Белеп тору өчен: “Теләкләр чыршысы” акциясе “Минем белән бергә хыяллан” Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган, 2014 елдан бирле бу инициатива Татарстанда да гамәлгә ашырыла. Проектны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.
Әлеге акция кысаларында 2019 елның 3 декабреннән – 2020 елның 29 февраленә кадәр Россиядә 2000 баланың теләкләрен тормышка ашыру планлаштырыла. Андыйлар арасында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яки керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләдә тәрбияләнүче балалар, шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле сабыйлар гына түгел, 60 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар да бар. Алар үз теләкләрен 15 декабрьгә кадәр проектның ЕлкаЖеланий.рф сайтында калдыра алды.
Хәйриячеләр дәвалану яки кирәкле техник җиһазлар, дарулар, транспорт чаралары сатып алу белән булышмый. Алар тылсым һәм могҗизага ышаныч бүләк итә. Соралган бүләкләр арасында китап, төрле шөгыль өчен товарлар, музыка кораллары, спорт җиһазлары, уенчыклар, кумирлар белән очрашу мөмкинлеге, кызыклы урыннарга бару һәм башка бик күп нәрсәләр бар.
Комментарийлар