16+

Әти-әни акча эшли, ә баланы кем карый?!

Балалар бакчасы күптән инде мәктәпкәчә белем бирү учагына әйләнде. Монда сабыйлар беренче дәресләрне үзләштерә. Укырга да, язарга да өйрәнәләр. Күпчелек әти-әни бүген балалар бакчасына ышана, сабыйларын төрле-төрле өстәмә түгәрәкләргә йөртә. Шул ук вакытта өйдә генә хәл итеп бетерә алмаслык сораулар да күп кала. Кайбер мәсьәләләрне педагог-психологлардан башка чишеп тә булмый.

Әти-әни акча эшли, ә баланы кем карый?!

Балалар бакчасы күптән инде мәктәпкәчә белем бирү учагына әйләнде. Монда сабыйлар беренче дәресләрне үзләштерә. Укырга да, язарга да өйрәнәләр. Күпчелек әти-әни бүген балалар бакчасына ышана, сабыйларын төрле-төрле өстәмә түгәрәкләргә йөртә. Шул ук вакытта өйдә генә хәл итеп бетерә алмаслык сораулар да күп кала. Кайбер мәсьәләләрне педагог-психологлардан башка чишеп тә булмый.

«Әти-әниләргә булышабыз»
Казанда гына түгел, республиканың күп кенә шәһәр һәм авылларында яхшы балалар бакчалары булуы сөендерә. Мәгариф юнәлеше буенча күпчелеге грантлар отып, үзләренең материаль-техник базасын да ныгыта алды. Алай гына да түгел, иң яхшы балалар бакчалары башкалар өчен ярдәм күрсәтүче үзәккә әйләнә бара. Шундыйларның берсендә – Казан шәһәренең 151нче «Балачак Академиясе» дип аталган катнаш төркемле балалар бакчасында булдык.

Балалар бакчасы мөдире Петручик Татьяна Борисовна әйткәнчә, бакча бүген консультатив үзәккә әверелеп бара. Монысы гадәти бакча тормышы белән аерылгысыз эшчәнлек. Бу нәрсә дигән сүз?
– Безнең балалар бакчасына быел – 8 ел. Бездә 3 яшьтән башлап 360 бала тәрбияләнә. Ясле төркемнәре юк. Республиканың иң яхшы балалар бакчасы бәйгеләрендә ел җиңүчесе дә булдык, берничә ел дәвамында беренче унлыкта торабыз. Өченче ел рәттән шәһәрдәге иң яхшы балалар бакчасы исемлегендә – беренче өчлектә. Бездә Россия дәрәҗәсендәге берничә мәйданчык эшли. Шулай ук республиканың инновацион тәҗрибә үсеше буенча шөгыльләнәбез, төрле югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәбез. Бакчада әти-әниләргә консультатив хезмәтләр күрсәтелә. Авыр сөйләшүче, сөйләм белән проблемасы булган балаларга ярдәм итәбез. Беренче грантны 2017 елда алдык. «Без бергә» дип аталган ярдәм итүче үзәктә сөйләмендә кимчелекләр булган балаларның әти-әниләренә булыштык. Ул чакта 1 миллион 300 мең сумлык грант оттык. Балалар белән эшләр өчен бик кыйммәтле җиһазлар алдык, үзебезнең эшне күрсәттек. 2019 елда кабат документлар тапшырдык. Ә бу грант буенча без гаиләгә ярдәм күрсәтәбез. Шартлар нигезендә моңа республика бюджетыннан – 701 мең сумнан артык, бакчаның бюджеттан тыш керемнәреннән 500 мең сум акча кертелде. Россия бюджетыннан без 3 миллион 864 мең сумлык грант оттык. Хәзер шуның буенча эшчәнлек алып барабыз, – дип сөйли ул. 

«Җавапны бергәләп эзлибез»
Грант шартлары буенча, алар 20 мең консультатив хезмәт күрсәтергә тиеш. Гаиләләргә барып ярдәм күрсәтү, телефоннан сөйләшү, скайп аша аралашу – болар барысы да кемгә ничек җайлы – шулай эшләнелә. Ярдәм теләсә нинди формада күрсәтелергә мөмкин. Эшчәнлек тикшерелеп тора, хисап алып баралар, гариза-анкеталар әзерлиләр. Моңа бәйле рәвештә консультация­ләр үзәгенең ассоциациясе төзелә. Аңа 50дән артык балалар бакчасы, 200 педагог кергән. «Ресурс үзәге булгач, һәрберсенә документлар буенча ярдәм итәбез. Педагогларыбыз эшли. Туганнан башлап 7 яшькә кадәр балалары булган әти-әниләргә ярдәм итәбез. Безгә балалары бакчага әле йөри дә башламаган әти-әниләр мөрәҗәгать итә ала», – дип сөйли Татьяна Борисовна.

Ата-аналардан сораулар шактый күп килә. Аларны күп очракта психолог ярдәменнән башка хәл итеп булмый. Бала үзен начар тота, кечкенә балага көнләшә, балага психолог кирәкме, ничә яшьтән логопедка барырга, мәктәпкә 6 яшьтән барырга ярыймы, нишләп бала кисәк кенә сакауланды кебек сорауларга да җавапны бергәләп эзли алар. «Психолог-педагогның ярдәме һәрвакыт кирәк. Әти-әниләр бөтенесен дә белеп бетерә алмый. Логопед укытучының ярдәме алыштыргысыз, сөйләме бозылган балалар күп. Шулай ук балаларның үз-үзен тотышлары буенча да сораулар бар, аларны чишәргә тырышабыз», – дип аңлаттылар безгә. Сөйләм кимчелекләрен бетерү, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайлау, баланың тәртибе буенча да күп киңәшләр бирелә. Июль аеннан башлап 7 меңнән артык консультатив ярдәм күрсәтелгән инде. Әлеге проектта катнашучы педагогларга өстәмә акча түләнә, алар эштән тыш вакытны моңа сарыф итә. Шимбә-як­шәмбе көннәрендә дә эшлиләр. Бер үк вакытта гаилә бакчаларын оештыру буенча бик күп сораулар туа. Билгеле булганча, күп балалы гаиләләр үзләренең бакчаларын оештыра ала. Балалар бакчасы каршындагы гаилә бакчасына һәрвакыт ярдәм күрсәтелә. «Алар өйдә, әмма аларның тәҗрибәләре юк. Нинди норматив документлар тутырырга кирәк – барысына булышабыз. Без бөтен хезмәтләрне бушлай күрсәтәбез. Нигездә, логопедия буенча сораулар күп. Өйдә нинди дәресләр үткәрергә, ярдәмлекләр, нинди китаплар укырга. Балаларга нинди авыз гимнастикасы ясатырга, ничек өйрәтергә, ничек тәрбия­ләргә кебек сорауларны да бергәләп чишәбез», – дип сөйли Татьяна Борисовна.

Әнә шулай 45 минут дәвамында әти-әниләр белән аралашу бара. Әти-әниләрдән килгән кайбер со­рау­лар сагайтса да, арада үтә гадиләре дә бар кебек тоелды. Югыйсә моны гына әти-әни белергә тиеш, дип уйлап куясың. Чынлыкта исә хәлләр бөтенләй катлаулырак икән. 

«Әниләрнең вакыты юк»
Күпчелек әниләрнең бала янында булырга мөмкинлеге юк. Моның шулай икәнлеген педагоглар үзләре үк сөйли. «Бүген әти-әниләрнең балалар белән шөгыльләнергә вакыты калмый. Без аны таныйбыз. Бөтен әти-әнигә акча эшләргә кирәк. Ә аларга ярдәм күрсәтелсен өчен, дәүләт грантлар аша безгә зур акча бүлеп бирде. Без әти-әниләргә баланы дөрес итеп тәрбияләүдә булы­шыр­га тиешбез», – ди Татьяна Петручик. Сүз дә юк, баланың тәрбиясе өчен иң элек әти-әни җавап бирә. Шул ук вакытта бүгенге бакчаның моңа мөмкинлекләре чикләнмәгән. Белгечләр дә бар, бакчаларда шартлар да тудырылган.

Гаиләдә әни кеше үзе генә булганда һәрвакыт бакчаның ярдәменә таяна ала. Аннан хәзер шәһәрдә генә түгел, авыл җирендә дә яшь гаиләләр аерым яши. Бала да аерым үсә. Теләсәк тә, теләмәсәк тә, бу шулай. Бу исә педагог-психологлар күзеннән караганда, бер дә яхшы түгел. «Җәйге каникулдан килгән, күбесе әби-бабай янында булган балаларның күңелләре шундый көр була. Аларга игътибар да, җылылык та җиткәне әллә каян күренеп тора», – дип сөйли 18 яшеннән тәрбияче булып эшли башлаган Татьяна Петручик. Гомер буе шушы системада хезмәт иткән ханым соңгы 17 елын балалар бакчасында мөдир булып эшли. «Балалар аерыла. Элеккегегә караганда акыллырак дип әйтмим. Алга киткән алар хәзер. Ун ел элек кенә телефонның нәрсә икәнен дә белмиләр иде. Бүген балалар тәрбиячеләрне өйрәтә. Ләкин икенче ягы бар. Алар азрак уйный. Аларны без әле ярый бакчада шөгыльләндерәбез. Өйдә бит алар башкача, әти-­әниләр белән сөйләшәсең, телефоннан аерып алып та булмый, диләр», – дип сөйли ул.

– Баланы ничек яхшы итеп тәрбияләргә? – дип сорамыйча кала алмадым.
– Без барыбыз да – әниләр. Гаиләдә ике балаң булса да, икесен дә бер төсле итеп тәрбияләп булмый. Төркемдә 30 бала икән, аларның һәрберсенә ачкыч табарга кирәк. Бу әти-әниләргә кагыла. Ышаныч дигән ачкыч ачылса, бу безнең өчен бик кыйммәтле күрсәткеч. Иң зур проблема – өйдә балага ярдәм кирәклеген күрмиләр. Баланың бар да әйбәт булса, ул бар яктан да әйбәт үсә. Әгәр дә без аңа ярдәм кирәклеген күрсәк, әти-әни дә безне ишетмәсә, баланың проблемаларын чишү авырлаша. Кайчак аны чишү өчен безне тыңларга гына кирәк югыйсә, бернинди кыенлыгы да юк. Шул ук вакытта балаларны мактарга, сөяргә онытмагыз. Баланы кочакларга, көненә 100 тапкыр кочаклап алып, башыннан сыйпарга кирәк. Бик каты борчылып еласа да, бик каты кысып кочакларга кирәк. Барлык педагоглар моны яхшы белә. Әниләрдән, кочакладыгызмы, дип сорыйм, алар аптырап кала. Кызыма 20 яшь инде, әле мин аны һаман иртән дә, кичен дә кочаклыйм. Балага игътибар җитәрлек булса, ул үзен башкача тота. Ышанычлы да ул, күңеле дә көр, нәкъ авылдан – әби-бабай яныннан гына килгән кебек. Баланы ишетергә өйрәнегез. Бөтен кеше эшләп торса, бала читтә игътибарсыз кала. Шуны онытмыйк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading