16+

Татарстандагы торак биналарның газ белән тәэмин ителү куркынычсызлыгын тикшерәләр

Ижевскида булган фаҗигадән соң ТР Президенты торак биналарның газ белән тәэмин ителү куркынычсызлыгын тикшерергә кушты. 

Республикада газлаштыру югары дәрәҗәдә булганлыктан, әлеге проблема безнең өчен дә актуаль, дип белдергән Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Р.Хәбибуллин. Татарстанның МЧС башлыгы әйтүенчә, Ижевскида ишелгән йорт урынында Татарстаннан кырыктан артык коткаручы эшли. 
Татарстан Президенты муниципаль берәмлек башлыкларына шуңарга охшаш бәхетсезлекләрне булдырмау буенча профилактик чаралар үткәрү бурычы куйды һәм газ җайланмалары белән кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату эшен оештырырга чакырды.

фото: myudm.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading