16+

Татарстанда ишегалларын төзекләндерү программасы әзерләнә

Татарстанда ишегалды киңлекләрен төзекләндерү һәм ремонтлау программасын әзерлиләр. Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов программаны эшләү буенча барлык ведомстволарга һәм структураларга йөкләмә бирде.

Татарстанда ишегалларын төзекләндерү программасы әзерләнә

Татарстанда ишегалды киңлекләрен төзекләндерү һәм ремонтлау программасын әзерлиләр. Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов программаны эшләү буенча барлык ведомстволарга һәм структураларга йөкләмә бирде.

Аның сүзләренчә, күп фатирлы торак йортларның ишегаллары шулай ук иҗтимагый киңлекләр, аларга игътибар итәргә кирәк. Җәмәгатьчелекнең ремонт буенча фикер алышуда катнашуы мөһим, диде Татарстан Президенты. Мондый очрашулар нәтиҗәләре буенча аның өстенлекләре билгеләнә.

Татарстанда шулай ук ста­ционарларны – хастаханәләрне һәм дәвалау учреждениеләрен – капиталь ремонтлау программасын башлап җибәрәчәкләр. Хәзер республикада сырхауханәләрне ремонтлау программасы эшли.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин да «Бердәм Россия» партиясе химаясе астында башкарыла торган стационарларны һәм ишегалларын капиталь төзекләндерү буенча республика программаларының мөһимлеген билгеләп үтте.

Илсур Метшин республикада дәвалау учреждениеләрен ремонтлау мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен ассызыклады. Татарстанда балалар һәм олылар сырхауханәләрен капиталь төзекләндерү бара.

– Балалар сырхауханәләре, хатын-кызлар консультациялә­ре төзекләндерелде, әмма стационарларны да рәткә китерәсе бар. Бик зур бурыч, чөнки бу төзекләндерү дә, яңа җиһазлар алу да, тагын башка бик күп эшләрне үз эченә ала. Президент менә шундый кыю бурычны куйды, – дип билгеләп үтте Казан мэры. – Яңа программа шулай ук ­Россия Президенты Владимир Путин куйган гомер озынлыгын арттыру һәм халык тормышын саклау кебек илкүләм бурычларны хәл итүдә зур адым булачак.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading