16+

Татарстанда армиягә язгы чакырылыш башлана: хәрби хезмәттәгеләр Сүриягә җибәрелми

Татарстанда армиягә язгы чакырылыш башлана: хәрби хезмәттәгеләр Сүриягә җибәрелми

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, быелның апрель-июль айларында армиягә язгы чакырылыш кампаниясе үткәрелә. Чакырылыштагы хәрби хезмәткә 1990-1999 елларда туганнар алына. Хезмәт срогы - бер ел.

- Татарстанда апрельдән башлап, июль ае ахырына кадәр 19 мең кеше медицина комиссиясе узачак, шулардан 4 меңгә якыны хәрби частьләргә җибәреләчәк, - дип хәбәр итте республика хәрби комиссары Сергей Погодин бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә.

Фото: Татар-информ

Урта һөнәри белем алучы егетләргә 2017 елның 1 гыйнварыннан бирелгән кичектереп тору хокукы уку чоры тәмамланганчы гамәлдә. Армиягә чакырылыш хезмәтенә алынучыларның күпчелеген югары белеме яки урта һөнәри белгечлеге булганнар тәшкил итәчәк. Якташларыбызның 41,7 проценты - Коры җир гаскәрләрендә, 12,9 проценты - Һава-космос гаскәрләренә, 11 проценты - Россия Федерациясе милли гвардиясен, 7,6 проценты Хәрби-диңгез флотына җибәрелә. Россия Президенты полкында хезмәт итү бәхете ун егеткә елмайган. Сергей Погодин әйткәнчә, "С" һәм "Д" категорияләрендәге йөртүчеләр, БТР-80, шулай ук МТЛБ механик-йөртүчеләре, укчы-парашютчылар ягъни хәрби-хисап белгечлеге үзләштергән 711 ир-егет хәрби хезмәт узарга теләгендәге частьләрне үзләре сайлап ала.

- Язгы чакырылыштан хәрби частьләргә озатуны 17 апрельдә башлау планлаштырылды. Шефлыктагы хәрби частьләргә 1500 кеше җибәрелә. Әлеге частьләргә республика, шәһәр һәм районнар җитәкчеләре, ата-аналар катнашында елына бер-ике мәртәбә бару оештырыла, - диде генерал-майор Сергей Погодин.

Армиягә чакырылыш хәрби хезмәтенә алынучыларга шәхси гигиена тупланмасы бүләк ителә. Татарстан хөкүмәте тарафыннан моңа кадәр кәрәзле телефон да бүләк ителә иде. Кызганыч, бу хәйрия чарасы беткән. Республика быелның языннан "Позвони маме" федераль проектында катнаша.

Сергей Погодин аңлатканча, чакырылыштагы хәрби хезмәткә алынучыга һәм аның ата-анасына бушлай сим-карта бирелә. МТС, Билайн яки Теле 2 элемтә операторларының берсен сайларга кирәк. Ташламалы тарифлар тәкъдим ителә. Телефон элемтәсе өчен тәүге 100 сумны республика түли.

Сим-карталар чакырылыштагы хәрби хезмәткә алынучыларга республика шәһәрләренең һәм районнарының чакырылыш пунктларында бирелә.

- Ятимнәргә кәрәзле телефон бүләк ителә. Аларга ул республиканың "Патриот" җыелу пунктында тапшырыла. Чакырылыштагы хәрби хезмәткә алынучыларга шул ук пунктта банк картасы да бирелә. Хәрби хезмәте чорында ай саен солдатларга - 2000 сум, ятимнәргә - 3000 сум, сержантларга 4000 сум күчереп барыла. Бу картага ата-аналар һәм туганнары да акча күчерә ала.

Контрактта хәрби хезмәт срогын 2-3 елга билгеләргә була. Контракттагыларның айлык хезмәт хакы 20-70 мең сум. Камчаткада, мәсәлән, су асты көймәсендә контракт буенча хезмәт итсәң, 70 мең сум түләнә, - диде Сергей Погодин. - Хатын-кызлар хәрби хезмәткә чакырылмый. Без ир-атлар хатын-кызларны сакларга һәм якларга бурычлы. Теләкләре булган хатын-кызлар хәрби училищеларда элемтә, медицина белгечлекләре үзләштереп, армиягә бара ала. Чакырылыштагы хәрби хезмәттәгеләр Сүриягә җибәрелми, анда контракттагылар гына бара.

Республика хәрби комиссары әйткәнчә, узган елгы чакырылыштагы якташларыбыз хәрби дисциплинаны бозмаган, башкалар тарафыннан кыерсытылмаган. Казан гарнизоны хәрби прокуроры, полковник Андрей Сысолятин да: "Соңгы ике елда республикадан чакырылганнар белән бәйле җинаять эшләре булмады", - диде.

Хәрби частьләрдә хезмәт итүчеләр белән нинди генә мәсьәлә килеп чыкса да, кичекмәстән шалтыратырга кирәк.

Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы "Кайнар элемтә" телефоны - (843) 264-23-51, атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә;

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты "Кайнар элемтә" телефоны - (843) 221-60-06, атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә;

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading