16+

Татарстанның атказанган терлекчесе: «Сыерлар янына барыр өчен, кычкырып елый идем»

Үз эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләргә ихластан сокланам. Спас районының Ким авылында 40 елга якын сыер савучы булып эшләүче Равия Абдрахманова белән танышкач, аның хезмәт сөючәнлеген, эш тәмен тоеп яшәвен күреп, терлекчегә карата хөрмәтем артты.

Татарстанның атказанган терлекчесе: «Сыерлар янына барыр өчен, кычкырып елый идем»

Үз эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләргә ихластан сокланам. Спас районының Ким авылында 40 елга якын сыер савучы булып эшләүче Равия Абдрахманова белән танышкач, аның хезмәт сөючәнлеген, эш тәмен тоеп яшәвен күреп, терлекчегә карата хөрмәтем артты.

Равия апаның әбисе белән әнисе дә гомер буе фермада сыер сауган.

– Әбине әни сөйләгәннәр буенча гына хәтерлим. Алар да шулай ук гомер буе терлекчелектә хезмәт куйганнар. Әнием Әминә 31 ел сыер савучы булып эшләде. Мин дә, бала чагымда ук аңа ияреп, фермага бара идем. Җәйге каникул вакытында әнигә аеруча нык булыштым. Әти белән иптәшкә төнге каравылга калып, иртән әнинең сыерларын савып кайта идем. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, башка җиргә китү турындагы уй башыма да кереп карамады. Без гаиләдә алты бала тәрбияләнеп үстек. Дүрт кыз һәм ике малай. Кыз туганнарымның барысы да пенсиягә чыкканчы сыер савучы булып эшләде, – дип шаккатырды ул мине.

Гаҗәпләнүемне күреп, елмаеп кына куйды Равия апа, чөнки тагын да сокландырасы алда булган икән. Гаиләдәгеләрнең барысы да – ире Мәхмүт абый, өч балалары, кияүләре, килене дә – терлекчелектә эшли икән. Ир-атлар тракторда, фермада эшләсә, хатын-кызлар сыер сава.

– Балаларымның мәктәптән соң һөнәр алуларын теләгән идем, ләкин алар аяк терәп каршы булдылар. «Без авылда калабыз, фермада эшлибез», – диделәр. Олы кызым Ләйсән мәктәптән кайта иде дә: «Әни, сыер савучы булып эшләр өчен ничә ел укырга кирәк?» – дип сорый иде. Мин: «Кызым, әзрәк кенә булса да китеп укырга кирәк бит инде», – дип әйтә идем. Ул исә: «Юк, мин сыер савучы булам», – дип, үз фикерендә каты торды. Хайваннарны кечкенәдән үк ярата иде шул. Ул да башта миңа ияреп йөрде, аннары эшкә чыкты. Икенче кызым Гөлия дә, укып бетергәч, авылга кайтты. Улым Марсель да мәктәптән соң фермага эшкә урнашты, – ди.

– Нигә шәһәргә китмәдем икән дигән үкенеч бер дә булмадымы? – дим Равия апага.

– Юк, бернинди дә үкенеч юк, чөнки китәсем килмәде. Шул сыерлар янына барыр өчен, кычкырып елый идем. Кечкенәдән үк менә шулай нык яраттым. Хуҗалыкта да гел дүртәр сыер, ат тоттык. 30ар каз, үрдәк, бройлерлар, чебеш-тавыклар, цесаркалар асрыйбыз. Олы кызым да шулай дүртәр мал тота. Ул кул эшенә дә бик оста. Бәйләргә, чәчәкләр ясарга ярата. Балаларымның да бер тапкыр да: «Шәһәргә китәсебез килә», – дип әйткәннәре булмады. Авыл җиренә береккән инде алар. Маллар яратуым балаларга гына түгел, оныкларга да күчкән, ахры. Улымның 15 яшьлек кызы да: «Дәү әни, мин сыер савучы булам», – дип әйтә бит, – ди Равия апа.

Аның хезмәт кенәгәсенә теркәлгән эш еллары 40ка тула.

– Мин үземнең беренче тапкыр фермага ничә яшьтә килеп, сыер сава башлавымны да хәтерләмим. Хезмәт кенәгәсенә кермәгән елларым да күп. «Стаж да кирәк бит инде», – дип, 80нче елда, яшем тулмаган килеш, кенәгә ачтылар. Әни безгә карый иде дә, яратып: «Сез бит хезмәт сөеп үскән балалар», – дип әйтә иде. Элек аванс белән «получка» бирәләр иде бит, әти мәрхүм, шатланып: «Әнисе, кара инде, бу 40 сум – кызым эшләгән акча бит», – дип әйтә иде, – дип, хатирәләре белән уртаклаша Равия апа.

Бер булганнан бар да була, диләр бит әле. Яңа танышым турында да шулай дип әйтергә мөмкин. Кирәк булса, ул атын да иярли, тракторын да йөртә. «Аллага шөкер, бер эштән дә курыкмадык. Барысын да эшләдек», – ди.

 

«Йөклелегемнең 9 аена кадәр эшләдем»

Равия ападан сыер савучыга хас булган сыйфатлар турында сорашам.

– Эшне яратырга кирәк. Хәзерге хезмәт күпкә җиңелрәк. Савылган сөткә кадәр махсус чыбыклар аша гына китә бит. Әүвәле әчеткеләр ташый, солылар ясый, сыерларны урамга чыгара, сыртларын кыра идек. Фуражны да капчыклап күтәреп сала идек. Эше авыр иде, ләкин барыбер эшлисе килеп эшләдек. Эштән кайткач, мичне торгызып җибәрә идем. Дүртәр-бишәр таба камыр ризыклары пешерә, тугызар-унар ипи сала идем. Әни өйрәтүе буенча, йонны гомер буе үзебез эрләп, оекбашларны үзебез бәйләдек. Бәби көткән чагымда да шулай булды. Балаларым да бәйли, эрли белә. Иии, кызым, мин бит тыныч күңел белән өйдә декретта да утырган кеше түгел, – дип, ихластан елмая Равия апа. – Кызымны табып, ике ай дигәндә, сыерларым янына кире әйләнеп кайттым. Миңа эш кенә кирәк иде. Ял көнне дә ял итмәдем. Эше авыр булса да, гел шуңа атлыгып тордым. Катлаулы операцияләр кичерсәм дә, саклануны, өйдә ятуны белмәдем. Балаларым да шулай. Үземнең итәгемә тагылып, гел хезмәттә булдылар. Җитәкчеләрем: «Син, кыз, кара әле, корсаклы килеш капчык күтәрмә», – дияләр иде. Беренче баламны көткәндә, йөклелекнең тугыз аена кадәр эшкә йөрдем. Калганнары белән бераз иртәрәк – сигез айда туктадым. Әнием, рәхмәт яусын, урыны җәннәттә булсын, балаларымны бик нык карашты. Бөтен кирәк-яракларны алып кайтырга булыша иде. Әтием генә иртә үлде. Әниемнең дә безне калдырып киткәненә җиде ел булды менә...

Равия апа гаиләсе белән Ямбакты авылында яши. 11 ел элек авылларында ферма таралгач, көн саен 30 чакрымдагы Ким авылының «Авангард» җәмгыятенә килеп эшлиләр.

– Ияләштек инде. Башта авыррак булды, әлбәттә. Көненә өч тапкыр йөргән вакытларда өйгә бөтенләй кайтып кереп булмый иде. Хәзер ике тапкыр – иртә-кич кенә киләбез. Җәй көне иртәнге өчтә торам. Кош-кортларны карап, өйдәге сыерларны савып, ир-атларга ашарга әзерлим дә эшкә китәм. Тугызлар тирәсендә кайтам. Кичен бишкә киләбез. Кышын дүрт тулып киткәч, эшкә китәбез. Өйдәге сыерларны кул белән савам. Сөтнең литрын 20 сумнан җыялар. Хәзер ирем лаеклы ялда булгач, хуҗалыктагы терлекләрне карау – аның өстендә, – ди ул.

Равия апа фермада 50 сыер сава. Хәзерге вакытта аларның бригадасы тәүлегенә 2,5 тонна сөт савып ала. Хезмәт хакларыннан да канәгать.

– Хезмәт хаклары күпме сөт савып алуга, сыйфатына, майлылыгына бәйле. Кулга 10-15 мең сум акча алам. 20 мең алган чаклар да бар. Хезмәт хакын вакытында бирәләр анысы. Бирмәсәләр, 30 чакрым юл үтеп килеп тә йөрмәс идек, – ди ул.

 

«Мине урлап киттеләр»

Равия апа белән Мәхмүт абыйның гаилә коруларына 38 ел икән. Сигез оныклары бар. «38 яшемдә дәү әни булдым», – дигәч, гаҗәпләнеп, кайчан кияүгә чыгуы белән кызыксындым. Ә аның тарихы чыннан да кызыклы булып чыкты.

– Мине бит 17 яшемдә урлап киттеләр. Булачак ирем белән әлеге дә баягы фермада таныштык. Ул трактор йөртә, мин сыер савам. Гел миңа кереп булыша, авыр капчыкларны күтәрешә, тракторына утыртып, өйгә озатып куя иде. Алты ай очрашкач, өйләнергә нияте барлыгын сиздерә башлады. Әни белән бар серләребез уртак иде. Бу турыда аңа да әйттем. Тик әни: «Кызым, сиңа иртәрәк әле», – диде. Аннары әти үлеп китте. Шуның белән кияүгә чыгу уе да бетте. Олы апалар мине үзләре белән Төрекмәнстанга алып китәргә уйлаганнар иде, ләкин булачак иремнең планнары башка булып чыкты. Беркөнне егетем, очрашырга дип, күл буена дәште. Шуннан соң яныбызга зур гына бер машина килеп туктады. Аннан ике егет төште. Мин нәрсә булганын аңлый да алмый калдым, өчесе күтәреп, машинага бөкләп салдылар да алып та кайтып киттеләр. Бер егет машина өстендә гармун уйнап, «килен төшә безнең авылга», – дип җырлап кайтты. Өйдәгеләр безнең кайтканны әзерләнеп көткәннәр иде инде. Аяк астына тун җәеп каршы алдылар, абыйлары да кайткан иде. Беренче төнне саклап кундылар да икенче көнне никах укыттылар. Шуннан китмәдем, калдым инде. Китсәм, ояты ни тора? Кияүдән аерылып кайткан, дип сөйлиләр иде. Әни дә күнде. Ирем белән бар да ал да гөл булды, димим, тормыш булгач, төрле хәлләр булды. Урламаган булса, бәлки апалар да алып киткән булырлар иде, ләкин минем үземнең китәсем, әнине ташлыйсым килмәде. Шулай итеп, бик яшьли кияүле булып куйдым. Хәтта язылышырга ничәдер ай да җитмәде әле. Шуңа күрә олы кызым белән араларыбыз 18 яшь кенә безнең. Олы оныгыма да унбиш яшь инде, – ди Равия апа.

Шушы көннәрдә Равия Абдрахмановага «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге шатлыгы белән уртаклашып, ул:

– Бу исемне алу – минем хыялым иде, тик күптән көтсәм дә, вакыты килеп җиткәч, һич уйламаганда булды кебек. Бу хәбәрне алгач, сөенечемнән утырып еладым. Яраткан эшемнең мондый нәтиҗәсен күрү – бик зур бәхет, әлбәттә. Ә эшемне чыннан да яратам. Фермадагы сыерларга кадәр «менә монысы әйбәт, монысы әйбәт» дия-дия сокланып йөрибез бит без. Бозаулый башласа, яныннан да китмибез. Менә шулай сыерга мәхәббәт белән яратылганбыз инде. Кайвакыт үзем дә шаккатам. Малкайларның холыкларын да аерабыз. Кайсысы каты, кайсысы йомшак эрпеле, дибез. Сыерларга хәтта кешедән дә сүз әйттерәсебез килми. Өйдәге маллар шикелле үзебезнең сыерларны яратабыз. Барысына да «кызым» дип эндәшәм. Алар мине бит тавыштан таныйлар. Башка халат кисәм, ятсынып, исни башлыйлар, – ди тырыш сыер савучы апа.

Ә бу вакытта үзенең күзләрендә бәхет, шөкер итә белү һәм шатлык очкыны балкый.

Спас, Ким

Анна Арахамия фотолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading