16+

Татарстан уңышларын күзәтеп барачакбыз

"Президент белән бергә!" инициатив төркеме Татарстанның уңышлары белән таныштырып бара торган яңа сайт www.dostizhenia.ru булдырган.

Татарстан уңышларын күзәтеп барачакбыз

"Президент белән бергә!" инициатив төркеме Татарстанның уңышлары белән таныштырып бара торган яңа сайт www.dostizhenia.ru булдырган.

Анда республиканың төрле өлкәләрдә ирешкән уңышлары, танылган кешеләре хакында мәгълүмат алырга мөмкин. Сайтка керүгә төп биттә: "Лидерлык һәм үсеш", "Инновацион Татарстан", "Белемле Татарстан", "Икмәкле Татарстан", "Интеллектуаль Татарстан", "Сәләтле Татарстан", "Уңайлы Татарстан", "Спортчан Татарстан", "Кунакчыл Татарстан" дигән сылтамалар барлыкка килә. Шунда ук сайтны ясаучылар белән элемтәгә дә керергә мөмкин. Сайттан файдаланучылар аларга үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерә ала.

www.dostizhenia.ruдан файдаланучылар арасында 6 сентябрьгә кадәр конкурс игълан ителә. Анда катнашу өчен Татарстанда яшәүче һәр кеше, теләсә кайсы өлкәдә үзенең уңышлары хакында язып, фотосурәтен җибәрергә тиеш. Җиңүчеләр атнага бер яки ун көнгә бер тапкыр игълан ителә. Аларны бүләкләү һәм уңышлары тарихын сайтта урнаштыру күздә тотыла. Киләчәктә сайтның татар телендәге варианты да барлыкка киләчәк.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading