Шәһри Казан

Татарстанны авиациясез калдыралар

Ни генә булмасын, моңарчы безнең республиканың мондый түбәнсетелүгә дучар ителгәне юк иде әле. Мәгълүм ки, узган елның 17 ноябрендә Казан аэропортына төшеп утырганда «Боинг 737» самолетының шартлавы «Татарстан» авиакомпаниясенең бөтен нигезен дер селкетте. Фаҗигадән соң берничә көн үтүгә, Татарстан авикомпанияләрен энәсеннән җебенәчә тикшерү башланды.

Әлбәттә, «кызган табага» иң беренче булып «Татарстан» авиакомпаниясен бастырдылар, чөнки һәлакәткә тарыган самолет нәкъ менә аңа карый иде. Дәүләт инспекциясе тикшерүе нәтиҗәләреннән чыгып, «Росавиация» иң кискен чарага - «Татарстан» авиациясен лецинзиядән мәхрүм итү адымына барырга булды. Янәсе, ул үзенең эшчәнлегендә хезмәт дисциплинасын бозган, пилотларның эш һәм ял режимын тәэмин итмәгән. Шуңа күрә, авиакомпания алга таба һава юлы буйлап пассажирлар ташу хокукын югалта. Аның һава маршрутлары Төмәндә урнашкан «ЮТэйр» авиакомпаниясенә бирелә. Моның өстенә әле «Татарстан» авиакомпаниясе хезмәт закончалыкларын бозган өчен 1,2 млн сумлык штрафка да тартыла.
Мондый «шапалак» шулай ук «Тулпар» авиакомпаниясе сыртына да төште. Янәсе, ул да лицензия таләпләрен үтәмәгән. Өлешчә, очу нормаларын, пилотларның эш һәм ял графикларын даими бозган, аларның квалификацияләрен күтәрү буенча эш алып бармаган. Нәтиҗәдә, узган елның 23 декабрендә аны да лицензиясез калдырдылар.
«Росавиация» бер исәптән «КАПО Авиа», «Тулпар Эйр», «Ак Барс Аэро» компанияләрен дә тикшерә.
Шунысы кызык: «Росавиация» үзе моңа кадәр кайда булган? Нигә андый тикшерүләр авиаһәлакәттән соң гына алып барыла? Әллә инде бу аның, «кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла!» дигән кебек, бүтәннәргә сабак рәвешендә «пар чыгару» өчен генә кылына торган гамәлеме?
Әлбәттә, мин монда безнең республика авиакомпанияләрен һич кенә дә акларга тырышмыйм. Һәрхәлдә, 50 кешенең гомерен алып киткән авиаһәлакәттә аларны бер гаепсез дип әйтү бу очракта урынсыз булыр иде. Шулай да Татарстан авиакомпанияләрен бер чыбыкка тезеп дәррәү «списать» итәргә тырышу, ничектер, тагарактагы су белән бергә андагы баланы да чыгарып түгүне хәтерләтә.
Ә бит Татарстан авиакомпанияләрендәге җитешсезлекләр кичә генә килеп туган нәрсә түгел. Һәм ул Россиянең барлык авиакомпанияләренә дә хас диярлек. Әлбәттә, монда иң зур проблемаларның берсе - кадрлар кытлыгы. Аеруча аларның сыйфаты, ягъни профессиональ әзерлек дәрәҗәсенең түбән булуы. Мәсәлән, Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университеты (КАИ) проректоры Владимир Костин фикеренчә, әгәр дә авиация өчен кадрлар үз эшләренә фанатикларча бирелгән кешеләрдән әзерләнсә, гомумән, Казан фаҗигасе һәм башка күпчелек һәлакәтләр булмый калыр иде.
Бу фикерне «Казан авиапредприятиесе» ААҖ генераль директоры Мөхәммәт Зәкәрҗаев та раслый. Аның әйтүенчә, Татарстанда кадрлар кытлыгы нәкъ менә сыйфат ягыннан аксый да инде.
Без «ШК» газетасының узган саннарының берсендә бу проблеманы күтәреп чыккан идек инде. Анда, авиациядә очучылар әзерләү мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсендә кичекмәстән хәл ителмәсә, һәлакәтләр даими кабатланып торачак, дигән фикер әйтелде. Казан фаҗигасе моны тагын бер кат раслады гына, чөнки сәләтле пилотлар туган илләрендә үзләре өчен перспектива күрмиләр. Югары квалификацияле кадрлар читкә китү ягын карый. Мәсәлән, 2012 елда «Татарстан» авиакомпаниясенең стратегик үсеш буенча директор урынбасары Артур Насретдинов, авиакомпаниягә 80 пилот җитми, дип белдергән иде. Ә 2015 елга бу санның инде 200 кешегә җитүе фаразлана. Узган 2013 елда гына да көндәш компанияләр «Татарстан» авиакомпаниясеннән 9 пилотны үзләренә «суырган».
Ә менә авиаһәлакәттән соң компаниянең ул чактагы гендиректоры Әхсән Гыйниятуллин, штат пилотлар белән тулысынча тәэмин ителгән һәм аларның барысының да квалификация дәрәҗәсе һава корабларын ышанып тапшырырлык, дип әйткән иде. Димәк, ул монда күзгә төтен җибәрергә тырышкан булып чыга.
Мәгълүм булганча, Россиядә эре авиакомпанияләрдә, пассажир самолеты штурвалы артына утыру өчен, пилотлар өч әзерлек баскычын узарга тиешләр. Һәм аларның һәркайсы аерым бер дәрәҗәдә хокук бирә. Мәсәлән, беренче баскыч һәвәскәр-пилот әзерләп чыгара. Икенчесе - коммерция пилотлары һәм өченче баскыч линейный пилотлар әзерли.
Белемне ике юл белән алып була: һәр баскычны аерым үтеп, яисә очучылар әзерләү училищесында, яки академиядә махсус курсларда. Андый учреждениеләр күп түгел, Россиядә һәм БДБ илләрендә алар нибары унлап кына. Һәлакәткә юлыккан «Боинг 737» командиры Р.Салихов әнә шуларның берсен - Кировоград югары очучылык училищесын тәмамлаган булган.
Көньяк Урал аэрокосмик дәүләт университетының һөнәри белем бирү бүлеге мөдире Лариса Шаульская әйтүенчә, очучылык училищеларында пилотлар стандарт программа нигезендә әзерләнә. Ул өч курстан тора һәм 2 ел да 10 айга исәпләнгән. Беренче курста булачак пилотлар башта ярты ел буе теория өйрәнәләр. Аннары тагын ярты ел 40 сәгатьлек очу практикасы узалар. Шуннан соң аларга һәвәскәр-пилот таныклыгы бирелә. Икенче курста инде коммерция очышларына кирәкле фәннәр өйрәтелә. Курсантлар 70 сәгать бер моторлы самолетларда очу практикасын үтәләр. Ә өченче курста исә алар инде ике моторлы самолетларда очарга өйрәнәләр. Монда очу практикасы да зур - 150 сәгать. Лариса Шаульская сүзләренә караганда, бер пилотны укытып чыгару 2 млн сумга төшә. Аның 1,6 млн сумы нәкъ менә очу практикасы өчен тотыла да инде.
Ә менә пилотларга очу хокукын дәлилли торган сертификат бары тик бер генә урында - Екатеринбургтагы пилотлар әзерләү үзәгендә генә бирелә. Имтиханнарны да алар шунда тапшыралар.
Көньяк Урал аэрокосмик дәүләт университеты - чагыштырмача, яшь уку йорты. Ул 2011 елда гына оеша. Һәм инде узган ел июль аенда аннан тәүге 6 пилот әзерләп чыгарыла. Тагын алтмышлабы әле укуларын дәвам итәләр.
Шаульская сүзләренә караганда, Көньяк Урал университетының пилотлар әзерләү тәҗрибәсе белән Татарстан да кызыксына. Ләкин Казандагы һәлакәттән соң бу бераз сүрелә төште. Хәер, Татарстанда пилотлар әзерли башлау өчен шартлары да әлегә җитеп бетми анысы. Мәсәлән, өйрәнү аэродромы, практика узу өчен партнер-авиакомпания юк. Аннары Казаннан 200 километр гына ераклыкта Ульяновск авиаучилищесы бар. Дөрес, берничә ел элек Казанда КАИ базасында Ульяновск училищесының филиалын ачу турында сүз кузгатылган иде. Ләкин мәсьәлә озак хәл ителмәгәч, ульянлылар әлеге нияттән кире кайттылар. Шулай ук Көньяк Урал дәүләт университеты һәм Балтыйк очучылык академиясе белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләшүләр дә әлегә шул сөйләшүләрдән ары китә алмады.
Һәм әйтергә кирәк, «Росавиация» тарафыннан республика авиакомпанияләренә карата үткәрелә торган җәза акцияләре аркасында Татарстанга бу юнәлештә эш алып бару тагын да кыенлаша гына төште, миңа калса.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: