16+

Татарстан укытучылары БДИ тапшыра

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренчә, быел база мәктәпләренең барлык мөгаллимнәре үз предметлары буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак.

Татарстан укытучылары БДИ тапшыра

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренчә, быел база мәктәпләренең барлык мөгаллимнәре үз предметлары буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак.

Бүгенге көндә Татарстанда 550 база мәктәп бар, аларда республика укучыларының 85-90 проценты белем ала.

- Әгәр укытучы БДИ буенча, ким дигәндә, 40-50 балл җыя алмый икән, ул укучыны ничек әзерли ала? Безнең төп бурыч - белем бирү сыйфатын һәм республикада урта белем дәрәҗәсен күтәрү. Узган уку елында югары квалификация категориясе өчен аттестация үткәрелде, аны бары тик 40 процент педагог кына уңышлы узды, - ди министр.

Быел югары һәм беренче категориягә дәгъва итүчеләр арасында да шундый аттестация үткәрү ниятләнелә.

Сүз уңаеннан: Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләренә килгәндә, алар барлык предметлар буенча Россиянең уртача күрсәткечләреннән югары һәм Татарстан Россия субъектлары арасында лидерлар бишлегенә керә.






Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading