16+

Татарстан ул – 1001 рәхәтлек ала торган урын булырга тиеш

Татарстан туристларны җәлеп итүнең яңа ысулын тапкан. Безгә туристлар биек таулар да, җылы диңгез дә, борынгы хәрабәләр дә эзләп килми, алар монда үзләрен туган нигезләренә - әниләре янына кунакка кайткан кебек хис итәргә тиеш.

Татарстан ул –  1001 рәхәтлек ала торган урын булырга тиеш

Татарстан туристларны җәлеп итүнең яңа ысулын тапкан. Безгә туристлар биек таулар да, җылы диңгез дә, борынгы хәрабәләр дә эзләп килми, алар монда үзләрен туган нигезләренә - әниләре янына кунакка кайткан кебек хис итәргә тиеш.

Әниләр янында без иң кадерле кунак, өебездә безгә рәхәт, тыныч. Татарстанга килгән турист та үзен әнисенең кадерле кунагы кебек хис итсен иде. Ул моннан 1001 рәхәтлек алып китсен. Аның безгә кабат әйләнеп кайтасы килсен. Бик тиздән республиканың туристлык тармагында менә шуларны күздә тотып эшләнгән "Татарстан: 1001 рәхәтлек" исемле бердәм концепция барлыкка киләчәк.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты, "Татарстанда туризмны үстерү үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм Бөекбританиянең "INSTID" компаниясе белән берлектә, "Vizit Tatarstan" комплекслы программасын эшләгән. 2,3 миллион сумга төшкән "Vizit Tatarstan" программасы тышкы һәм эчке юнәлешләрдә эшләячәк. Программаның максаты: Татарстанның, республика халкының табышын арттыру, туристлык тармагында эшләүчеләрне берләштерү, Татарстанны таныту, республикада туризмны тагын да үстерү. Аның кысаларында "Татарстан: 1001 рәхәтлек" исемле концепция гамәлгә ашырылачак. Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, дөнья практикасы күрсәткәнчә, туризм тармагы һәрдаим үсеп торырга тиеш.

- Бездә әлеге өлкәдә күп эшләр башкарыла, туристларның саны елдан-ел артып тора. Әмма аның белән тукталырга тиеш түгелбез. Сер түгел, Татарстанның хәзер дә Казахстан белән бутаучылар бар. Димәк, без үзебезне әле тиешенчә күрсәтеп бетерә алганыбыз юк. Казанда узган дөньякүләм спорт ярышлары безне танытты. Туристларны җәлеп итү өчен һаман спорт чараларын уздырганнарын гына көтеп утырырга кирәкми, - диде ул "Vizit Tatarstan" программасын тәкъдим итү чарасында. - Бүген күп кенә илләр, шул исәптән, Британия, Финляндия туризмны үстерүнең яңа ысулларын булдырды. Аларда "Vizit Britain", "Vizit Findland" кебек проектлар эшли. Францияне генә алыйк. Алар үзләрен нәкъ менә Эйфель манарасы белән түгел, ә мәхәббәт шәһәре буларак танытты. Безгә дә туристларны Болгар, Зөя, Казан Кремле белән генә түгел, мондагы муллык, матур тормыш, иминлек, кунакчыллык мохите белән җәлеп итәргә кирәк. Шуны күздә тотып, "Татарстан: 1001 рәхәтлек" исемле бердәм концепция булдырырга карар кылдык. Туристлар бездән рәхәтләнеп ял итеп китәрлек булсын.

INSTID компаниясе "Vizit Tatastan"ның визуаль стилен дә булдырган. Аның өчен төбәкнең борынгы чордан алып бүгенге көнгәчә булган тарихына таянганнар, һәр чорның үз төсен-бизәген булдырып, барысы ун төрле төс катламы иҗат ителгән. Тиздән әлеге төсләр-бизәкләр сурәтләнгән сувенир продукцияләр дә чыгарылачак. Компания директоры Наташа Гранд әйтүенчә, магнит ише сувенирлардан алар ерак тора.

- Туристлар Татарстаннан алып киткән продукция алып кайтты да онытырлык булмасын. Ул аның үзе белән йөрергә, аңа Татарстаннан алган тәэсирләрен искә төшереп торырга тиеш. Әйтик, рюкзак, кул чатыры, сәгать, акча янчыгы, телефон тышлыгы, оекбашлар, футболка, кием-салымны көндәлек тормышта да кулланып була, - ди ул.
"Vizit Tatastan"ның үз билгесе дә бар. Республиканың туристлык тармагының бренды булачак ул. Логотип кызыл төстә һәм анда Сөембикә манарасының ачык капкасы сурәтләнгән сурәтли. Капкалар ачылган һәм анда "Т" хәрефе барлыкка килгән. Ул Татарстан дигәнне аңлата.
- Капкаларның ачык булуы Татарстанның кунакчыллыгы, аның һәр кешегә ачык булуы турында сөйли. Кызыл төс исә республиканың илдә беренче, алга киткән төбәк булуын аңлата, - ди Наташа Гранд.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading