16+

Татарстанда 3 июньнән телевидение каналлары цифрга күчә: «ТНВ» аналогта кала

Россия Федерациясендә быелның 10 февраленнән аналог телевидениене цифрлы тапшыруларга күчерү бара. Бу чара өч этапта үткәрелә. Татарстан – 3 июньнән башланачак өченче этаптагы төбәкләр исемлегендә.

Татарстанда 3 июньнән телевидение каналлары цифрга күчә: «ТНВ» аналогта кала

Россия Федерациясендә быелның 10 февраленнән аналог телевидениене цифрлы тапшыруларга күчерү бара. Бу чара өч этапта үткәрелә. Татарстан – 3 июньнән башланачак өченче этаптагы төбәкләр исемлегендә.

Цифрлы технология телевизион тапшыруларны илнең бөтен территориясендә югары сыйфатта кабул итүгә ирешү максатыннан кертелә. Ләкин кайбер телевизорлар бу яңалыкка яраклы түгел. Моның өстенә, 3 июньнән аналог телевидение тапшырулары бетә.

Аналог ТВ икәнлеген ничек ачыкларга?

Телеканал логотибы (исеме) янында «А» хәрефе торса, димәк, сез аналог телевидение тапшыруларын карыйсыз. «А» хәрефен «Первый канал», «Россия1», НТВ, «Матч ТВ», «Пятый канал», «Россия Культура», «ТВ Центр», «Рен ТВ», СТС, ТНТ, «Звезда», «ТВ-3», «Пятница!» каналлары логотиплары янында күрергә була.

Телевизорга DVB-Т2 көйләнелгән очракларда тоташу ысулы (Фото: rtrs.ru)

Игътибар: телевизорыгызны цифрлы тапшырулар кабул итүгә әзерләп өлгермәгән очракта, 3 июньнән телевизорыгыз экранында аналог телевидение тапшырулары туктатылганлыгы турында белдерү барлыкка килә. Шул белдерүдәге телефон аша шалтыратып, цифрлы телевидение тапшыруларына күчү буенча сорауларыгызны бирәсез. Сезгә DVB-Т2 стандартларындагы телевизор яки цифрлы приставка сатып алырга туры киләчәк.

Тылсымлы «приставка»

Кибетләрдә аналог телевизорлар өчен 270 модельдәге цифрлы приставкалар сатыла. Эре сәүдә челтәрләре, цифрлы телевизион тапшыруларны кабул итә торган приставкаларны кулай бәяләрдән сату буенча, килешүгә (меморандум) кул куйган. Әлеге меморандум нигезендә, цифрлы телевизион тапшыруларны кабул итә торган приставкаларның бәясе 990 сумнан артмаска тиеш. Шулай ук федераль аналог эфир туктатылуы регионда цифрлы телевизион тапшыруларны кабул итә ала торган телевизорларның һәм приставкаларның бәясе күтәрелүенә сәбәп булырга тиеш түгел.

Цифрлы телевизорлар һәм приставкалар сата торган кибетләрне смотрицифру.рф сайтыннан да карарга була. Кирәкле кибетне табу өчен, интерактив картадагы «Пункты продаж» бүлегенә үзегезнең шәһәрнең (район үзәкләрендә дә видеотоварлар кибетләре бар) исемен язарга кирәк.
 
Цифрлы приставкалар «Почта России» бүлекчәләрендә дә сатыла. Бүлмә антенналарына һәм цифрлы приставкаларга «Почтамаркет» каталогының market.pochta.ru онлайн-мәйданчыгы аша да заказ бирергә була.
Приставкаларның 990-1000 сум бәядәгеләре цифрлы телевизион тапшыруларны кабул итәргә яраклы. Кыйммәтрәк приставкаларның функциясе-мөмкинлеге күбрәк: флешкадан видео карарга, программаларны яздырып алырга була. Нинди приставка сатып алу – һәркемнең үз ихтыярында.

Цифрлы приставка сатып алганчы, телевизорның исемен һәм моделен язып куегыз. Телевизорның арткы ягында чыбыкларны тоташтыру тишекләрен фотога төшерегез. Бу сезгә кибеттә үзегезнең телевизорга яраклы приставка сатып алганда яки заказ биргәндә ялгышмаска ярдәм итәчәк.

Телевизор – яссы, ә «цифры» юк

Яссы телевизорлар заманча технология булып саналса да, аларның кайберләре цифрлы телевизион тапшыруларны кабул итәргә сәләтсез. Шунлыктан, телевизор сатып алганда, аның DVB-T2 стандартларына туры килүе турында сорагыз, инструкция-күрсәтмәне игътибар белән укыгыз. Цифрлы булмаган телевизор цифрлы телевизион тапшыруларны тотсын өчен дециметрлы антенна зарур. Антенна бүлмәнеке дә яки гомумйортныкы да булырга мөмкин. Гомумйорт антенналарының күпчелеге – аналог.

Әгәр сез телебашнядан 80 километрдан да ерактарак яшәсәгез, көчәйтелгән тышкы антенна урнаштыру кирәк. Цифрлы телевизион тапшыруларны кабул итсен өчен, антеннаның ДМВ-диапазонда яки барлык дулкынлы («всеволоновая») булуы шарт. Ул цифрлы телетапшыруларны һәм төбәкләрнең аналог форматындагы телеканалларны карарга мөмкинлек бирә.

Приставканы тоташтыру – бушлай

Цифрлы күченеш шаукымыннан файдаланып, кайбер намуссыз кешеләр акча эшләп калырга омтылырга мөмкин. Онытмагыз: цифрлы җиһазларны тоташтыру-көйләү хезмәтләре өчен түләү кирәкми. Бу эшне волонтерлар бушлай башкара. Аларны «кайнар элемтә» телефоны аша чакыртырга була.


«Татарстан–Яңа гасыр» аналогта күрсәтәчәк

Цифрлы телевидениегә күченгәч, «Татарстан–Яңа гасыр» тапшыруларын ничек карарбыз?

Әлеге сорауга «Татарстан–Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең техник тәэмин итү хезмәте инженеры Айрат Гайнетдинов җавап бирде:
– Быелның 3 июнендә аналог телевизион тапшырулары бетә. Ләкин борчылырга урын юк. «Татарстан–Яңа гасыр» телевидениесе 3 июньнән соң да үзенең тапшыруларын аналогта дәвам итәчәк. Приставка цифрлы телевидение каналларын карау өчен кирәк була барыбер дә. Цифрлы телевидение каналлары рәтеннән «ТНВ»ны эзләмәгез, ул цифрлы каналлар исемлегендә юк. Казан гына приставкасыз цифрлы каналларны карый ала, Казанны цифрлы телевизион тапшырулар белән Югары Осландагы телебашня тәэмин итә. Татарстан буенча «ТНВ» үзенең тапшыруларын гадәттәге рәвештә антенна аша аналогта тапшыра.

Димәк, федераль телеканаллар тапшыруларын караганда приставкадан файдаланырга, ә Татарстан тапшыруларын караганда, приставка ялгагычын ычкындырып, телевизорга антеннаны тоташтырырга туры киләчәк. Мөмкинлеге булган кешеләр ике телевизорларының берсен цифрлы каналларга приставкалы – «Мәскәү телевизоры», ә аналогка «Казан телевизоры» билгеләп-көйләп куя ала. Кулыңа программа тотып, бүлмәдән бүлмәгә йөрисең. Менә шундый цифрлы цивилизация.

Приставка ярдәмендә тоташу тәртибе (Фото: rtrs.ru)

Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәрләренә карганда, республикада февраль аеннан волонтерлар өчен курслар үткәрелә башлаган. Цифрлы телевидениегә күчүгә булышчы-волонтерлар һәр шәһәрдә һәм муниципаль районда булдырылган. Цифрлы телевизион тапшыруларда 20 федераль канал бушлай күрсәтә. Цифрлы телевидение каналларын карау өчен 3 июньне көтәргә кирәкми, цифрлы телевидение инде эшли. Хәзер үк приставка урнаштырып, сыйфатлы цифрлы каналлар тапшыруларын карарга була.

Һәр телевизорга антенна кирәк. Ул цифрлы телевидение сигналларын кабул итә. Яңа телевизорларда (DVB-T2 стандартындагы) антенна турыдан-туры телевизорга тоташтырыла. Әлеге стандартка туры килмәгән телевизорларда антенна приставкага тоташтырыла, ә приставка чыбыгы телевизорга ялгана. Кинескоплы телевизорларның һәммәсенә дә приставка кирәк.

Киңәш

Телебашняга якын яшәгән урында телевизорыгызга көчле антенна кулланмагыз, телевизорыгыз начар күрсәтәчәк.

Куен дәфтәренә

Федераль «кайнар элемтә» телефоны: 8-800-220-20-02. Россиянең барлык төбәкләреннән дә әлеге телефонга шалтырату бушлай. Цифрлы телевизион тапшыруга күчү барышында килеп туган сорауларга җавап алырга була.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading