16+

Татарстандагы гарасат нәтиҗәсендә Теләче районында берьюлы 56 сыерны ток сугып үтергән

Бүген кинәт башланган яшенле яңгыр, давыл эзсез узмады. Теләче районының Казахлар авылы халкы аеруча борчуда.

Татарстандагы гарасат нәтиҗәсендә Теләче районында берьюлы 56 сыерны ток сугып үтергән

Бүген кинәт башланган яшенле яңгыр, давыл эзсез узмады. Теләче районының Казахлар авылы халкы аеруча борчуда.

“Игенче” крестьян фермерлык хуҗалыгында ток сугып 56 сыер үлгән.

Теләченең бердәм кизү тору диспетчер хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүген аларга 17сәгать 57 минутта көчле давыл аркасында Казахлар авылындагы ферма түбәсенең бер өлешен җил куптарган, дигән хәбәр килеп ирешкән. 35 квадрат метр мәйдан түбәгә зыян килгән. Каерылган калай аркасында өзелгән электр чыбыклары ферма түбәсенә төшеп, 56 сыерны ток суккан. Хәзер ферма хезмәткәрләре үлгән сыерлар тирәсендә мәш килә. Халык борчуда.

- Ярый кешеләргә зыян килмәде. Шөкер, вафат булучылар юк. Бик авыр хәл. Көн саен 1 тонна артык сөт бирә иде бит алар. Нәселле сыерлар иде“,– ди “Игенче” крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәфис Яхин.

 Үлгән сыерларны үтильләштерәчәкбез, диде ул. Аларны Алабугадагы биологик калдыклар заводына илтерләр, мөгаен. Хәзер фермага килгән материаль зыян суммасы исәпләнә. Сыерлар иминиятләштерелгән булган. “Игенче” крестьян фермерлык хуҗалыгында барлыгы 440 нәселле сыер булган.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading