16+

Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы республика халкын Бакчачы көне белән котлый

Быелдан сентябрьнең беренче шимбәсендә республикада Бакчачы көне бәйрәм ителә башлый.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы республика халкын Бакчачы көне белән котлый

Быелдан сентябрьнең беренче шимбәсендә республикада Бакчачы көне бәйрәм ителә башлый.

Татарстанда 900дән артык коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре теркәлгән. 1 миллионнан артык граждан 20 мең гектар мәйданда 386 мең бакча участкогы тота. Бакаларында яшелчә һәм җиләк-җимеше үстергән, хезмәт һәм туган җирен яраткан кешеләр өчен Бакчачылар көне чынлап та бәйрәм. Авыл хуҗалыгы министрлыгы бакчачыларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә. 2017–2018 елларда бакчачыларның проблемаларын хәл итү өчен республика бюджетыннан 1 млрд сум акча бирелде. 52 скважина, 271 площадка каты көнкүреш калдыгын җыю мәйданчыгы, 15 км суүткәргеч, 64 км  юл һәм 107 км электрүткәргеч линиясе ремонтланды. Инженерлык инфраструктурасы объектларын төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Министрлык бакчачыларга сәламәтлек, гаилә бәхете, югары уңыш алуларын тели.
21 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында «Бакчачы көне – 2019» күргәзмә-ярминкәсе оештырыла. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Казан һәм республика халкын бәйрәмгә чакыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading