2018-2020 елларда Татарстан өчен төп бурычлар булып, баланслы бюджет булдыру, социаль бурычларны үтәү, Россия Президентының "май указларын" тормышка ашыру тора. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хөкүмәт йортында республиканың барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында үткән киңәшмә Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2017 елның беренче яртыеллыгында консолидирацияләнгән бюджеты үтәлеше йомгакларына багышланды. Әлеге бюджетка беренче яртыеллыкта салым һәм салымнан булмаган керемнәрне дә исәпләп, 119 млрд сум акча кергән. Федераль акчалар белән Республиканың консолидирацияләнгән бюджеты 130,5 млрд сумны тәшкил итә, - дип билгеләп үтә Рөстәм Миңнеханов.
Комментарийлар