16+

Татарстанда ислам кануннары буенча дәвалый башлыйлар

Татарстанның Хәләл стандартлар буенча комитеты, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, ислам кануннары нигезендә медицина хезмәтләре күрсәтүнең гомуми кагыйдәләрен эшли.

Татарстанда ислам кануннары буенча дәвалый башлыйлар

Татарстанның Хәләл стандартлар буенча комитеты, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, ислам кануннары нигезендә медицина хезмәтләре күрсәтүнең гомуми кагыйдәләрен эшли.

Әлеге пилот проект турында без "Хәләл" комитеты җитәкчесе урынбасары Хәйдәр Камалетдинов белән сөйләштек.

- Безгә бик күп мөселманнар сырхауханәләрдә, хастаханәләрдә ислам кануннары буенча дәвалану мөмкинлеген булдырыгыз әле дип мөрәҗәгать итә. Шөкер, республикада ислам динен тотучыларның саны артып бара. Шул рәвешле, ислам кануннары буенча дәвалану ихтыяҗы да арта. Хатын-кызларның фәкать хатын-кыз тбибларга күренәсе килә. Ир-атлар авыруларын дәвалаучылар арасында хатын-кыз табиблар булу да борчый аларны. Шәхси клиникаларның хәләл стандартларны кертик әле дип элек тә мөрәҗәгать иткәне булды. Без исә әлеге практиканы киңрәк җәелдерергә булдык, - дип сөйли Хәйдәр Камалетдинов.

Яңа проект үз эченә медицина белгечләрен укытуны да ала. Мөселманнар белән эшләячәк табиблар ислам дине белән якыннан таныш булырга, дин буенча нәрсә яраганын-ярамаганын, кайсы препаратның хәләл яки хәрам булуын белергә тиешләр. Әлеге максаттан республика клиник хастаханәсенең укыту үзәге белән хезмәттәшлек итәргә ниятлиләр.

Документ проекты сырхауханә, хастаханәләрдә намаз бүлмәләре, тәһарәт алу мөмкинлеге булдыруны да күз уңында тота. Дәвалау учреждениеләренә хәләл туклану системасын кертү дә мөһим бурычларның берсе булып тора. Дару препаратлары буенча да хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Кайбер медикаментларда тыелган матдәләр, әйтик, дуңгыз бавыры сыгынтысы бар икән. Составында спирт булганнары да күп. Мөмкинчелек булганда, әлеге даруларны башкалары белән алыштыру җаен караячаклар.

Хәйдәр Камалетдинов сүзләренчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бу проект хуплау тапкан.
- Республикада медицина туризмын җәелдерергә уйлыйлар. Әлеге җәһәттән дә бу бик отышлы булыр иде. Шул рәвешле мөселман илләреннән үзебезгә туристлар да җәлеп итәр идек, - ди ул.
Дәүләт учреждениеләрендә ислам кануннары буенча медицина хезмәтләре күрсәтү түләүле буламы дигән соравыбызга Хәйдәр Камалетдинов:
- Әлегә әйтергә иртәрәк, без бушка булыр дип өметләнәбез. Әлегә стандартлар булдыру белән генә мәшгульбез, - диде.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы баш терапевты Индус Сафин безгә хәбәр иткәнчә, әлеге проект Россиядә бердәнбер булачак. Аның буенча эш төркеме төзелгән, аңа "Хәләл" комитет белгечләре дә, министрлык вәкилләре дә, табиблар да керә. Үткән атнада беренче түгәрәк өстәл дә узган. Эш төркеме һәр атнада җыелып сөйләшергә ниятли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading