16+

Татарстан "Уңай мохит" илкүләм рейтингында өченче урынны алды

Тикшеренүләрдә Россия төбәкләрендә социаль инфраструктура объектларының физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен уңайлылыгы бәяләнде.

Татарстан "Уңай мохит" илкүләм рейтингында өченче урынны алды

Тикшеренүләрдә Россия төбәкләрендә социаль инфраструктура объектларының физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен уңайлылыгы бәяләнде.

Татарстан "Уңай мохит" илкүләм рейтингында өченче урынны алды. Россия төбәкләрендә социаль инфраструктура объектларының физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен уңайлылыгына багышланган тикшеренүләрне "Рейтинг" мәгълүмат коммуникацияләре үзәге ярдәме белән "Россия иреклеләр берлеге" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы үткәрде.

Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2014 елның декабрь башына булган мәгълүматлар буенча Россиядә инвалидлыгы булган 12,8 млн кеше бар, аларның 2,5 миллионы актив хезмәткә яраклы яшьтә. Хәзер физик мөмкинлекләре чикләнгән 1,75 млн чамасы кеше эшкә урнаштырылмаган. Экспертлар бәяләвенчә, инвалидларның хезмәт һәм социаль тормышка түбән дәрәҗәдә җәлеп ителүнең төп проблемаларның берсе транспорт, сәүдә, көнкүреш хезмәтләрнең һәм инфраструктура объектларының җитәрлек дәрәҗәдә уңайлы булмавы. Россиянең күпчелек шәһәрләрендә инфраструктура объектларының инвалидлар өчен җайлаштырылган булуы һәм социаль хезмәтләр сыйфаты мактарлык түгел.

"Уңай мохит" программасы 2011 елда эшли башлады. 2011-2015 елларга планлаштырылган бюджет ассигнованиеларының гомумкүләме 168,5 миллиард чамасы тәшкил итте. Әмма бүгенгә кадәр физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен мөһим проблемаларның күбесе хәл ителмәгән килеш кала. Моның белән бәйле рәвештә, "Россия иреклеләр берлеге" активистлары физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен социаль инфраструктура объектларының уңайлылыгына анализ ясауга багышланган киң күләмле тикшерүләр үткәрде.

Уңай мохит күрсәткечләре буларак инвалидлар өчен мөһим пандуслар, җәмәгать объектлары ишекләрендә сары түгәрәкләр, тактиль плитә, светофорларның тавыш сигналлары алынды.

Беренче чиратта, администрация бинасы, Пенсия фонды бүлеге, даруханәләр, Саклык банкы бүлекләре, социаль хезмәтләр, кибетләр, кинотеатрлар кебек өстенлекле социаль һәм шәһәр инфраструктурасы уңайлылыгына бәя бирелде.

Аерым тикшеренүләр вакытында автомобиль стоянкаларында инвалидлар өчен парковка урыннары мониторингы үткәрелде.

Тикшерүләр вакытында "уңай мохит" объектының булуы гына түгел, ә аның "эшләве" тикшерелде. Шуңа күрә югарыда күрсәтелгән параметрларның һәрберсе 10 балл системасы буенча бәяләнде.

Рейтингта беренче урынны Мәскәү алды, уртача баллы 8,4 тәшкил итә, икенче - Краснодар крае (7,2), өченче - Татарстан (6,8), дүртенче - Чечня Республикасы (6,2). Алардан соң Белгород өлкәсе (6) һәм Төмән өлкәсе (5,8).

tatar-inform.ru

Фото: www.google.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading