Шәһри Казан

Тикшерүләр ике тапкыр арткан

2013 елның 10 ае эчендә ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан 4750 проектка һәм 171 гамәлдә булган документка коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән. 13 проектта һәм 8 гамәлдәге документта коррупциоген факторлар булуы ачыкланган.

Бу турыда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында җиткерде. Ул быелның 10 аенда республикада коррупциягә каршы үткәрелгән чараларга багышланган иде. Сергей Столяров билгеләп узганча, аларның ведомствосы закон проектларын һәм норматив-хокукый актларны коррупциоген факторларга тикшерә, ягъни экспертиза үткәрә. Аның әйтүе буенча, үткән ел белән чагыштырганда, быел муниципаль хокукый актларга һәм проектларга экспертиза үткәрү ике тапкырга арткан.
Хокукый һәм коррупциягә каршы экспертизаны шулай ук РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе дә үткәрә. Идарәнең җитәкчесе Гөлнара Сергееваның әйтүе буенча, быел барлыгы 1385 экспертиза булган. Ул бүгенге көндә РФ Юстиция министрлыгында 51 бәйсез эксперт аккредитация узганлыгын әйтте. Бу - физик һәм юридик затлар, әмма аларның эшчәнлеген генә актив дип әйтеп булмый, чөнки узган елны идарә алардан нибары ике йомгак алган булса, быел әлегә берәү дә юк. Идарә җитәкчесе сүзләренә караганда, кайберәүләр моны әлеге эш өчен акча түләнмәү белән аңлата. Әмма акча түләнә икән, ул инде бәйсез булмый, ди Гөлнара Сергеева. Ул шулай ук, гражданнар җәмгыяте вәкилләре белән очрашулардан соң, идарә каршында эксперт-консультация советы булдырылганлыгын хәбәр итте. Монда, бәйсез экспертлар күзлегеннән чыгып, иң кызыклы норматив-хокукый актлар каралачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: