16+

Татарстаннан – яңа автомобильләр

Россия белән Татарстан юлларында «Алабуга» махсус икъ­тисади зонасында чыгарылган машиналар, «КАМАЗ»ның экологик чиста автобуслары һәм йөк машиналары артачак.

Татарстаннан – яңа автомобильләр

Россия белән Татарстан юлларында «Алабуга» махсус икъ­тисади зонасында чыгарылган машиналар, «КАМАЗ»ның экологик чиста автобуслары һәм йөк машиналары артачак.

Өченчекөн Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Форд Соллерс» заводында Форд автомобиленең яңа төре - «Форд Транзит» производствосын ачу тантанасында катнашса, кичә «КАМАЗ» заводында яңа линия ачты.

«Тәгәрмәчле кибетләр» Алабугада ясала
Татарстан лидеры март ахырында эшмәкәрләр белән очрашуда кризисның аеруча автомобиль сәнәгатенең тез астына китереп сугуы турында әйтте. Тик ышанычын югалтмавын да ассызыклады.

- Мин оптимистик рухта, без бер инвестиция проектын да кыскартмадык. Бюджет чыгымнарын игътибар белән күзәтеп барабыз, - дигән иде.

Дөрестән дә, оптимизм чаткылары үзенекен итте. «Форд Соллерс Алабуга» заводында яңа модель автомобильләр производствосын эшләтеп җибәрү өчен, яңа җайланмалар, роботлар кайтарылган, моңа 100 миллион доллардан артык инвестиция җәлеп ителгән. Рөстәм Миңнеханов «Форд Соллерс»та чыгарылган автомобильләр күргәзмәсен дә карап чыкты: «Фиеста», «Экоспорт», «Мондео», моннан тыш «Форд Транзит» нигезендә «Ашыгыч ярдәм» машиналары, мәктәп, маршрут автобуслары да «дөнья күрә».

Татарстан лидеры яңа производство ачылуны республика гына түгел, ­Россия өчен дә әһәмиятле вакыйга дип атады. Чит ил резидентларының Татарстанда яңа производство линияләре ачуны республикага һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдерүне дәлилли. Җитмәсә, илдәге икътисади кыенлыклар аркасында, чит ил резидентлары Россия базарыннан китмичә, киресенчә, республикабызда яңадан-яңа җитештерү линияләре ача.

«Форд Соллерс» компаниясе «Алабуга» махсус икътисади зонасының беренче резиденты булган, республика җитәкчелеге дә предприятиегә һәрчак кирәкле ярдәм күрсәтәчәк, дип вәгъдә итте Татарстан лидеры.

Тантанада катнашкан «Форд Соллерс» президенты Тед Каннис ассызыклаганча, компания Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели, 100 миллион сумлык инвестиция моңа ачык дәлил. Рәсми затлар символик тасманы кискәч, конвейердан беренче машина төште. Рөстәм Миңнеханов, Инстаграмга эләр өчен, машина янында фотога да төште. Язма әзерләнгән чакта, Президент сәхифәсендә әлеге фото өч меңгә якын «лайк» җыйган иде инде.

Кибетсез авыллар арасында җилдереп йөри торган «автолавкалар»ны да Алабугада ясыйлар. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу - фермерлык ярминкәләре өчен менә дигән кризиска каршы чара. VIP-затлар микроавтобусында утырып караганнан соң, Татарстан лидеры ясаучыларны башта мактады, ә аннары утыргычларны кара-каршы урнаштырырга тәкъдим итте.

«КАМАЗ» кризистан курыкмый
Татарстанның үз товарын җитештерү өлкәсен үстерү - Рөстәм Миңнехановның алгы сафта торган бурычларының берсе. Республиканың күз өстендәге кашы булган «КАМАЗ» заводы кризиска бирешми. Кичә Рөстәм Миңнеханов Татарстанга эш сәфәре белән килгән «Газпром» оешмасы идарә рәисе Алексей Миллер белән бергә «КАМАЗ»да газ-мотор ягулыгында эшли торган техника җитештерү линиясен ачуда катнашты. Проектның бюджеты (салымнарны да исәпкә алганда) - 500 миллион сум, яңа линиядә елына сигез меңгә кадәр машина җитештерелә ала.

Татарстан автотранспорт чаралары газ-мотор ягулыгына күчерелә торган төбәкләр исемлегенә керде. Бу өлкәдә дәүләт тә ярдәменнән ташламый бит. 2014 елда, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, торак-коммуналь хуҗалык максатына алынган газ-мотор автобуслары белән техника алуга субсидия бирелә. Башка төрле ягулыклар белән чагыштырганда, газ сыйфатлырак та, экологик яктан зыянсызрак та. Икътисади күзлектән дә өстенлеге зур: Россия газ белән тулысынча үз-үзен тәэмин итә.

Россиянең Энергетика министрлыгы фаразлавынча, әгәр хөкүмәт киләчәктә дә әлеге программага теләктәшлек белдерсә, 2030 елда газ-мотор ягулыгында җилдерә торган машиналар саны - 3,8 миллионга, газ салу станцияләре 8,4 меңгә җитәчәк. Бу исә өстәмә 58,9 мең эш урыны дигән сүз, сулыйсы һавабыз да ул кадәр пычрак булмаячак.


«Алабуга» махсус икътисади зонасы - Россиядә иң уңышлы инвестицион мәйданчык, дөньяның 40 иң яхшы махсус икътисади зонасына керә. Республикадагы чит ил инвестицияләренең 85 проценты монда тупланган. Бүген махсус икътисади зонада 42 компания үз эшен җәелдергән: Ford Sollers, Air Liquide, Rockwool, Sisecam, Hayat Group һ.б. 2020 елга кадәр резидентлар санын 120 компаниягә кадәр арттыру планлаштырыла, бу исә 360 миллиард сумга кадәр инвестиция китерергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading