16+

Татарстанда экономкласслы йортлар төзеләчәк

Казанда «Россия гаиләсе өчен торак» федераль программасы эшли башлый.

Татарстанда экономкласслы йортлар төзеләчәк

Казанда «Россия гаиләсе өчен торак» федераль программасы эшли башлый.

Әлеге программа буенча махсус киңәшмә үтте. Фикер алышуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Плутник һ.б. катнашты. РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары искәртеп үткәнчә, «Россия гаиләсе өчен торак» программасы РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында әйтелгән йөкләмә нигезендә эшләнә. Программа кысаларында, дәүләт, кв м өчен 4 мең сум исәбеннән инженерлык инфраструктурасына чыгымнарны компенсацияли. «Программаны тормышка ашыруга Татарстанның нинди ярдәм алачагы турында соңрак, республикада экономкласс торагы төзелешенең күләме билгеләнгәч әйтеп булачак. Ләкин без республика җитәкчелегенең иң амбициоз максатлар куюын һәм республикада тормышны яхшырту буенча максатчан күрсәткечләрне мөмкин булганча күбрәк үтәргә тырышуын беләбез», - диде ул.
Александр Плутник хәбәр иткәнчә, экономкласс торагы өчен конкрет таләпләр Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгы белән билгеләнеләчәк. «Шәһәр икътисады институты» фонды президенты Надежда Косарева сүзләренчә, программада РФ Хөкүмәте карарында күрсәтелгән гражданнар катнаша алачак. Муниципалитетлар гражданинның программада катнашу хокукын расларга һәм исемлекне формалаштырырга тиеш була. Соңыннан кредит кирәк булса, ул банкта керемнәрне тикшерү процедурасын уза ала һәм, банк раслаганнан соң, төбәк реестры формалаштырылачак.
«Экономкласс торагына ихтыяҗ булуында ышаныч тусын өчен, бу мәгълүматларны төзүчегә бирәчәкләр. Ипотека кредиты буенча беренче кертеләчәк акчаның күләме 20 проценттан артмас дип көтелә, ә 80 процентын банкта кредит буларак алып булачак», - диде ул. Шул ук вакытта торак алуда ана капиталы да кулланыла ала.
Александр Плутник ассызыклаганча, программада төп катнашучы буларак, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды билгеләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading