилбәр Садыйкова туризм комитеты җитәкчесеннән яшьләр өчен туристлык форумын уздыруда ярдәм сорады.

– Форум яшьләр арасында туризм буенча эшмәкәрлекне үстерергә, аларга үз проектларын гамәлгә ашырырга булышыр иде, – диде ул.
Узган елны республикага килгән туристларның портреты да булдырылган. Безгә күбрәк 24-34 яшьлекләр килә икән. Алар Татарстан турында интернеттан белгәннәр. 60 проценты беренче тапкыр килә, 80 проценты Казанга кабат киләселәре килеп китүен әйткән. Кунаклар якынча 24 мең сум акча калдыра. Туристлар үзләре белән чәк-чәк, тәсбих, сувенирлар һәм камыр ризыкларын алып китә.

Туристлар, башка елдагыча, Болгар, Зөя, Алабуга, Чистайга күпләп килгән. Казан Кремле – 3 млн га якын туристны, Болгар – 521 мең, Зөя – 510 мең, Алабуга – 505 мең, Чистай 58 меңгә якын кешене кабул иткән.
Авыл туризмын үстерү буенча да эшләр башкарылган. Әлеге уңайдан Биектау районының Ямаширмә авылында урнашкан «Татар страусы» туристлык комплексына ярдәм күрсәтелгән. Аның хуҗасы Габделәхмәт Котдусов әйтүенчә, Ямаширмә авылында автобуслар һәм машиналар кую өчен урын булдырылган, асфальт юл салынган, урамнар яктыртылган.

– «Татар страусы» туристлык комплексында соңгы өч елда 20 мең кунак булды. Хәзер Ямаширмә авылы турында шактый туроператорлар да белә. Алар белән дә хезмәттәшлек итәбез. Хәзер авылыбызда туристлар безнең страус фермасында гына түгел, авылдагы бер егетнең остаханәсендә дә булалар, мунча себеркесен әзерләргә, файдалы үләннәр җыярга өйрәнәләр, авылдагы ансамбльнең чыгышларын да карыйлар. Болар авыл халкын эшле итәргә, аларга акча эшләргә мөмкинлек тудыра, – дип сөйләде Габделәхмәт Котдусов.

Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да республикада эчке туризмны үстерү кирәклеген әйтте. Чит ил кунакларын гына түгел, үзебезнең халык белән дә эшләргә, аларга да үз республикаларын танытырга кирәклегенә басым ясады.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X